Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Якты юл»ны яратып укыйбыз»

Интернет заманына керү белән күпләр газетажурналларның гомере кыска булыр, халык бар яңалыкларны, кирәк мәгълүматны интернет челтәрендә генә табып, укыр дигән сүзләр йөри иде. Чыннан да, басма мәгълүмат чараларына игътибар кимесә дә, ул яшәвен дәвам итә.

Элек-электән газета-журнал укучылар яраткан басмаларына тугры калып, аларны яздырып, сатып алуны дәвам итте. Бүгенге көндә дә, кәгазъдә көн күргән мәгълүмат чараларын халык, аеруча авыл кешесе көтеп ала, интернеттагысын өнәп бетерми. Шундый кешеләрнең берсе – Таулык авылында гомер итүче Зөлфия Шәкүрова. Ул өенә җиде газета яздыртып ала. Алар арасында безнең «Якты юл» да бар.

– Тумышым белән мин Сарман районының Петровка авылыннан. Шушы авылга килен булып төшкәч, «Якты юл» газетасын беренче тапкыр кулга алдым. Аны тормыш иптәшем Заһидның әнисе яздырып ала торган иде. Район басмасын Мөҗәллия әниебез чыга башлаган чорыннан үз итте. Менә без дә шул традициягә тугры калып, «Якты юл»ны 48 ел диярлек укыйбыз, аңа язылабыз. Бер елны да калдырганыбыз юк, – дип сүз башлады Зөлфия ханым.

Китап укый торган буын

Менә шулай, капка төбеннән ук көләч йөз белән каршы алды безне Зөлфия Әзһәр кызы. Кечкенәдән үк китап укырга яраткан бу ханымның гаиләсе: ире Заһид абый, уллары Фәрит тә китап-гәҗит укуга битараф түгел.

– Яшьли үк китап укыдык инде. Аннары, гел китапханәдән чыкмадык дисәм дә ялган булмас. Шунда газета-журналларга чумып вакыт күз ачып йомганчы үтә торган иде. Әтиәниләр дә бер генә дә укымыйча тормады. Өйдә газетасыз утырмый идек, – дип әйтте Зөлфия апа.

Уллары Фәрит тә үзләренә охшаган: бала чактан алып куенына китап кыстырып, кечкенә әсәрләр, шигырьләр иҗат итеп, аларны мәктәптә укыган чакта ук балалар басмаларына җибәрә торган булган. Әлеге юлда шактый гына уңышларга да ирешкән.

– Әле дә китаплары белән веранда тулы. Хәзер улыбызга егерме дүрт яшь. Ул Түбән Кама шәһәрендәге университетта икътисадчы белгечлеге алды да, магистратурада белем алуын дәвам итә. Быел соңгы елын укый инде. Фәриттән: «Улым, нәрсә дә булса язганың бармы?» – дип сорыйбыз да, ул безгә: «Вакыт юк әле, укыйм бит, студентларга да булышам», – дип көлеп кенә җавап кайтара. Бик акыллы ул безнең – мәктәптә дә яхшы укыды, университетта да тырышлыгы, холкы өчен ошаттылар, үз иттеләр, – диде әңгәмәдәшем.

Күрше-күләнгә «күчтәнәч»

Шулай сөйләшеп утырган арада, бүлмәгә Зөлфия апаның каршы як күршесе Нәкыя Гыймазетдинова килеп керде. Кулларында – бер кочак газеталар.

«Исәнме, Нәкыя апа! Кер, әйдә. Нәкыя апа бездән гәҗит алып укый», – дип хуҗабикә кунак белән исәнләшә, миңа аңлатма бирә. Алар шулай, берничә күрше, бер-берсенә йөрешеп кемдә нинди газета бар, шуны укырга алып торалар, икән. Шул ук вакытта бу бер-береңә ешрак кереп чыгып, исәнлек-саулык белешү, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыру өчен тагын бер өстәмә сәбәп булып тора мондый алышбирешләр.

– Мин менә шулай гәҗит ташып йөрүче инде ул, – дип көлеп сүз башлый Нәкыя апа. – Күршеләремә: «Сез бу гәҗиткә язылыгыз, без бу гәҗиткә язылабыз», – дим дә, аннары без бер-беребездә булмаган газеталарны шулай укып йөрибез. Үзем дә газеталарга кыска гына язмалар җибәргәлим. Аларны республика басмаларында чыгарганнары бар, – дип язмалары чыккан газета битләрен күрсәтә.

«Газета кирәк ул»

Таулык авылының иң күп укучы хатын-кызлары белән менә шулай әллә ниләр турында сөйләшергә өлгерәбез. Бу укырга яратудан алып, нинди басмаларны ошатуга, нинди язмаларны хуп күреп, тагын нинди темаларга мәкаләләр көтүгә кадәр. Аннары, бер үк вакытта кәгазьдә басылучы мәгълүмат чараларының кирәклеге темасына да янә бер әйләнеп кайтабыз.

– Ничек инде кирәк булмасын! Бик кирәк. Аеруча безнең, олыгаеп баручы буынга бик кирәк ул газета-журналлар. Яшьләргә дә кирәк ул, аңлап кына бетермиләр. Интернетта бар да бар дип телефонга, компьютерга кереп китәләр дә дөньяларын оныталар. Китаплар, газеталар укысалар күпкә файдалы булыр иде дә, тыңламыйлар шул алар, – диде әңгәмәдәшләрем.

Аннары, үзләре укырга яраткан язмалар турында сүз башлана. Авыл апалары бу яктан уртак кызыксынуларга ия. Алар газета битләреннән үзләре кебек үк гади кешеләр, авыл халкы, гыйбрәтле язмышлар турындагы язмаларны су урынына эчә.

– Шул ук вакытта үзебезнең район басмасындагы яңалыкларны, пенсия турында, башка район хезмәтләреннән бирелүче мәгълүматларны да кызыксынып укыйм, һәрчак ниндидер файдалы нәрсә табам. Укыйм да, аннары балаларыма, якын кешеләремә дә белеп алганнарымны сөйлим, «сводка» бирәм, – дип шаярып ала Нәкыя Гыймазетдинова.

«Якты юл»да тагын ниләр күрергә, нинди төрдәге язмалар укырга теләр идегез?» – дигән сорау биргәч, Зөлфия апа да, Нәкыя апа да бераваздан: «Бернәрсә дә кирәкми, барысы да җитәрлек», – дип елмаеп куялар.

Язылдык һәм язылачакбыз

Шәкүровлар гаиләсе электән үк күпләп газеталарга языла торган булган. Хәзер дә, басма мәгълүмат чараларына бәяләрнең ел саен артып баруына карамастан, газеталардан да колак кагырга уйламыйлар.

– Ничек язылган булсак, алга таба да моңа кадәр алдырган бар газеталарны укырга дәвам итәчәкбез. Эштән соң кичләрен гел телевизор карап, телефон аркылы интернетта гына утырып булмый бит. Кулга гадәти булган газета-журналларны да тотып укыйсы килә. Аеруча, бакча эшләре тәмамланып, кышка кергәч, тәмләп уку кичләре башлана безнең. Ул бит үзе бер ял, – дия-дия, Зөлфия Әзһәровна өстәлдә торган газеталарын рәтләп куя.

Әле бит яздан, соң көзгә кадәр булган бакча эшләрен, сарайдагы сарык, тавык ише малны да карап-тәрбияләргә, йорт эчендәге эшләрне дә карарга кирәк. Шулай да шул эш арасында укырга вакытын тапмыйча калмый ул. Моннан кала, Зөлфия апа күп еллар социаль хезмәткәр буларак та эшли, өлкән буын кешеләрен кайгырта. Тәмле телле, йомшак күңелле бу ханым без кайтыр юлга чыкканда да, матур теләкләрдән буш калмады:

– Эшләрегез уң булсын, «Якты юл»ны алга таба да шулай матур, бай эчтәлекле итеп чыгаруыгызны дәвам итегез. Каләмегез үткен булып, укучыларыгыз тагын да ишәйсен, – дип озатып калды.

Амин, шулай булсын. Сез дә, кадерле газета укучыларыбыз, икенче яртыеллыкка «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылырга онытмагыз. Алга таба да безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев