Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәктәпләрдә тәмле ризыклар ашаталар

Мәктәп укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү − ата-аналарны һәрвакыт кызыксындыра. Ашханәдәге ризыкның тәме, сыйфаты, балаларның яратып ашавын кайсыбыз гына теләми икән?

Соңгы елларда теләге булган һәр әти-әни, ата-аналар комитеты белән берлектә белем бирү учреждениясенә килеп, мәктәп ашханәсендә әзерләнгән ризыктан авыз итеп, аның сыйфатына бәя бирә ала.     
Без дә, күптән түгел, район мәктәпләренең берсендә, Кенәздә булып кайттык. Быелгы ремонттан соң тулысы белән яңартылган мәктәпнең үзеннән кала, аның ашханәсе, анда нинди ризыклар әзерләнүе безне аеруча кызыксындырды. 

Кул юуудан кызык табалар
− Милли проект кысаларында быел без мәктәпне капиталь төзекләндерү һәм ашханәне ремонтлау буенча ике программага эләктек. Район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев ярдәме белән бездә барлык эшләрне бер генә подряд оешмасы башкарды, ә бу үз чиратында эшләрнең сыйфатын тәэмин итте, − дип сөйли Кенәз мәктәбе директоры Елена Крупнова. – Шул рәвешле, безнең ашханә стеналарына кафель  ябыштырылды. Моңа кадәр бу юк иде. Аннары, яңа кул юуу җайланмалары  куелды. Игътибар иткәнсездер, алар сенсорлар ярдәмендә эшли. Кулны кранга якынайту белән − су ага башлый. Бу яңалык балалар тарафыннан  бик күңелле кабул ителде. Аеруча башлангыч мәктәп укучыларына ул кул юарга, гигиена турында искәртеп торуда ярдәм итә. Алар кул юудан үзенә бер кызык табалар. Район буенча безнең мәктәптә генә мондый краннар бар, − диде директор. 
Шулай ук, ашханәдә ремонт кысаларында бойлерлар куйганнар. Элек исә укучылар кулларын салкын су белән юарга мәҗбүр булганнар.  Ремонт кысаларында аш пешерү казаны, еш кына эштән чыккан плитәләр яңаларына алыштырылды. Ярымфабрикатларны саклау өчен өстәмә суыткыч сатып алынган, ризык гел җылы булып торсын өчен искесе урынына яңа “Мармит” җиһазы урнаштырылган. Савыт-сабаны яңарту буенча исә мәктәпкә иганәчеләр ярдәм иткән.

Реклама

Бөтен ризыкта монда тәмле
Менюга килгәндә, ул башлангыч мәктәп һәм югары сыйныф укучылары өчен бертөрле. Ул үз эченә яшелчә салатларны, алма ише җимешләрне, ит, котлет белән бирелүче  икенче ашны, ботканы, сыек ашларны кертә.  
− Укучыларыбызның әти-әниләре мәктәптә тукландыру мәсьәләсе белән гел кызыксынып торалар. Уку елы башланганда, сентябрь аенда килеп дегустация уздырып киттеләр һәм ризыклардан кәнагәть калдылар. Үткән елда исә аларның ашатуга бәйле сораулары бар иде, быел исә аларга һәммәсе дә ошады, − дип әйтеп үтте Елена Ивановна. 
Әлеге сөйләшүдән соң, директор белән ашханәгә юл тоттык. Килеп керү белән борынны тәмле кайнар аш исләре кытыклады. Без килгән көнне укучыларга кәбестә-кишер салаты, тавык ите белән томалап пешерелгән бәрәңге бирделәр. Аннары өстәлләрдә компот, май ягылган ак һәм кара ипи дә бар иде. 
Ремонттан соң үзгәргән ашханәнең матурлыгына, яктылыгына сокланган арада, бирегә 1нче сыныф укучылары килеп керде. Алар җәһәт кенә кулларын юып, урыннарга утырыштылар. Шунда ук тәмләп ризык чәйнәгән, күңелле кашык шакылдаган тавышлар ишетелде. 
“Сәлам! Сиңа мәктәптә бирелүче ризык ошыймы, нинди тәмле ашлар  яратасың?” – дигән сорау белән без берничә сабыйга мөрәҗәгать иттек. 
− Мин ашханәдә бирелүче бар әйберне дә ашап бетерәм, ошамаган әйберем юк, − дип җавап бирде Данис Хөсәенов. 
Аның кебек үк беренче сыйныфта укучы Дарья Хәзрәтова да мәктәптәге ризыкны ошатып, тәлинкәсен “ялтырата”. 
− Мин аеруча макарон, салатлар ашарга яратам, − диде кыз бала. 

Бушка тукланлар
Мәктәптә бирелүче ризык өчен түләүгә килгәндә, быел бәяләр бераз артты. Башлангыч мәктәптә укучылар өчен  бер кешегә туклану уртача 55 сум тәшкил итә. Шуларның 45 сумын ата-аналар түли, бер өлешен республика бюджеты каплый, дип сөйләде Елена Крупнова.  
− Беренче сентябрьгә  күпбалалы, инвалид һәм социаль авыр хәлдәге гаиләләрдән 26 бала мәктәптә бушлай туклана иде. Аларга өлешчә мобилизациягә киткәннәрнең баллары да өстәлде. Андый балаларның күбесе башлангыч сыйныфларда укый. Алар моңа кадәр дә бушлай туклана иделәр. 5-11 сыйныфларда укучылардан тагын 4 кеше өстәлде. Шул рәвешле, безнең мәктәптә мобилизация буенча киткәннәрнең гаиләсеннән 10га якын бала бушлай туклана һәм алар бушлау түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Ул балаларның әти-әниләре кайгырту күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә рәхмәтле, әлбәттә, − диде мәктәп директоры.  
Очрашуыбыз ахырында Елена Ивановна безгә мәктәп ашыннан авыз итеп карарга тәкъдим итте. Һәм чыннан да, ашханә ризыгы бик тәмле, файдалы булып чыкты. Укучыларның сыйфатлы, тәмле, ә иң мөһиме кайнар аш ашауларына без дә инанып, рәхмәтләр әйтеп, кайтып киттек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X