Камаловлар гаиләсе: «Бәхетебез – хезмәттә»
Октябрь Бүләге авылында гомер итүче Фәнүзә һәм Наил Камаловларга сокланмыйча калу мөмкин түгел.
Кырык биш ел бергә тормыш итү дәверендә алар сөю хисләрен саклап, әле дә бер-берсенә карата ихтирамлы, игътибарлы булып яши бирәләр.
Киләсегезне алдан белгән булсак, әзерләнеп торган булыр идем, – дип каршы алды безне йорт бусагасыннан ук Фәнүзә апа. Аның елмаюлы, көләч йөзеннән соң күңелебезгә тагын бер кат җылылык эстәп яныбызга гаилә башлыгы Наил абый да чыгып, сәламләде.
Бер авылда үстек
Без Наил белән бер-беребезне балачактан ук беләбез. Мин үзем шушы Октябрь Бүләге авылы кызы, Наил исә әти-әнисе, бертуганнары белән бирегә алтмыш бишенче елда моннан ерак түгел урнашкан Яңа Абдул авылыннан күчеп килде. Наил миннән биш яшькә олырак иде. Шул күченгән вакытларыннан алып, без бер-беребез белән аралашып яшәдек, һәряктан яхшы белдек, – дип сүз башлый Фәнүзә Мәлик кызы.
Ул шул ук вакытта әти-әниләренең Октябрь Бүләгенә күршедә булган, кышын еш кына кар белән күмеп китә торган Мөгез-елга авылыннан күчеп килгәннәрен, әнисе, әтисе биш бертуганы белән бәйле хәтирәләргә дә кагылып китә. Шулай да безне Фәнүзә апа белән Наил абыйның ничек кавышу тарихы кызыксындыра. Бу хакта аларга сорау бирәбез.
– Фәнүзә унынчы сыйныфны бетергән елны мин аны беренче тапкыр өенә озата бардым. Шунда ул миңа: «Бар, бар, кайтып кит. Килмә монда, миңа кеше кирәк түгел», – дип мине кайтарып җибәрде. Шул вакыттан бирле йөрдем, йөрдем дә, аннары кавыштык инде, – дип көлеп сүзгә кушыла гаилә башлыгы.
Наил Әхмәтбиҗан сүзләренә караганда гына һәммәсе шулай ансат килеп чыга. Чынлыкта исә, ул вакытларда унҗиде яшьлек Фәнүзә булачак иренә өлкән абыйсына караган мөнәсәбәт белән генә карый. Авылда механизатор вазыйфасында эшләгән егет исә мөмкинлек чыккан саен кызны кичке уеннардан өенә озата бара.
Мәктәптән соң, Фәнүзә игезәк сыңары белән Алабуга культура-агарту училищесына имтиханны уңышлы тапшырып, хор бүлегенә укырга керә, баянда уйнарга хыяллана. Авылда калган егет исә иртә-төн тракторда басу киңлекләрен иңләп йөри. Читтән торып укуга күчкәнен авылда белеп алгач, кызны Иске Дөреш мәктәбенә пионервожатый булып эшләргә чакырып алалар. 1972 елның августыннан Фәнүзә Мәлик кызы сигезьеллык мәктәптә эшли башлый. Аның эшен алты ел хезмәт итү дәверендә мәктәп җитәкчелеге дә, район җитәкчеләре дә ошата, мактый. Аннары аңа мәктәп җитәкләүне дә тапшыралар. Яңа вазыйфада эшли башлагач та, Наил абый Фәнүзә апага ремонт һәм башка төрле эштә булыша торган булган. Әнә шулай ике яшь йөрәкнең аралары тагын да якынайган.
Авырлыклар чыныктырды
– Тормышка чык миңа, мин сине яратам, дип тәкъдим ясадым Фәнүзәгә. Өйләнешәсе җәйдә дә укырга китте ул Казанга. Шуннан кайтканчы ризалыгын белгертмәде ул. Кайткач кына: «Риза», – дип җавап бирде. Әле шәһәрдән кайткан чутына күп балалы хатын кебек баҗаларының балаларына уенчыклар, чиләген, әллә ниләрен төяп кайтып төште ул, – дип янә көлеп сөйли кавышу тарихы турында Наил Камалов.
Шулай итеп, яшьләр 1979 елның июль аенда өйләнешеп тә куялар. Уртак көн итүне яшь гаилә мәктәп бинасында урнашкан бер бүлмәдән башлап җибәрә. Аннары, вакыт үтү белән Камаловлар үз көчләре белән йорт җиткерәләр. Монда да алар һәр эшне уртага салып башкаралар, бер-берсе белән киңәш тоталар.
– Төзелеш эшләрендә мин берни аңламыйм инде, һәммәсен дә Наил белә. Ләкин шуңа да карамастан, аңа булышырга тырыштым. Йортны торгызганда измәсен дә издем, башкасына да алына идем. Безнең бергә эшләгән эшләрнең чуты юк. Һәммәсенең дә очына чыга идек, хезмәттән курыкмадык. Безгә төшкән авырлыклар, хезмәт икебезне, гаиләбезне нык чыныктырды, бердәм итте, – дип сөйләде Фәнүзә апа.
Чыннан да, йортларына күз салсаң, аны күп көч, тырышлык белән, җиренә җиткереп төзелгәнен күрергә була. Йорт эчендәге гөлләр, җиһазлар һәм калганы да хуҗаларның үз ояларын сабый баладан тәрбия кылып, карап торганнарын чамаларга кыен түгел. Алар үзләре дә әлеге йортның алар өчен никадәр кадерле, якын икәнен еш телгә алдылар.
Бәхет сере
«Наил абый, Фәнүзә апа, гаиләгезнең бәхет сере нидән гыйбарәт соң?» – дип бүгенге язмабыз геройларына янә бер сүз катабыз.
– Сер дип. Уртак тормышыбызның матурлыгы, бәхете безнең гомер буе тик тормыйча хезмәт куюга барып тоташадыр ул. Аннары, без эш бүлешеп тормадык. Кем нинди эшнең рәтен, тәртибен белде, ул шуны башкарды. Үзара киңәшләшеп яшәргә тырыштык, бер-беребезне тыңлый торган идек. Әлбәттә, тормыш булгач, төрлесе була. Кәефсез чаклар, ачу кабарган мәлләр. Ләкин шундый вакытларда иң мөһиме: сабыр булу, кызган баштан күңелгә каты кагыла, яралый торган сүзләрдән читтә калу. Яшьләргә дә сабырлык, бер-береңә хөрмәтле мөнәсәбәттә булуларын телисе килә, – диделәр алар.
Наил һәм Фәнүзә Камаловлар исә кырык биш ел эчендә үзләре арасында ихтирам, бер-береңә юл бирү, игътибардан тыш мәхәббәтләрен дә саклап, аны үстерә алганнар. Моның шулай икәненә Наил абыйның Фәнүзә апага ничек итеп йомшак кагылуында да, башындагы яулыгын рәтләшкәндә дә, аларның бер-берсенә елмаеп караш ташлауларында да чагыла. Сөйләшкән чакларында шаяртып алулары да күңелләренең әле дә яшь калуына ишарәли.
Аннары, Камаловлар балаларыннан, оныкларыннан бик уңган кешеләр. Олы кызлары Эльвира тормыш иптәше, ике баласы белән Сарман районының Җәлил поселогында көн итә, уллары Рамиль дә Октябрь Бүләгендә йорт җиткереп, җәмәгате, балалары белән бәхетле, мул тормышта яши. Дүрт оныклары әби-бабасында еш кунак булып, Наил абый белән Фәнүзә апаның күңелләрен күрә.
– Шөкер, балаларыбыз да, оныкларыбыз да тәрбияле, әйбәт күңелле, акыллы кешеләр. Без аларның яхшы яшәүләренә, укудагы, эшләрендәге уңышларына сөенеп туя алмыйбыз. Бусы да гаиләбезнең сөенече, бәхете, – дип озатты безне хушлашканда язмабыз геройлары.
Без исә Наил абый белән Фәнүзә апага алдыгы көннәрендә дә шундый гүзәл, сокланып туймаслык пар булып бергә-бергә озак, сәламәт, мул һәм бәхетле тормышта яшәүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев