Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Милләтләр кроссы» дүрт меңгә якын тукайлыны җыйды

Узган шимбәдә бөтен Россия буенча «Милләтләр кроссы-2018» марафоны үтте. Кросс районның һәр авыл җирлегендә уздырылды. Круглое Поле поселогында, әйтик, марафонга 450дән артык кеше килгән иде. Бу көнне алар 2018 метр араны йөгереп узды.

Кросс «Акчарлак» бассейны янында теркәлүдән башланды. Бирегә Круглое Поле поселогы халкы, мәктәп укучылары, шулай ук район башкарма комитетында эшләүчеләр, мөлкәт-җир мөнәсәбәтләре палатасы, районның үзәк дәваханәсе, социаль яклау, мәгариф, пенсия фонды, эчке эшләр бүлекләре хезмәткәрләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, пенсионерлар килгән иде. 
– Һәрдаим үткәрелә торган марафонның популярлыгы елдан-ел арта. Йөгерергә кечкенә балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр килә. Бу бик күркәм күренеш, – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, чараны ачып. Ул барлык катнашучыларга җиңел стартлар теләде. Быел спортчыларга һава торышы да уңай килде – көн дәвамында кояш балкып торды. 
Чарага килгән балалар, яшүсмерләр йөгерер алдыннан башта парк зонасында төрле күнегүләр ясап алдылар. Һәр катнашучыга номерлы алъяпмалар бирелде. Өлкәннәр, әйткәнебезчә, 2018 метр ераклыкка йөгерде, ә 1-4 сыйныф мәктәп укучылары өчен парк зонасында 500 метр ара билгеләнде. 
Хатын-кызлар арасында беренче килүчеләр мәгариф бүлеге хезмәткәрләре булды.
– Авыр эш атнасыннан соң мин бу кросста рәхәтләнеп катнашам. Мондый чаралар сәламәтлек өчен файдалы бит, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты финишка беренчеләрдән килгән Гөлназ Шакирова.
Ир-егетләр арасында исә, үзе Казанда белем алса да, һәр ел саен нәкъ менә районда узучы кросста катнашучы Аулаш авылы егете Венер Зайцев беренче булып килде. Икенче урынны мәгариф бүлеге методисты Айрат Насыйров, өченче урынны Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Альберт Габдуллин алды.
Йөгерүчеләр арасында иң кечкенә катнашучыга – нәни кызга нибары 5 яшь иде. Ул кросска әнисе белән килгән. 
Круглое Поле мәктәбе укучылары Юлия Ганзиева һәм Айгөл Абзалимова мондый кроссларда һәр ел саен катнашуларын әйтеп үттеләр.
– Бер яктан, бу кросс сәламәтлек өчен оештырылса, икенчедән, үзенә күрә халыкны берләштерү, аралашу чарасы да, – диделәр алар бераваздан.
Фиништан соң йөгерүчеләр «Авыл икмәге» куллану кооперативы оештырган мәйданчыкта коймак белән кайнар чәй эчтеләр. Соңрак исә җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Башка авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, мисал өчен, Мәләкәс мәктәбенең барлык 154 укучысы да кросста катнашкан. Биклән мәктәбендә исә 105 укучы ГТО нормативлары буенча йөгергәннәр. Гомумән, барлык авыл җирлекләрендә дә йөгерешләрдә актив катнаштылар, аеруча мәктәп укучылары күпләп чыкты, – дип хәбәр иттеләр яшьләр, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X