Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күптән көтелгән «Тургай»

Иске Җирекле авылында күптән көтелгән вакыйга булды – яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул «Тургай» дип атала. Бу мөһим социаль объектны ачу тантанасында район башлыгы Фаил Камаев, ТР мәгариф министры урынбасары Азат Шәрәпов катнашты. 

Балалар бакчасы ике катлы зур бинада урнашкан. Гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрны тәшкил итә. Яңа объект «Балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү» федераль программасы кысаларында төзелде. Күләмле төзү эшләре 122 миллион сумга төште. 
– Бу бакча Иске Жирекледә бик кирәк, моңа кадәр биредә бакча бөтенләй юк иде, – дип башлады сүзен район башлыгы Фаил Камаев. – Иске Җирекледә 2000гә якын кеше яши, яшь гаиләләр саны көннән-көн арта. Хәзер яшь әниләрнең күңеле тыныч булыр, чөнки сабыйлары менә дигән бакчага урнаша.
Районда балалар бакчаларына ихтыяҗ зур. Узган ел, әйтик, Иске Җирекледә бакча төзүдән тыш, өч җирлектә – Иштирәктә, Кече Шилнәдә һәм «Татарстан» совхозы поселогында балалар бакчалары капиталь төзекләндерелде. 
– Республика тарафыннан мондый ярдәм булганда бу эш дәвамлы булыр. Киләсе өч елда, дәүләт программаларына кереп, Әҗмәкәй, Олы Шилнә һәм Новотроицкое авылларында балалар бакчалары төзү ниятебез бар, – дип планнарын уртаклашты район башлыгы Фаил Камаев.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов бакча мөдире Лариса Андреевага 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 
– Иске Җирекле балалар бакчасы республикада федераль программага кереп төзелгән икенче бакча. Быел әлеге программа буенча республикада тагын 27 бакча сафка басачак, – диде ул.
Төзүче оешма символик ачкычны бакча җитәкчесенә тапшыргач, кунаклар традицион кызыл тасманы кисеп бакча эченә үттеләр. 
Бакча 140 балага исәпләнгән. Алты төркемнең өчесе – ясле төркемнәре. Бакчада балаларны һәрьяклап үстерү һәм аларны мәктәпкә әзерләү өчен барысы да бар. Биредә тематик дәресләр өчен кабинетлар, иркен музыка һәм спорт заллары, медицина блогы бар. Бакчаның төп үзенчәлеге – чит телләрне өйрәнү һәм сенсор бүлмәләре. Чит илләр кабинетында дәресләр берьюлы ике телдә – инглиз һәм татар телендә узачак. Сенсор кабинетында балалар психология күнекмәләре ала. Балалар да нерв киеренкелекләренә, стрессларга бирешүчән, шуңа күрә бу кабинет аеруча игътибарга лаек. Заманча технологияләр куллану буенча бакчаны районда беренче урында дип атап була.
Яңа бакча ачу вакыйгасын авылда чын-чынлап зарыгып көттеләр. Әти-
әниләр балаларын моңарчы Чаллы шәһәренә йөртергә мәҗбүр булды.
Ильвира Миңнебаева – шундыйларның берсе. «Яшь баланы еракка йөртү бер дә җиңел түгел», – ди ул. Хәзер әни кеше кызын авыл бакчасына күчерү мәшәкатьләре белән йөри.
Ә Милена Шәһәбетдинова кызы Алинаны 6 айга якын бакчага йөртмәгән. Әни кеше бакчаның төзелеп беткәнен көткән. «Бүген менә килеп күргәч, таң калдык – шәһәрдә дә мондый шартлар юк», – ди ул.
Тантанага килүчеләр арасында әти-әниләр генә түгел, гади авыл халкы да бар иде. «Шундый күләмле объект төзелгәннән соң авыл ямьләнеп китте. Бина авылга ямь-дәрәҗә өсти», – ди Зәгинә Фәрхетдинова.
– Бүгенге көндә 80 бала бакчага юлламалар алды. Бакчага йөрергә теләүчеләр бик күп. Әйтик, Мәләкәс, Калинино авылларыннан, Солнечный поселогыннан. Хәтта шәһәрдән килеп йөрергә риза булучылар бар, – ди бакча мөдире Лариса Андреева.
Бакчада 21 белгеч эшләячәк. Алар җентекләп сайлап алынды. Аларның Иске Жирекле балаларын иң акыллы, иң талантлы итеп күрәселәре килә.

Рифкать Билданов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев