Җиңү белән котлыйбыз!
ТР Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2023» кысаларында узган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, профильле комитетлар рәисләре һәм парламент депутатлары котлады.
Бүләкләү тантанасына безнең районнан Мусабай-Завод урта гомуми белем бирү мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Дания Нуретдинова чакырылган иде, ул республикабызда 7-8 сыйныф укучылары арасында 3 урынны алды, җитәкчесе Л. Р. Вильданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев