Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юлларны ремонтлыйлар

Яз җиткәч тә, табигать белән бергә кешелек дөньясы да җанлана: шәһәрләрдә, авылларда өмәләр, төзекләндерү эшләре башлана. Кыштан соң юлларны ремонтлау исә – иң мөһим эшләрнең берсе.

– Комиссия Тукай районындагы җирлекләргә чыгып, авыл эчендәге юлларны карап чыкты, төзекләндерүне таләп иткән участокларны билгеләп, ремонт эшләрен планга кертте. Әлеге вакытта юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре инде башланды һәм быел район буенча якынча 4 мең квадрат метрдан артык җирне асфальт белән ябу күздә тотыла. Узган ел 1 мең 400 квадрат метр җирне ремонтлаган идек. Мондый төр төзекләндерү эшләре май бәйрәмнәренә кадәр төгәлләнер дип көтелә, – дип сөйләде безгә «Благоустройство» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Фрикк.

Бу атнаның дүшәмбесендә җәмгыять эшчеләре Новотроицкое, сишәмбе көнне Сосновый Бор, Әҗмәкәй һәм Шилнәбаш авылларындагы юлларда булган чокырчокырларны чистартып, аларны ямауга әзерләде. Сергей Фрикк әйтүенчә, тирән – ун сантиметрдан да тирәнрәк чокырларның төбенә башта вак таш салалар, аннары асфальт белән ябачаклар.

Сишәмбе көнне без бригада эшләгән Шилнәбаш авылына юл алдык. Биредә алар Школьная һәм Мордвинов урамнары юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтка әзерләү белән мәшгуль иделәр.

– Бригада авылыбызга иртәнге тугызда килеп, эшне башлап җибәрде. Үткән елда да әлеге юлларда чокыр бар иде. Ләкин ул чакта алар зарланырлык зур түгел иде. Быелгы кыштан соң зураеп, шактый гына тирәнәйделәр. Шуңа күрә, аларны ямарга дип хәл ителде, – дип әйтте эшчеләрнең эшен күзәткән авыл җирлеге белгече Ольга Титова.

Аның белән сөйләшкән арада, «Благоустройство» җәмгыятенең юл хезмәткәрләре Школьная урамындагы чокырларны ремонтка әзерләп бетерделәр дә, Мордвинова урамына юл тотты.

Иң элек, биредә трактор махсус җиһаз белән чокыр булган урында иске япманы ватты. Шул урынны киңәйтте, тигезләнде. Аның артыннан эшчеләр көрәкләр белән асфальт валчыгын чокырдан трактор чүмеченә төяде. Иң соңыннан, чокырлар һава белән өрдерелеп, эчендә калган вак таш, тузаннан арындырылды.

– Әлеге участокта 70 квадрат метр чокырны ремонтлау планга салынган. Биредә әзерлек эшләрен тәмамлагач, башка авыл җирлегенә күчәчәкбез. Әлеге вакытта чокыр ремонтына Сосновый Бор, Комсомол поселогы, Новотроицкое авылы әзер. Иртәгә, ягъни чәршәмбе көнне асфальт кабул итеп, шул чокырларны төзәтә, ямый башлаячакбыз. Алты кешедән торган бригадабыз әлеге эшне тиз тотып, аны вакытында тәмамлаячак дип, ышанып әйтә алам, – диде җәмгыять бригадиры Алексей Треногов. Бу юллардан үтүчеләр юл ямаучыларга үткән саен рәхмәтле булмыйча калмаслар, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев