Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Кече Шилнә укучылары – шәп эшмәкәрләр

Үткән атнада Кече Шилнә мәктәбе укучылары Казанда бизнес-кейслар буенча узган чемпионатка барып, җиңү яулады. Чемпионатка эләгер өчен алар катлаулы юл үтеп, күп көч, тырышлык куйдылар.

2022 елда Дәүләт Советына булган Юлламасында Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшьләр эшмәкәрлеген, шул исәптән аны авыл җирендә дә үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген ассызыклап үткән иде. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру өчен ТРның Икътисад министрлыгы һәм ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән «Мәктәп бизнес­старты» проекты төзелде. Проект 2022 елның сентябрь аенда эшли башлады. Шушы чорда чарада республиканың төрле почмакларында, башлыча авылларда һәм кече шәһәрләрдә көн итүче 12 мең бала катнашты.

Быел исә «Мәктәп бизнесстарты»нда 5­7 сыйныфларда укучы 11 меңнән артык бала көч сынашты. Алты ай эчендә балалар эшлекле уен форматында укуларда катнашты, эшмәкәрлек буенча тестлар аша узып, проектлар эшләп бәйге иләге аша үтте. Үткән атнаның пәнҗешәмбесендә, ягъни 18 апрель көнне, Казанда программаның соңгы этабы – бизнес­кейслар чемпионаты узды. Әлеге этапта безнең районның Кече Шилнә мәктәбе укучылары да катнашты. Мөгаллимнәре Ильгина Дәүләтова җитәкчелегендәге эшмәкәрлек командасы барлык сынауларны да узып, бизнескейслар буенча чемпионатта беренче урын алды.

– «Мәктәп бизнес­старты» проектында без үткән елның көзеннән үк әзерләнеп, аның төрле этапларында катнаштык. Беренче этабыннан узган чакта ук, иң актив балаларны билгеләп, тугыз кешедән торган команда тупладык. Конкурсның икенче этабы Чаллыда узды. Анда без Мамадыш, Алабуга, Минзәлә кебек районнардан, Чаллы шәһәреннән килгән командалар белән ярыштык һәм янә беренче урын яуладык. «Мәктәп бизнесстарты» чарасында без «Песи кафесы» проектын тәкъдим иттек. Проектыбыз хуҗасыз песиләрне тәрбиягә алуга, аларны ашатуга, тору урынын булдыруга юнәлдерелгән. Киләчәктә, теләгән һәркем шул песиләрне безнең кафедан үзенә йортка алып китә алачак. Әлбәттә, максатыбызга ирешү өчен шактый юл узарга кирәк булачак. Командабыз конкурсның жюри әгъзаларына менә шул хакта сөйләде, проектны бәйгенең төрле этапларда яклады. Чараның һәр өлешендә җиңү яулаган саен балалар бик нык сөенде. Алар хәтта, күңелләре тулып, елап та алды. 13­14 майда Казанда үтәчәк соңгы этапта да җиңү яуласак, без Мәскәү шәһәренә «Сколково» технопаркына барачакбыз. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, безнең балаларга теләктәшлек, ярдәм күрсәткән мәктәп директоры Рүзәл Сафин, укыту буенча директор урынбасары Гүзәл Михайлова һәм ата­аналардан башка без мондый биеклекләргә күтәрелә алмас идек, – дип сөйләде эшмәкәрлек командасының җитәкчесе Ильгина Дәүләтова.

Районыбызның кечкенә эшмәкәрләрен яулаган җиңүләре белән котлап, киләсе финал өлешендә дә аларга уңышлар гына теләп калабыз.

Кече Шилнә мәктәбенең эшмәкәрлек командасы «Песи кафесы» проекты буенча Казанда үткән хәйрия ярминкәсендә катнашып, үзләре ясаган мәче сүрәтендәге брелоклар, печеньелар, чәй-кәһвә, эчемлекләр сатып, 3 сәгать эчендә 10 мең сумга якын акча эшли алганнар. Әлеге акчаларны алар операциягә мохтаҗ баланың гаиләсенә тапшырганнар. Киләчәктә дә мондый төр тәм-томнар сату һәм иганәчеләрне җәлеп итү юлы белән кечкенә эшмәкәрләр «Песи кафесын» бер-ике елдан сафка бастырырга ниятли. Әлеге максатка ирешү өчен аларның командасында сәләтле маркетологлар, финансистлар һәм җитәкчеләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев