Кенәз авыл җирлегендә чик сакчысы көненә багышланган «Ватан чикләрен саклауда » дип аталган тантаналы митинг узды
Митингта чик буе гаскәрләре ветераннары, Кенәз авыл җирлеге ветераннары һәм инвалидлары Советы әгъзалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты.
Төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләрнең сугышчан рухы бу көнне аеруча сизелде.
Чик сакчылары адресына котлау сүзләре белән Кенәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова, Кенәз авыл җирлеге депутаты Тамара Тузеева, чик буе хезмәтләре ветераны, «Отвага» яшүсмерләр клубы җитәкчесе Виктор Белов чыгыш ясады.
Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары һәлак булган чик сакчылары һәйкәленә һәм батырлар каберенә тере чәчәкләр салдылар.
Митингны «Родина» патриотик клубы әгъзалары Валя Елхова, Алия Гатауллина җанлы һәм күңелгә үтеп керерлек итеп алып бардылар. Бөек Ватан сугышы елларында дошман полчичларының беренче һөҗүмнәрен үз өстенә алган чик сакчылары сугышчыларының кыюлыгы һәм батырлыгы, хәрби геройларының исемнәре мәңгегә истә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев