Якыннарын күреп кайттылар
Үткән якшәмбедә, өлешчә мобилизация буенча Казанга киткән Тукай районы ир-егетләре янына аларның туганнары, район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллин барды.
Ике автобус Казандагы 1нче һәм 2нче санлы полигонга Чаллыдан иртәнге сәгать унберенче яртыда юл тотты. Бертукатаусыз явып торган яңгыр да, улларын, ирләрен, энеләрен, абыйларын күрергә ниятләгән хатын-кызларга, ата-аналарга һәм туган-тумачага комаучау итә алмады. Үзләре белән алып килгән дәү-дәү букчалар, пакетлар урнаштырылып, автобус юлга кузгалгач та, һәммәсе диярлек кесә телефоннарын алып, Казандагы ир-егетләргә шалтыратырга, хат язарга тотынды.
– Әйе улым, менә яңа гына юлга кузгалдык...
– Борчылма, барысын да алдым, әти-әни дә сиңа күчтәнәч җибәрде... – дигән сөйләшүләр ишетелеп кенә торды.
«Сез Тукай районыннанмы?»
Өч сәгать ярым вакыттан соң, тукайлылар 1нче санлы полигонга барып җиттеләр. Биредә кеше күп җыелган иде.
Менә тукайлылар яныннан Казанның күпләргә таныш кызыл автобуслары үтә. Шуларның өчесе дә кулларына каска тоткан, арка букчасын таккан һәм телефоннан сөйләшүче хәрбиләр белән тулган. Аларның кайберләре, тәрәзә аша безнең якка карап уйга чумган иде, кемдер кул болгап, килүчеләрне сәламләде.
Автобуслар күрсәтелгән урыннарга туктагач, һәммәсе тышка чыктылар. Ул арада район хакимияте вәкилләре, үзләре белән алып килгән гуманитар йөкләрне әзерләп, исемлекләрне барлый башлады.
– Сез Тукай районыннан түгелме? Районнан килгән автобус кайдарак туктаган икән? – дип, полигоннан чыгучы ир-егетләр якыннарын эзләргә кереште.
Күпләрне туганнары полигон алдында махсус оештырылган очрашу урынында көтеп тора иде. Халык шулай ук аралашуны «буржуйка» белән җылытылучы, өстәле, урындыклары булган зур ике палаткада да дәвам итәргә мөмкинлек тудырылган. Инде кочаклашып, хәл-әхвәл сорашырга өлгергән ир-егетләр исә хакимият җитәкчелеге вәкилләренә, хәрби комиссар янына юнәлде.
Үзләрен борчыган сорауларын биреп, мөрәҗәгатьләрен әйткәннән соң, хәрбиләр районнан китерелгән гуманитар ярдәмне кабул итә башладылар. Анда җылы эчлекле резин итек, җылы башлык, бияләй, термокием, балаклава һәм башка кирәк-яраклар бар иде.
Полигонда ниләр бар икән...
Аннары, туганнары алып килгән, районнан бирелгән букчаларны күтәреп, ир-егетләр җәһәт кенә полигон эченә узалар. Яшәгән палаткаларында шуларны урнаштыралар да, янәдән якыннары янына ашыгалар.
Без дә, ТРсы Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру һәм әзерләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе Бари Мингазов белән бергә полигон эченә керәбез.
– Егетләрнең ничек яшәгәнен карап, алар белән аралаша аласыз. Бирегә төрле районнардан концертлар белән артистлар килә, хәрбиләрнең күңелен күтәрәләр, – ди ул безгә тирә-якны күрсәтеп.
Бари Габделкадыйр улы белән өлешчә мобилизацияләнүчеләр тукланучы ашханә, якында гына урнашкан медчасть яныннан узабыз. Биредә чисталык, тәртип хөкем сөрә. Бер рәткә тезелешкән зур палаткаларның берсе янында туктап, эчкә үтәбез. Борынга шунда ук тәмле агач, учак исе килеп керә. Урамдагы яктылыктан соң, палаткадагы тонык уттан күзләргә ияләшү кирәк.
Килеп керү белән сул яктан өстәл тора. Анда ниндидер ризык, су, башка вак-төяк әйберләр. Аннары, ике яктан ике катлы койкалар урнаштырылган. Алар өстендә, тимер тоткаларда ир-егетләрнең җылы өс киемнәре, курткалар эленгән. Идәндә алмаш аяк киемнәре, әле генә якыннары китергән букчалар, пакетлар...
«Бер-беребезне кайгыртып, бердәм, тату яшибез»
«Исәнмесез!» – дип, койкалар арасыннан яшь, чибәр бер егет килеп чыга. Исәнләшеп, аның белән танышабыз.
– Мин Җикәнле Күл авылыннан Айдар Сәйфулллин булам. Өлешчә мобилизация буенча монда җибәрелүемне туганнарым, йөргән кызым аңлап, тыныч кабул иттеләр. Моңарчы армия хезмәте аша узгач, күп нәрсә таныш, гадәти итеп кабул ителә, – дип сөйләде Айдар.
Егерме алты яшьлек егеттән полигонда булган көн режимы, яшәү шартлары белән дә кызыксындык.
– Әлбәттә, биредә өйдәге кебек шартлар була алмый инде, ләкин мин зарланмыйм, шәхсән үзем барысыннан да кәнагәть. Палатка эчендә җылы, мичен ягып торабыз, юынуга килгәндә, шушындый ук палаткада мунча оештырылган. Шуның эчендә үзебезне тәртипкә китерәбез, киемнәребезне «сушилка» дигән икенче бер палаткада юып, киптерәбез. Көн тәртибенә килгәндә, төрлечә була инде. Кайвакыт, иртәнге биштә дә торабыз, юынып, иртәнге ашны ашыйбыз да, хәрби күнегүләр, шуңа бәйле эш белән шөгыльләнәбез, – дип сөйләп алды егет.
Аның белән аралашкан арада палаткада булган башка ир-егетләр дә безнең янга чыгып, әңгәмәбезне тыңлый, урамнан эчкә керүчеләр дә күбәя. Алар да яшәү шартларыннан зарланмый, йөзләрендә тынычлык, тавышларында – ышаныч.
– Без бертуганнар кебек. Бер-беребезне кайгыртып торабыз, бердәм, дус яшибез, – ди алар бераваздан.
Технологияләр заманасы һәм кирәк әйберләр
«Нинди дә булса әйберләргә, киемгә мохтаҗлык юкмы соң?» – дип сорагач, аларның күбесе «Юк,» – дип җавап бирсә дә, кызыксына торгач, алар үзләренә кирәк булган әйберләр турында сөйләп алалар:
– Һәркайсыбызны бар кирәк-ярак белән тәэмин итүе авыр икәнен без аңлыйбыз, ләкин су үткәрми торган, бертөсле «горка» формасы, су үткәрми торган стратегик кроссовкилар, «дождевик»лар, тактик җылы перчаткалар белән тәэмин итә алсалар, без бик рәхмәтле булыр идек, – диде алар.
Ә гомумән, без килгәндә, егетләребезнең кәефләре яхшы, иреннәрендә елмаю уйный иде. Саубуллашканда без аларга исәнлек-саулык, хезмәтләренең уң булуын теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев