Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Комбайннарның әзерлеген тикшерделәр

Яз туклыклы кышның башы булса, амбарларны ашлыкка тутыручы чорга башлангычны нәкъ менә җәй айлары бирә. Ә кырлардагы игеннәрнең бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу өчен комбайннарны тиешенчә әзерләү – мөһим мәсьәләләрнең берсе.

Шуны истә тотып, үткән җомгада район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге махсус комиссия район хуҗалыкларына чыгып «кыр корабларының» әзерлегенә бәя бирде.

Урып-җыю техникасын кабул итү иртәнге сәгать җидедә Бәтке авылындагы «Әнәк» агрофирмасыннан башланып китте. Аннары юл уңаеннан, комиссия «Вардересян» КФХсына «Кама» агрофирмасы һәм башка хуҗалыкларга юл тотты. Фаил Мисбах улы районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, идарәнең механизация буенча консультанты Газинур Хөснуллин, «Россельхозцентр» идарәсенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов хуҗалыкларагы техниканы, урыпҗыюга гомуми әзерлекне 20гә якын критерий буенча карадылар. Мәсәлән бу комбайнның төзеклеге, аларның механизторлар белән тәэмин ителеше, үзйөрешле чапкычларның һәм ургычларның әзерлеге һәм башкасы. Нәтиҗәләр буенча уракка һәр елдагыча «Гигант», «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Әнәк» агрофирмасы яхшы әзерләнгән. Алар һәммәсе дә иң югары баллар алды.

– Булдыргансыз, егетләр! Тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бер атнадан уракка төшә башларга ниятлибез һәм комбайннарыгызга, ашлык ташучы техникага, механизаторларыгызга карап, сез бу эштә безне сынатырмаячаксыз дип ышанып әйтә алам, – диде Фаил Камаев.

Шулай булсын да. Чөнки, кырлдардагы икмәккә вакытында яңгыры кирәк булган кебек, урып-җыюга төшүче эш кешесенә дә комбайнының төзеклеге мөһим һәм аяз көне хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев