Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәп автобуслары

Күрше авылларда укучы балаларны мәктәпләргә 12 автобус йөртә. Районда бу җаваплы эшне хәвефсез hәм уңайлы итеп оештыру «Альтекс компанияләр төркеме»нә караган «РегионТрансСервис» предприятиесе өстендә. Укучылар да, ата-аналар да аларның хезмәтен югары бәяли.

– Фоат абый безне көн дә автобус белән мәктәпкә алып килә. Дәресләр беткәч килеп ала, өйгә алып кайтып куя. Без аны бик тә яратабыз, – дип фикерләрен уртаклаштылар Новотроицкое авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары. 
Сүзләре автобус йөртүче Фоат Галимов турында. Ел әйләнәсенә ул балаларның якын кешесенә әйләнгән.
– Моңарчы сөт ташу машинасында эшләдем. Хезмәт стажым 40 елдан артык, әмма балаларны йөртү икеләтә җаваплы икән. Аларга бик игътибарлы булырга кирәк. Күп шаяралар, кайвакыт хәвефсезлек каешын үземә эләктерергә туры килә. Барысын да тикшермичә урыннан кузгалмыйм, – дип сөйли ул бүгенге эше турында.
Новотроицкое авылы мәктәбендә Шөкрәле, Калиновка, Күперле, Суровка авылларыннан килеп 34 бала укый. Аларны Fiat Dukato автобусы белән йөртәләр. Техника 2009 елда чыгарылган.
– Эш көнем иртәнге сәгать 5тән башлана. Башта медицина күзәтүе үтәм. Автобусның техник яктан төзеклеге тикшерелә. Бар да яхшы булса, юллама алып рейска кузгалам, – дип сүзен дәвам итә Фоат Миндарович.
Беренче рейс Шөкрәле – Калиновка – Күперле маршруты буенча. Аннары ике мәртәбә Суровка авылына барып кайта. Дәресләр тәмамлангач, укучыларны ул кире өйләренә илтә. Шулай көненә 142 чакрым юл уза.
– Безнең өчен иң мөһиме – маршрутлар хәвефсез үтсен. Шөкер, моңа кадәр күңелсезлекләрнең булганы юк. Бу яктан караганда, машина йөртүченең хезмәтенә тел-теш тидерерлек түгел, – дип үз фикерен җиткерә Новотроицкое мәктәбе директоры Әдип Низамов.
«Альтекс компанияләр төркеме»нә караган «РегионТрансСервис» предприятиесе генераль директоры Фәргать Нәбиевның әйтүенчә, Тукай районында алар барлыгы 500дән артык баланы йөртәләр. Һәр автобуска берәр укытучы беркетелгән. Балалар исемлек буенча тикшерелә, кайда утырганы, кайчан төшкәне билгеләп барыла. 
– Барысы да контрольдә. Автобусларның һәрберсе Глонасс җайланмасы белән җиһазланган. Маршрутлардан читкә тайпылу юк. Автобус йөртүчеләрнең күбесе олы яшьтәгеләр. Балалар белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар, – ди Фәргать Равилович.
«РегионТрансСервис» предприятиесе Тукай районына 2015 елдан хезмәт күрсәтә. Оешма шулай ук Питрәч, Биектау, Алексеевск, Спас, Әгерҗе районнарында эшли. 
Балаларның уңайлы автобусларда йөрүенә аларның ата-аналары да шат. 
– Без үскәндә мондый уңайлыклар юк иде. Мин дә шушы мәктәптә укыдым, автобуслар салкын, еш ватыла торган иде. Җәяү дә йөрдек, хәтта тракторлар белән килеп алалар иде. Рәхмәт, безнең балаларны кайгырталар, алар өчен бар шартлар да тудырыла. Авылга килеп алалар, мәктәпкә кадәр илтәләр. Укытучылар озатып йөри. Күңелебез тыныч, яхшы укысыннар гына, – дип сөйли Анна Зверева. 
– Шушы көннәрдә районга дәүләт программасы буенча ике яңа Ford автобусы кайтты. Алар 22шәр урынга исәпләнгән. Берсе – Кече Шилнә, икенчесе Новотроицкое авылы мәктәпләренә билгеләнде. Новотроицкое мәктәбенең хәзерге автобусы Яңа поселогына күчереләчәк, – дип белдерде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айгөл Мөхәмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев