Һәрвакыт алгы сызыкта
Һәр елны 17 нче ноябрьдә РФ Эчке эшләр министрлыгының вәкаләтле участок полициясенең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге хезмәт оешуга быел 100 ел тулды. Бер гасыр элек оешкан хезмәт җәмгыятебездә зур әһәмияткә ия.
Айрат Айдар улы Шаябтдинов 2019 нчы елдан алып шушы елның октябренә кадәр районыбызда вәкаләтле участок полициясе башлыгы вазыйфасын башкарды. Бер ай элек Айрат Шаябтдинов җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын үтәүгә кереште. Биш ел вәкаләтле участок полициясе башлыгы вазыйфасын башкарган Айрат Шаябтдинов белән бу хезмәтнең үзенчәлеге хакында әңгәмә кордык.
– Айрат Айдарович, полиция хезмәтендә кайвакыт гомереңне куркыныч астына куярга да туры килә. Бу хезмәткә ничек килдегез? Эшегезнең үзенчәлекләре хакында да сөйләп китсәгез иде.
– Урта мәктәпне тәмамлагач Кама физкультура, спорт һәм туризм академиясендә белем алдым һәм туган авылымда – Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбендә ике ел физкультура, ОБЖ дәресләре укыттым. Өйләнгәч, Чаллы шәһәренә килдек. КамАЗда милиция бү леген дә эшләгәндә юридик белем алу кирәклегенә төшендем һәм читтән торып ТИСБИның юридик факультетын тәмамладым. 2010 елдан Тукай районы эчке эшләр бүлегендә хезмәт куям. Эшемне яратам, бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Вәкаләтле участок полиция хезмәткәрләре халык иминлеге сагында торучылар. Бу хезмәттә ял, бәйрәм көннәре белән исәпләшмисең. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыл, поселок халкы шалтыратып ярдәм сорый. Полиция участок вәкаләтлесе булу өчен халык белән дә, җинаятьче белән дә тиешенчә мөгамәлә кылу кирәк. Халык арасында абруең булу да мөһим. Кеше сәбәпсез генә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итми, бездән ярдәм көтә. Шуңа күрә кеше ышанычын акларга, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Җитди проблемаларны да, бик нечкә мәсьәләләрне дә, аеруча гаиләгә кагылышлы булганнарын уңай чишү өчен хокук сакчысы буларак тиешле белемең булу өстенә психолог, табиб, хөкемдар, тәрбияче дә булырга туры килә. Безнең участковыйлар бу сыйфатларга ия дип әйтер идем.
Участок полициясенең төп эше – хезмәт күрсәтә торган җирлектә тәртип булдыру һәм җинаятьне ачу. Безнең җирлектә җинаятьләр ачылып бара. Авыл халкы арасында туган низагъларны, күп очракта, үзара тынычлык саклап, бер-берсен гафу итеп, төпкә җибәрмичә хәл итәргә тырышабыз.
– Безнең район үзенчәлекле, шәһәргә терәлеп тора. Бу инде сезнең хезмәтне тагын да катлауландыра булса кирәк?
– Бик дөрес әйтәсез, шәһәр яны районында эшләү катлаулырак. Районда халык саны артканнан арта бара. 2023 енче елның беренче гыйнварына районда 48 959 кеше теркәлеп яши. Ә теркәлмичә яшәүчеләре күпме? Җирлек территориясендә йөздән артык бакчачылык ширкәте һәм байтак кына ял итү зоналары бар. Җәйге чорда җирлегебездә халык икеләтә, хәтта өчләтә арта.
Полиция участок вәкаләтлеләре, ягъни участковыйлар җәмәгать тәртибен саклау белән беррәттән төрле категория гражданнар арасында профилактика эшен алып бара. Авыл җыенында халык алдында, мәктәптә уздырыла торган ата-аналар җыелышларында һәм өлкән сыйныф укучылары алдында тәрбияви темаларга чыгыш ясыйбыз. Яшүсмерләр, җинаятьчеләр, гаиләдә низагъ чыгаручылар белән тиешле югарылыкта әңгәмә кора белү дә кирәк.
Үзвакытында тиешле чара күрсәң, җинаять йомгагы никадәр генә оста яшерелгән булса да, җеп очы килеп чыга. Бакчачылык ширкәтләрендә күпчелек җинаятьләр урлашу, хулиганлык белән бәйле. Тирә-юнебездә теркәлеп яшәү урыны булмаганнар да көн күрә. Тиенен тиенгә ялгап яшәүчеләр да бар. Кешеләр бер-берсенә игътибарлы һәм хөрмәтле булсалар җәмгыятебездә җинаять кылулар азаер иде.
– Айрат Айдарович , сез Бөтенроссия “Халык участковые” конкурсының региональ этабында җиңү яулап Татарстан данын яклаган идегез. Безнең район полиция бүлегендә хезмәт куючыларга битараф булмау, кыюлык сыйфаты югары дәрәҗәдә дип әйтер идем.
– Чынлап та шулай. Илдар Салихҗан улы Вәгыйзов – Новотроицкое һәм Комсомол авыл җирлекләрендә өлкән участковый булып хезмәт куя. Полиция майоры Илдар Вәгыйзов Херсон өлкәсендә җәмәгать тәртибен саклау максатыннан дүрт ай ярым командировкада булды, шул чорда Херсон өлкәсендә шартлау булды. Хезмәттәшебез фаҗига булган җирдә батырлык күрсәтте – илле кешене коткарды. Россия Президенты Владимир Путин Илдар Салихҗановичның батырлыгын югары бәяләде. Полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмендә – 10 ноябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов В.Путин тарафыннан бирелгән «За отличие по охране общественного порядка» медален тапшырды. Бу – безнең өчен зур горурлык. Гомумән, безнең составта бары тик үз эшен яраткан, һөнәренә тугры булган ир-егетләр һәм хатынкызлар эшли.
– Җинаятьләрне ачуда участковыйларның өлеше аеручма зур булуын беләбез. Быел бу яктан эшләр ничек тора?
– Агымдагы елның ун аенда 87 җинаятьне ачуга ирештек. Шул исәптән: үтерү белән янау; кыйнау, тән җәрәхәтләре ясау (кеше сәламәтлегенә зыян салу) очраклары; урлашу-караклык; хулиганлык кылу һәм башкалар. Биш йөздән артык административ протокол төзедек. Юл йөрү хәрәкәте иминлеген тәәэмин итүне күздә тотып, юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 1200 очрагын теркәдек. Шуның бишесе бигрәк тә куркыныч очрак иде – исерек килеш машина йөртүчеләрне тоткарладык.
– Күпме кешенең сәламәтлеген һәм гомерен саклап калгансыз. Халык иминлеген саклау хезмәте – дәрәҗәле, авыр һәм бик җаваплы эш. Кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Кадрларга кытлык бар. Райондагы 20 участокка 16 вәкаләтле участок полициясе хезмәт күрсәтә. Бу – һәр участковыйга өстәмә эш тудыра. Биш хезмәткәр егерме елдан соң, ягъни тиешле ел эшләгәннән соң, (выслуга лет) пенсиягә китәргә тора. Әле бит шуңа тагын бер вазыйфа өстәлә – яртышар елга башка өлкә, республикаларга җәмәгать тәртибен саклау өчен хезмәт командировкасына җибәрәләр. Кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итү максатыннан сәламәт һәм кыю, белемле егетләрне үзебезнең коллективка эшкә килергә чакырабыз. Курыкмаска, чын ирегетләр булырга кирәк.
– «Бал, бал диеп кенә авыз балланмый», дигәндәй, кыюлык – бик кирәкле сыйфат. Алай да, куркыныч яклары да булган һөнәр ияләренә кайбер өстенлекләр каралганмы соң?
– Теркәлгән урыны булган кешеләр социаль ипотека программасы буенча фатир алуга чиратка баса ала. Ә программа таләпләренә туры килмәгән хезмәткәрләрне эшләү чорында торак белән тәэмин итү каралган. Юридик югары белем алу өчен шартлар тудырылган. Сезонына карап өс һәм аяк киеме белән тәэмин ителәбез. Егерме ел эшләгәннән соң пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар. Өстәмә ял каралган. Истәлекле вакыйгалар (гаилә кору, бала туу һ.б.) уңаеннан акчалата ярдәм итү һәм башка уңайлыклар каралган. Мисал өчен, махсус хастаханәдә дәвалпану һәм ял йортларына юлламалар бирү дә каралган.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан коллективыбызны котлыйсым килә. Безнең эштә бер-береңә ярдәм итү, кирәк чакта иңеңне кую һәм үзара киңәшләшеп эшләү – иң мөһиме. Коллективыбыз дус-тату – бер-беребезнең уңышларына сөенеп, ярдәмләшеп яшибез һәм эшлибез. Һәрвакыт шулай булып калсак иде. Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Саулык-сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете һәм эшебездә уңышлар телим.
– Айрат Айдарович, ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт. Халык иминлеге сагында торучы полиция хезмәткәрләрен, участковыйларны редакция коллективы һәм «Якты юл» газетасын укучылары исеменнән тәбрик итәбез. e Һәрвакыт сафта булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев