Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иң шаяннар безнең районда

Үткән атна җомгасы безнең Тукай районы өчен юморга, уен-көлкегә бай көннәрнең берсе булгандыр мөгаен. Яңа поселогының мәдәният йортында бу кичне шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарының “Тукай движ”ы дип исемләнгән район финалы узды.

Һәр елдагыча, ШТКның йомгак уеннары үзендә бихисап халыкны җыя. Бирегә юмор яратучылар белән беррәттән, командаларның җанатарлары, аларның дуслары, якыннары да килә. Менә бу юлы да мәдәният йортының фойесы, тамаша залы да яше-карты белән шыгрым тулган иде. Яраткан командаларының исеме язылган плакатлар, шарлар һәм чыгышлары вакытында юмористларны сәлмәләргә дип музыкаль инструментлар алып килүчеләр залның алдагы урыннарын җәһәт кенә “кулга алдылар”.

Жюри бер дә юри түгел

Финал уеннарын карап, аларга бәя бирүче жюри әгъзалары турында аерым әйтеп узарга кирәктер. Алар составында бу кичне төрле һөнәр ияләре, үз өлкәсенең белгечләре, юмор хисе холыкларының аерылгысыз бер өлешенә әверелгән шәхесләр булды. Бу районның мәдәният бүлеге башлыгы Юлия Рыбакова, район чараларын алып баручы Гөлназ Зарипова, “Күңел” радиосы алып баручысы Алмаз Әгъләмов, блогер һәм эшмәкәр Ленар Шиһапов, ШТКның татар лигасы редакторы Руслан Харисов командаларның һәр шаяртуына бар күңелләрен биреп көлделәр дә, номерларда катнашып, сәхнәдән яңгыраган мәзәкләргә бәя бирергә дә онытмадылар. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, газетабызның баш мөхәррире Рөстәм Зәкиев та жюрида утырып, газетабыз турындагы мәзәкләргә шаһит була алды.

Көлдерә торган сәлам

Мәзәк дигәннән, шаяннар һәм тапкырлар клубы уенчыларының авызыннан чыккан һәр сүз кешене көлдермичә, йөзләрендә елмаю балкытмыйча калмый. Ә уен мохитенә кереп чумгач – бөтенләй дә. Финал уеннарының беренче конкурсы “Визитка”да көлдерә торган сәламләргә мул булды. Һәр команда үзләренә генә хас юмор белән үзләре турында сөйләп, җырлап, танышу мизгелләрен онытылмаслык итеп уздырды. Иштирәк авыл җирлегеннән “Текә кызлар”, Бикләннән “Реальные пацаны”, Түбән Суыксу авылы җирлегеннән “Суык-су”, Шилнәбаштан “ОБА-НА” һәм Күзкәй авыл җирлегенең “Катык” командалары эчләрне катырырлык итеп көлдереп, тамашачыларның күзләреннән хәтта яшьләр дә бәреп чыкты.

“Ниһаять, тракторлы булдым!” – дип шатланган “Текә кызлар”ның, тимер атларына солярка алыр өчен велосипедта ягулык станцияләренә барулары, “Суык-су”командасының тиктормас әбисе, “ОБА-НА”ларның иң бай авыл кешесе һәм башкасы күпләрнең исендә калды. Сәламләү конкурсы вакытында көндәшләр, үткән елда ШТКда катнашуга бәйле биргән вәгъдәләрен дә искә төшереп, бер-берсенә төрттереп, “чеметкәләп” алдылар. Залда утыручы халык исә сәхнәдә чыгыш ясаучыларның һәркайсын алкышлап каршы алды да, озатты да.

Хуҗалы мәзәккә үпкә юк

Финалда жюри әгъзаларына, район җитәкчелегенә һәм гомумән, районнның танылган кешеләренә карата мәзәкләр үткән ел уеннарына караганда да күбрәк булгандыр быел. Авырткан җирләргә “Фаилгель” сылап, кирәк чакта “Борыешник”тан файдалану киңәшләре белән беррәттән, квнчылар балет биергә дә өйрәттеләр, ничек дөрес итеп ял итәргә кирәк икәнен дә күрсәттеләр.

Ял дигәннән, уеннарның “Разминка” өлешендә командаларга жюрида утыручылар да булышты. Тормышта була торган төрле хәлләрне күз алдына китереп, алар сорауларны яңгыраттылар һәм командаларның җавапларыннан түзә алмыйча көлделәр дә, телсез дә калдылар. “Бургер сатып ал әле!” , “Машина ремонтларга булышыгыз”, “Сез мине суга батырасыз!” кебек очракларга шаяннар һәм тапкырлар клубы егет-кызлары кызык җаваплар әйтте.

Финал уенннарының иң кызык, күпләр белән түземсезләнеп көтеп алган өлеше ул “Өй эше” булгандыр мөгаен. Биредә уенчыларның номерларында күпләргә таныш шәхесләр катнашырга тиеш иде. Чөнки өй эшенең исеме дә нәкъ шулай яңгырады да: “Йолдызлы номер”. Һәм чыннан да, командаларның чыгышларында район башлыгы Фаил Камаев балык тотты, аңа Иштирәк кызлары “гөмбә чәе” дә эчерделәр, “Мунча ташы” юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла Фаил Мисбахович сурәтләнгән майка киеп, Тукай районына җитәкче булып кайтырга да ният белдерде. Биклән авылында яшәүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева исә “Реальные пацаны” уенчыларына ял итәргә комаучаулап кына торды: дискотекаларын да бетерде, төялеп машинада йөрергә дә ирек бирмәде. Тукай үзәк дәваханәсенең баш табибы Мансур Потеевны “Суык-су” чыгышында сәхнәдә майкадан һәм тезләре чыккан ыштаннан күргәннән соң, тамашачылар озак кына тынычлана алмады. Районның баш табибы бу кадәр артистлык сәләтенә ия икәнен күпләр башына да китерә алмаганнардыр. Ә Борды җирлеге башлыгы Роза Әбделманова белән Мансур Алиевич катнашындагы күренештән соң зал дәррәү алкышларга күмелде.

Иң сөендергәне – җитәкчеләр дә, йолдызлар да уенчыларның мәзәкләрен аңлап, алардан чын күңелдән көлеп утырдылар. Кыскасы, хуҗалы мәзәккә үпкәлүчеләр булмады.

Иң-иңнәре... кызлар!

Уенның һәр биреме саен билгеләр төрле булды. Йә бер команда алга чыкты, йә икенчесе аны уздырды. Шулай да, финал ахырында районның иң шаян һәм тапкыр уенчылары билгеле булды. III урынны “Суык-су”, II урынны “ОБА-НА” командалары алды. I урынны исә күзкәйлеләр, “Катык” командасы яулады. Ә иң шаян, юмор хисе иң көчле булган уенчылар дип бераваздан Иштирәкнең “Текә кызлары” танылды. Үткән елдагы күк быел да, алар үзләренең үткен мәзәкләре, кызыклы номерлары, артистизмнары белән жюринең дә, тамашачылар мәхәбәтен дә яулады. Алар финалның гран-приены лаек булды.

Шаяннар һәм тапкырлар клубының район финалында җиңүчеләр дипломнар һәм иганәчеләр әзерләгән бүләкләр белән бүләкләнде. Без җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга юмор өлкәсендә уңышларга ирешүләрен, яңа чыгышлар теләп калабыз. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев