Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Һәр ишегалдының үз йөзе булачак

Бәтке авылының Гагарин һәм Яңа урамнарындагы күпкатлы йортларында яшәүчеләр өчен быелгы җәй истәлекле: аларның ишегаллары өр-яңадан үзгәртеп корыла. «Безнең ишегалды» программасы поселокның җиде ишегалдына кагыла. Проектка кергән һәр ишегалдының кабатланмас үз йөзе булдырыла. 

Гагарин һәм Яңа урамнарындагы төзекләндереләчәк мәйданнарда сүтеләсе иске корылмалар сүтеп алынды, төзелеш мәйданнарында беренче көннәрдәге кебек чүп-чар өемнәре күзгә ташланмый хәзер. Шәхси гаражлар йортлардан читкәрәк, алдан билгеләнгән, тигезләп әзерләнгән урыннарга туплап урнаштырылды. Электр һәм газ үткәргечләре проектка туры китереп үзгәртелде. Биредә алып барылучы төзелеш эшләренең төп подрядчысы – «Автострой» ҖЧҖ. Оешманың әлеге җаваплы участокта эшләүче мастеры Эрнест Фрикк белдергәнчә, төзүчеләр карамагында Гагарин урамының 13нче йортыннан алып 19нчы йортка кадәрге мәйданнарда барлык эшнең 90 проценттан артыгы башкарылган. Каршы яктагы 12, 14, 16нчы йортлар каршындагы ишегалларында да 80 процентка үтәлгән. Гомумән алганда, план буенча билгеләнгән эшләрнең үтәлешен мастер 50 проценттан артык дип билгели. Быел автостройлылар өчен «Татарстан» совхозы поселогында да эш күләмнәре билгеләнгән: Советская һәм Интернациональная урамнарындагы өч ишегалдын үзгәртеп кору планлаштырылган. Төзүчеләр ул участокларга июль аенда чыгарга тиеш.  
Бәткедә төзекләндерелә торган мәйданнар барлыгы 8 мең квадрат метр тәшкил итә. Ишегалларына яңа тротуарлар, юллар салына. Балалар мәйданчыклары яңартыла. Биредәге йортларда яшәүчеләргә уңайлыклар булдыру максатын күздә тотып, проектта билгеләнгәнчә, машина кую урыннары, кер киптерү, чүп контейнерлары кую өчен аерым мәйданнар төзелә. Подъезд каршыларына, йорт тирәләренә су җыелмаслык итеп асфальт җәелә. Яшел газоннар булдыру да каралган.
Юл төзүчеләр бордюрлар куеп, вак таш һәм туфрак түшәп мәйданнарны төзелеш технологиясе нигезендә әзерлиләр, аннары асфальтлыйлар.  
Төзелеш мәйданнарына көн саен утызга якын кеше җәлеп ителә. Алар иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр эшлиләр. Төп эш нигездә куәтле заманча техника – экскаваторлар, йөк төягечләр, үзбушаткыч машиналар һәм тракторлар ярдәмендә башкарыла. 
Төзелеш эшләрен карап йөргәндә очраган кешеләрнең фикерләрен беләсем килеп, берничәсенә сүз катып карадым. Әйе, бәткелеләр үз ишегалларының уңайлы, күрер күзгә күркәм булуын телиләр. Ләкин кайберәүләр үзгәрешләрдән бик үк канәгать түгел. «Гаражны күчерү мәшәкатьле булды. Базыбыз күмелеп калды. Балалар уйный торган мәйданчык бик матур иде, аны да сүтеп алып киттеләр», – дип зарланды исемен язмавымны үтенеп бер ханым. Әмма бик тиздән биредәге уңайлыкларны күреп, аның фикере үзгәрер дип өметләник.  
Ә менә биредә туып-үскән Әкълимә Шәйхетдинова, киресенчә, тормыш шартларының шәһәрчә булачагын күреп сөенә генә. «Искелектән котыла барабыз. Балаларыбыз матурлыкны күреп үсәчәк, – ди ул. – Булганның кадерен белеп, чисталыкны, тәртипне сакларга өйрәнсәк,  гөл бакчасы кебек ишегалларында яшәрбез». 
Исегезгә төшерәбез: Татарстан республикасында «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда эшли башлады һәм Тукай районында әлеге проект кысаларында барлыгы 85 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндереләчәк.

/ Автор фотосы.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев