Кышкы юллар кем кулында?
Районда быелдан кышын авыл юлларын карап тоту буенча «Стройресурс» җәмгыяте җаваплы. Ул тендер буенча генераль подрядчы итеп билгеләнде. Предприятие җитәкчесенең җитештерү буенча урынбасары Олег Куряшов эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде.
– Безнең предприятие юл чистарту буенча беренче ел гына эшләми. Республиканың кайбер районнары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәбез бар инде. Мисал өчен, Актаныш, Менделеевскида безне беләләр. Шуңа күрә нәтиҗәле эш башкару өчен бар да җайланган. Без юл чистарту өчен авыл җирлекләрендәге субподряд оешмалары белән килешү төзедек. Бу бик уңайлы, чөнки халыктан килеп ирешкән мөрәҗәгатьне тиз арада хәл итеп була. Шулай ук кышкы чорда тукталыш павильоннарын, тротуарларны, юл билгеләрен карап тоту өчен өч бригаданың hәркайсында 5әр кеше җәлеп ителде.
– Тукай районы бик зур. Эшне контрольдә тоту өчен нинди чаралар күрелә?
– 23 авыл җирлеген без 5 зонага бүлдек. Беренчесенә Кнәз, Сәмәкәй, Иске Абдул, Шилнәбаш авыл җирлекләре, икенчесенә Борды, Комсомол, Мусабай Завод, Түбән Суыксу, Новотроицкое, Иске Дөреш, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк, өченчесенә Бәтке, Биклән, Иштирәк, Мәләкәс, Круглое Поле, дүртенчесенә Әҗмәкәй, Боерган, Калмаш, Калмия, Күзкәй керә. Ә Яр Чаллы шәhәренә якын урнашкан Кече Шилнә авыл җирлеге бишенче зонага карый.
– Кардан чистарту ничек башкарыла?
– Без халык белән дә, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән дә элемтәдә. Диспетчер мөрәҗәгатьне кабул иткәч, эшнең ни дәрәҗәдә катлаулылыгы, эш төре hәм нинди техника эшкә чыгасы билгеләнә. Эш төрләренә килгәндә, бу, гадәттәгечә, кар чистарту, чыгару, колея тигезләү. Соңыннан, зона өчен җаваплы хезмәткәр урынга чыгып тикшерә. Гомумән, без авыл җирлекләре башлыклары белән даими элемтәдә. Диспетчер тәүлек буе эшли, мөрәҗәгатьләр үтәлеше буенча җитәкчегә отчет бирә.
– Олег Владимирович, юлларны кардан чистартуның нормативлары бармы?
– Юлларны кардан асфальтка кадәр чистарту юк. Эшебездә иң мөhиме – район халкы өчен авылларга урам юлларында кыенлыкларсыз, тоткарлыксыз йөрүне тәэмин итү. Безнең эш тәүлек дәвамында оештырылган. Кар күпләп яуганда, әлбәттә, көчәйтелгән режимда эшлибез. Шуңа күрә hава торышын алдан күзәтеп барабыз. Кар-буран алдыннан техника әзер тора.
– Техника җитәрлекме?
– Субподряд оешмаларыныкы белән бергә 60ка якын техника эшли. Шул исәптән Тукай районының шәхси эшмәкәрләре, торак-коммуналь хезмәтләре, крестьян-фермер хуҗалыклары транспорты. Бу – автогрейдер, МТЗ, К-700 тракторлары, төягечләр, бульдозер hәм үзбушаткычлар. Һәр авыл җирлегенә икешәр техника туры килә.
– Авыл халкы сезгә ничек мөрәҗәгать итә ала?
– Безгә авыл җирлекләре башлыклары аша чыгып була. Алар белән hәрчак элемтәдә торабыз.
Фото «Стройресурс» җәмгыятеннән бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев