Ил куәте – икмәктә!
Районыбыз хуҗалыкларында көзге урып-җыю кампаниясе кызу темплар белән бара. Быел, һава торышы белән бәйле сәбәпләр аркасында, башка елларга караганда атна-ун көн алдан уракка төшелде. Яңгырлар сирәк яуса да, уңыш, елына карата начар түгел. Аграрийлар, ел әйләнәсенә күп хезмәт куеп табылган уңышның бөртеген дә әрәмшәрәм итмичә җыеп алу өчен барлык мөмкинлекләрне дә куллана.
«Гигант» – районның йөз аклыгы
«Гигант» ҖЧҖ җитештерү кооперативы басу-кырларында уракның иң кызган мәле. Көннәр аяз, яңгыр – сирәк кунак. Вакыт-вакыт килеп яуган яңгырны җир мизгел эчендә «йотып» бетерә ки, әйтерсең лә биредә айлар буе яңгырның әсәре дә булмаган.
«Гигант» хуҗалыгының арпа игелгән басуына килгәндә диңгез сыман җәйрап яткан басу кырмыска оясын хәтерләтә иде. Кырда авыл хуҗалыгы техникасының ниндие генә юк! Шунысы сөенечле, агротехниканың замана таләпләренә җавап бирердәйләре байтак. Компьютерлаштырылган – акыллы техника игътибарны шунда ук үзенә җәлеп итә. Әнә, басу түрендә – бала чагыбыздагы табышмакны искә төшерүче «Үзе ура, үзе суга, үзе төяп җибәрә» торган куәтле техника – комбаиннар арпа суктыра. Йөк машиналары яшәеш чыганагы булган ашлыкның бөртеген дә исраф итмичә ындыр табагына ташыйлар. Басу гөж килә. Читтән карап торганда анда ыгы-зыгы сыман. Ә асылда, биредә – тәртип белән эш алып барыла. Аграрийлар – һәммәсе дә! үзенә йөкләнгән вазыйфаны төгәл үти. Комбаинчылар йөк ташучыларны, алары, үз чиратында, башкаларны көттермичә, нәкъ тиешле урында һәм үзвакытында урак чорындагы эшләрне җиренә җиткереп башкара.
«Гигант» ҖЧҖ җитештерү кооперативы директоры Риф Хәниф улы Имамов: «Без 1200 гектар сөрүлек җирләрдә бөртекле культуралар чәчеп үстердек. Корылык булды дисәк тә, 2010 нчы ел белән чагыштырганда, бу әле – канәгатьләнерлек, – ди. – Арпа культурасын 260 гектар җирдә чәчкән идек. Бүгенгесе көнгә шуның 220 гектарын суктырып алдык. Гектарыннан 31,2 центнер чыга. 154 гектар җирдә чәчелгән көзге бодайның уңышы да быелгысы ел өчен начар булмады – гектарыннан 32,2 центнер алдык. “МакДон” комбаины штурвалында Таһир Солтанов һәм Илгиз Шәйдуллин, “Акрос” белән идарә итүче Ирек Динмөхәммәтов һәм Жамшит Авдеевлар – чәч алу машинкасы белән эш иткәндәй җитез һәм пөхтә итеп, бик оста итеп эшлиләр. Ә бит, карап торышка бик олпат булган, куәтле техника белән идарә итәләр. Подборкада эшләүче Флариз Мингалиев белән Рамил Шәйхетдинов та булдыклы. Ашлык ташучыларыбыз Заһир Сәгыйтов, Наил Хөсәенов, Рәвис Шәйхетдинов, Рафаэль Имамовлар уңышның әрәм-шәрәм булуына юл куймыйлар», – ди игенчеләрнең эшеннән канәгать булуын белдереп.
Биредә эш динамикалы бара – урыпсугылган ашлык шул мәлдә ук йөк машиналарына бушатыла һәм ындыр табагына юл ала. Басу кораблары артыннан покос-покос булып салынган саламнар рулоннарга төрелә. Рәфис Шәрифҗанов белән Руслан Галиевлар подборчикта салам пресслаучылар (тюклар ясаучы). Алар салам рулоннарын бер-бер артлы «коеп» кына торалар. Җыйнак, пөхтә итеп төрелгән сап-сары салам рулоннары гәрәбә муенса сыман, матур булып тезелеп кала.
«Булганына шөкер итә белергә кирәк. Аллаһ Тәгалә бәрәкәтен бирсен! Терлек азыгы культураларының барлык төрләрен дә үзебезгә җитәрлек, һәм, әйтергә кирәк, сатарлык та итеп әзерләдек. Мең тонна орлык һәм 1,5-2 мең тонна ашлык сатарга дип ниятләп торабыз. Зяб – язгы культуралар чәчү өчен 200 гектар җирдә басу-кырлар сөрелде. Көзге ашлыкларны – уҗым культураларын чәчү өчен 500 гектар сөрүлек җирләрен әзерләп куйдык. Игенчелек, орлыкчылык буенча барлык агротехник чараларны үтәү максатыннан тиешле күләмдә төрле ашламалар кайтарту буенча эш алып барабыз. Кыскасы, киләсе ел уңышына ныклы нигез салуны кайгыртабыз», – ди тәҗрибәле җитәкче, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамов.
«Ярыш»лылар сынатмый!
«Ярыш» ҖЧҖ җитештерү кооперативында җәмгысе 1082 гектар сөрүлек җирләренең: 350 гектарына – көзге бодай, 400 гектарына – язгы бодай, солы – 70, борчак – 100 гектар җиргә чәчелде. Шул исәптән арпа – 362 гектар җирне биләде. Ел үзенчәлекле килү сәбәпле арпаның 200 гектары мал азыгы буларак суктырылып сенажга салынды, ә инде калган өлеше – 162 гектары бөртек буларак урып-сугып алынды.
«Ярыш» ҖЧҖ җитештерү кооперативы директоры Рәсим Мансур улы Шәйхаттаров: «Безнең якларда яңгыр бик сирәк яуды. Туфракка дым җитмәү сәбәпле басу-кырларга чәчелгән мал азыгы, бөртекле культуралар, гомумән үсемлекләр үзвакытында рәхәтләнеп, иркен сулыш алып, куәт белән үсеп китә алмадылар. Без, үз чиратыбызда, келәт-амбарларны ашлык белән, сенаж-силос базларын мал азыгы белән тутыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Шуңа да өметебез аклана дип исәплим.
Без 100 гектар җирдә борчак чәчкән идек. Быелгысы елда уңышы югары булды дип әйтеп булмый – гектарыннан 10 центнер суктырып алдык. Бүгенгесе көнгә, 350 гектар җирне биләгән көзге бодайны урып-җыю эшләре тәмамлану алдында тора. Елына карата уңышын әзсенмибез – гектарыннан 17,5 центнер чыкты. Арпа суктыра башладык. Корылыкка чыдам һәм авыруларга каршы тора алуы белән дан алган, югары уңыш бирүче «Вакула» сортлы арпа уңышы әйбәт кенә күренә. Гектарыннан, уртача алганда, әлегә 35 центнер чыга.
Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу – төп бурычыбыз. Тәҗрибәле, үз эшен намус белән башкаручы комбаинчылар: Әнвәр Ногъманов (ярдәмчесе Дәниф Шәмсиев), Рәхимҗан Шакирҗанов (ярдәмчесе Андрей Плетнев), Айнур Шәйхразиев (ярдәмчесе Камил Сафин) иртәдән кичкә кадәр күңел биреп эшлиләр. Шушы сезонда штурвал артына утырган Азамат Саппаров (ярдәмчесе Гөлморза Кадыйров) та алардан калышмаска тырыша. Агрономыбыз басудан кайтып керми. Ашлык ташучы Марат Мәрданов, Батырбик Атаҗанов, Рафикъ Сәлаховлар техникаларын һәрвакыт карап, төзек тоталар. Кыскасы, урак өстендә һәр звеноның бер-берсенә тыгыз бәйләнгәнен белеп, иңне иңгә куеп эшлиләр. Покосларга салынган саламнар төргәкләнеп барыла. Сөрүлек җирләрне эшкәртеп чәчүгә хәзерләп куюны да кичектермичә башкарабыз», – ди булдыклы җитәкче.
Аграрийлар өчен ел фасылларының һәрберсе әһәмиятле. Ә урак өсте – аеруча дулкынландыргыч чор, игенченең имтихан вакыты. Булган уңышны үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Бәрәкәтле ашлык булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев