Юрий Васильев «Мин Питрауга туганмын»
Тукай районында яшәүчеләр Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильевны туган ягын сөюче, аның үсеше өчен җанын атып торган һәм шул ук вакытта тормыш сөючән, киң күңелле, энергиясе ташып торган кеше буларак беләләр. Үзе җитәкләгән авыл җирлегендә башкарылучы эш турында да ул көн саен социаль челтәрләрдәге блогында сөйли. Бу җитәкченең халык белән тыгыз элемтәдә булуын, аралашып яшәвен күрсәтә. Районыбызда көн итүче күп керәшеннәр өчен Юрий Павлович керәшен халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан барысын да эшләргә тырышучы активист та әле.
Керәшен татарларының зур, иң мөһим бәйрәмнәрне – 12 июльдә билгеләп үтелүче Питрау көне алдыннан, без Юрий Васильев белән очрашып, үз халкының мәдәниятенә булган мәхәббәте, киләчәккә планнары турында сөйләштек.
– Юрий Павлович, сез чыгышыгыз белән кайсы яклардан?
– Минем әти-әнием «КАМАЗ» төзелешендә танышканнар. Әтием Павел Михайлович тумышы белән Менделеевск районының Иске Гришкино авылыннан. Ул озак вакыт биектә эшләүче краннар буенча инженер булып эшләде. Әнием Розалина Петровна исә яшь чагыннан ук Мәләкәс авылыннан шәһәргә күчеп китеп, маляр булып хезмәт куйган. Быел әти-әниемнең гаилә коруларына 35 ел тулды.
1989 елда, Питрау көнендә мин дөньяга килгәнмен. Бәйрәм хөрмәтенә миңа Питәй дигән керәшен исеме кушмакчы булганнар. Ләкин минем бабаем Петр исемле булгач, әлеге нияттән кире кайтканнар. Гаиләбездә миннән кала тагын сеңелем Елена да бар. Миңа 6 яшь чагымда исә бабаем Петр атта әйләнеп төшеп һәлак була. Әбием ялгызы гына торып кала. Сөйли башлагач, бабаем һәм әбиемнең өйләнешү тарихы турында да әйтеп үтәсем килә. Бабам Петр сөйгәнен Лукерияны шулай ук Питрау бәйрәме вакытында «урлаган». Әбием бабамнан ун яшькә олырак, җитмәсә бер күзгә сукыр да булган. Ул вакытларда тышкы кыяфәткә карамаганнар, ә кешенең эшчән, йомшак холыклы булуына, эчке сыйфатларына игътибар иткәннәр. Суз уңаеннан: Питрауда кыз урлау гореф-гадәте әлеге көнгә кадәр сакланып калган. Шулай да эллекеге вакытлар белән чагыштырганда, хәзерге көндә яшьләр бу хакта алдан ук килешеп куялар.
– Авыл турында булган балачак кичерешл әрегезне хәтерлисезме? Иң истә калганы нәрсә булды?
– Ул еллар безнең гаилә өчен җиңел үтмәде. Хәер, 90нчы еллар илебездә яшәгән һәр кешегә авырлыклар китерде. Күз алдында колхозлар таркалды, эшчеләр айлар буе хезмәт хакларын ала алмыйлар иде... Ләкин, минем хәтеремдә бу вакытлар иң бәхетле чор булып сакланды. Бу бит минем балачак вакытым иде! Әнием сыер савучы, әтием кыш айларында шулай ук фермада эшләде, җәен исә комбайнга утыра иде. Мин дә 10 яшемнән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Шуңа күрә хәзер дә кайсы кырда нинди җир булганын да, кайда ташлы, ә кайда сазлыклы урыннар барын да бик яхшы беләм. Кырда эшләүче заманча, егәрле техниканы күргәч, күңелем кузгала. Бу хисләрне мин Сабантуе алдыннан көрәшче кичергән дулкынлану белән чагыштырыр идем.
Аннары, мәктәптән кайткач, сарайны чистартып, малларны ашата торган булдым. Эш беткәч тә спортзалга чаба идем. Анда безне чиратлап, олылардан соң кертәләр иде. Мәктәптән бирелүче өй эшләрен ясарга да вакыт кала иде. Олы классларда укыганда илебез тарихын өйрәнү белән мавыгып киттем.
– Һөнәрегез буенча сез укытучы. Бу хакта бераз сөйләп үтегез әле.
– Мин сезгә күбрәк тә әйтәм. Безнең гаиләдә ике укытучы, тормыш иптәшем Регина белән икебез дә тарих, җәмгыять белеме фәненнән белгечләр. Регина белән без Алабуга педагогия институтында укыганда таныштык. Бервакыт вахтадан үткәндә без күз карашы белән очраштык та, мин аңа елмайдым, ул да миңа җавап итеп елмайды. Безнең дуслык мәхәббәткә әверелде. Нәкъ менә Регинаның минем тормыш иптәше булуына мин язмышыма бик рәхмәтлемен.
Без 2012 елда сөйгәнем укуны тәмамланганнан соң өйләнештек. Ул вакытта мин инде туган авылым мәктәбендә бер ел укытучы булып эшләргә дә җитешкән идем. Гаилә корган елны ТРсы мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең яңа укытучы» грантына ия булдым. Бүгенгедәй хәтеремдә, ул грантны Татарстаннан барлыгы 102 яшь педагог алды. Тукай районыннан җиңүчеләр дип Круглое Поле, Бәтке укытучылары да игълан ителде. Безгә ул чакта дәресләр алып бару өчен яңа җиһазлар тапшырдылар. Бу мәктәптә эшләү өчен зур стимул булды. Сигез ел укытучы булып эшләгәннән соң мине Иштирәктәге мәктәпкә директор итеп куйдылар. Әлеге вазыйфада мин 2020 елның 5 декабренә кадәр, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы итеп сайланганчы эшләдем.
– Яңа вазыйфага сайлануыгызга ничек карадыгыз? Сер түгел, җирлек башлыгының эше җиңел түгел, аның өчен ял көннәре, бәйрәмнәр юк бит. Көнгә-төнгә дә карамыйча эшләргә туры килә.
– «Генерал булырга теләмәгән солдаттан да начар солдат юк», – дигән девиз белән яшим мин. Әтием дә мине: «Булдыра алмасаң, хәлеңнән килмәсә – тотынма», – дип өйрәтте. Шундый югары вазыйфага сайлап алганнар икән, димәк, район җитәкчелеге дә, авыл халкы да миңа үзенең ышанычларын белдергәннәр.
Һәр көнен авыл җирлеге башлыгы саладагы тормышны яхшырту, уңайлырак итү өстендә эшли. Халык моны күреп, аңлап тора. Нөкъ менә авыл халкының теләктәшлек күрсәтүе, җирлек башлыгының бетмәс-төкәнмәс эшендә ярдәм итәргә тырышулары – тагын да яхшырак эшләргә, алга барырга дәрт бирә. Һәр авылда үз активистлары, аксакаллары бар. Алар җирлекнең үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. «Тамчыдан да күл җыела», – диләр бездә. Халыктан булган ярдәмчеләр массакүләм чаралар үткәргәндә, үзара салымны җыйганда, агарту эшләре алып барган чакта – алыштыргысыз кешеләр. Куаклы авылында шундый кешеләрнең берсе – Василий Трофимов, Калининода – Геннадий Давыдов, Яңа Җирекледә – Евгений Аверьянов, Иске Җирекле авылында Әкрәм Җамалиев, Михаил Борисов. Хезмәтемдә мин җирлек депутатларына, якташларга таянып эшлим. Менә шундый ярдәмчеләрең булуын белә торып, эш кулдан төшми.
– Сезнең җирлектә Питрау бәйрәменең ничек узуы турында да җентекләбрәк сөйләшик әле.
– Безнең өчен иң якты, йөрәккә иң якын, иң күңелле бәйрәмебез кичен, маллар көтүдән кайткач башлана. Әбиләребез сандыкларында кадерләп сакланган иң матур милли киемнәрне киеп, олысы да кечесе дә урманга таба юнәлә. Күпләр бәйрәмгә кыңгыраулар таккан атларга утырып бара. Ул кыңгырау чыңлавы ераклардан ук ишетелеп тора. Шул чакта табигать белән бербөтен булу, аның аерылгысыз өлешенә әверелү кебек хисләр туа күңелдә. Питрауда без табигать алласына, әби-бабайларыбызга корбан китерәбез, мул уңыш, яңгырлар сорыйбыз. Бу көнне без шулай ук дару үләннәре җыябыз. Чөнки нәкъ бу вакытта алар шифа белән тулган була. Корбанга исә без тәкә суябыз. Беренче итеп, корбанның каныннан йормырка, он, суган кушып, кан тәбәсе әзерләнә. Элеккеге заманда бу ризык мичтә әзерләнгән.
Бәйрәм караңгы төнгә кадәр дәвам итә. Питрау мәйданында чыбыркы шартлату, табагач тотып йөгерү, печән чабу, тизлеккә утын әзерләү кебек борынгы уеннар уздырыла. Һәм бәйрәмнең төп бизәге ул әлбәттә керәшен халкының җырлары, эскәмияле биюләре. Мондый чаралар турында: «Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле», – диләр. Питрау кешеләрне берләштерә, үз халкың өчен горурлык хисләре сугарып, күңелләрне күтәрә, матур кичерешләр бүләк итә. Шуны да әйтеп үтәсем килә, Питрауны без бөтен җирлек белән бәйрәм итәбез. Безнең авыл җирлегебез күпмилләтле, аннары шәһәрдән кайтучылар да бар. Без Питрауда бөтенебез бергә әйләнбәйлән йөрибез, күңел ачабыз.
– Юрий Павлович, киләчәккә планнарыгыз да шактыйдыр? Чиркәү төзелешенә кагылышлы мәсьәлә чишелмичә торганы да билгеле
– Безнең җирлектә 3,5 меңнән артык кеше яши. Мәләкәс Чаллы шәһәренә иң якын урнашкан җирлекләренең берсе. Үз вакытында биредә металл корылмалары заводы, «Чаллы-Бройлер», картон-кәгазь комбинатында эшләүчеләргә җир кишәрлекләре өләшкәннәр. Шуңа күрә җирлегебездә гомер итүче халыкны тагын икегә тапкырлагыз – Чаллы кешеләре пропискада шәһәрдә булсадар да, бездә яшиләр. Моннан тыш, җирлек территориясендә «Солнышко» бакчачылык ширкәте дә зурая, киңәя тора.
Авыл җирлегендә ике мәчет, чиркәү урнашкан. Дөресрәге, дини хезмәтләр чиркәү төзелеше барган урында, вагончикта күрсәтелә. Ходай ярдәме белән анда да өй туе уздырырбыз. Моның өчен хәлебездән килгән барысы да эшләнә һәм әлеге чиркәү Кама аръягының барлык православие динендәге кешеләр өчен дин үзәгенә әйләнәчәк.
Авылда башкарылган эшләргә, уңышларга килгәндә, мин эшкә килгәндә җирлектәге шактый җирләр ташландык хәлдә иде. Моны күреп, йөрәк сыкрый иде, анда гел чүп үләне үсеп торды. Хәзер исә ул җирләр тәртипкә китерелде. Анда бодай, арпа, кукуруз үсеп утыра. Әлеге күренештән күңелгә рәхәт, сөенеп туя алмыйм. Шул җирләрне кысыр калдырмыйча, кадерләп тәрбияләгән фермерларыбызга: Мария Миңнехуҗинага, Минталип Миңнехановка, аның кызы Лилиягә, Юрий Михайловка зур рәхмәтләремне әйтәсе килә. Аннары бер генә начальникның эше дә район җитәкчелегенең т е л ә к т ә ш л е г е н н ә н , ярдәменнән башка үтә алмый. Киңәшләре, файдалы тәнкыйтьләре өчен рәхмәт. Шул уртак тырышлыгыбыз белән Мәләкәс авыл җирлеге ел нәтиҗәләре буенча иң төзекләндерелгән җирлек дип табылды. Бүләккә дип безгә авылда бик кирәкле булган роторлы кар чистарту җайланмасын тапшырдылар. Башкарган эшләребезгә карап, алга таба да кул кушырып утырырга җыенмыйбыз. Шулар арасында без урам-юл челтәрен төзекләндерергә, су белән тәэмин ителешне яхшыртырга, зиратларны тәртипкә салырга, конкурсларда һәм грантларда катнашырга ниятләп торабыз.
– Әңгәмәбез өчен бик зур рәхмәт, Юрий Павлович! Нияткә салынган бар эшләрегез барып чыксын, һәр эшегездә уңыш юлдаш булсын. Туган көнегез белән дә тәбрикләп сезгә ихластан гаилә бәхете, балаларыгыз игелеген күреп яшәүегезне телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев