Районда – яңа җитәкче
Тукай районында 15 ноябрьдә чираттан тыш сессия утырышы узды. Аны биредә күптән көтәләр иде.
Исегезгә төшерәбез, быел 28 июньдә район Советы депутатлары Фаил Камаевның вакытыннан алда отставкага китүен кабул иттеләр. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Эшмәкәрлек» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, «Сетевая компания» ААҖе генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
Утырышны район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды. Көн тәртибендә төп мәсьәлә – районның яңа җитәкчесен билгеләү каралды.
Депутатлар Айрат Хәбибуллинның район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан үз теләге белән отставкага китүен кабул итте. Рәислек итүче билгеләп үткәнчә, аның белдерүе процедура характерында һәм ул кадрлар һәм процедура мәсьәләләре белән бәйле. Рөстәм Закиров Айрат Рафаковичка уртак нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. Хәзер ул район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасын башкарачак.
Аннары сүз Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәровка бирелде.
– Район җитәкчесез озак тора алмый. Шуңа күрә, сез кабул итәргә тиешле карар бик җаваплы. Татарстан өчен Тукай районы үсешнең перспективалы нокталарының берсе булды һәм булып кала бирә, – дип билгеләп үтте җитәкче.
Әсгать Әхмәтович Камил Нәҗмиев кандидатурасын хуплауны сорады, тәҗрибәле җитәкче булуын билгеләп үтте.
– Ышанам, бу бай тәҗрибә, кешелек сыйфатлары аңа районның уңай темпын һәм кәефен саклап калырга ярдәм итәчәк, – дип ассызыклады ул.
Фикер алышуларда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Тукай районы Советы депутаты, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова да чыгыш ясады. Илшат Фәрдиев, сүз алып, җыелганнарга мөрәҗәгать итте.
– Киләчәктә бизнес, дәүләт һәм хакимиятнең җайга салынган эше булуын телим. Республикада авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән 30дан артык программа бар. Һәр авылда юллар булырга тиеш, һәр кешегә – лаеклы шартлар тудырырыга кирәк. Әгәр без халык фикеренә колак салсак, аларның теләкләрен исәпкә алсак, уртак тырышлык белән нәтиҗәле нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Бу өч китның – дәүләтнең, хакимиятнең һәм бизнесның бердәм эше кирәк. Район аша узучы һәркем районның чәчәк атуын һәм үсешен күрергә тиеш, – дип ассызыклады Илшат Шәех улы.
Шушы көннән башлап район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын Камил Рим улы Нәҗмиев башкарачак, аның кандидатурасын район депутатe лар бер тавыштан хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев