Фаил Камаев: «Сез күп итеп мал гына асрагыз һәм рәхәтен күрегез!»
Авыл җирлекләренең эшчәнлеген бәяләү буенча комиссия Боерган авылында булды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, аның урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесе Ленар Авзалов һәм барлык җирлек башлыклары катнашты.
Боерган – Тукай районының социаль яктан имин авылларының берсе. Ул табигый ландшафты ягыннан да авыл халкына уңайлы. Бүгенге көндә Боерган авыл җирлегендә 316 шәхси хуҗалык исәпләнә. Йортлары төзек, юллары бар. Комиссия, кайбер йортлар янындагы тәртипсезлекне күреп, авыл җитәкчеләренә халыкка экология тәрбиясе бирү кирәклеген искәртте.
Халыкның социаль мәсьәлә-
ләренә килгәндә, биредә бик озак еллар су юклыктан интектеләр. Бер ел элек районның яңа җитәкчесе белән очрашу вакытында авыл халкы үзенең гозерен җиткерде. Шундый зур авылга нибары биш кубометр сыйдырышлы бер генә скважина эшли иде. Халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә бу гына җитми иде. Район башлыгы Фаил Камаев әлеге сорауны үз контроленә алды. Ул проблема бүгенге көндә хәл ителде. ТР икътисад министрлыгы тарафыннан бүленгән 1 миллион сум күләмендәге грант барәбәренә яңа скважина куйдылар. Ул 120 метр тирәнлектән су кудыра. Моның өчен башня куярга да туры килмәде. Яңа су бирү системасы автомат режимга көйләнде.
Семинар барышында район башлыгын кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләсе аеруча кызыксындырды. Боерган авыл жирлегендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән, күпләп терлек тотучы хуҗалыкларның саны – 11. Комиссиядә канташучылар Шәйхразиевлар гаиләсе белән танышты. Әниле-уллы Гөлсәрия һәм Илнур Шәйхразиевлар үз ихаталарында 5 савым сыеры, 2 тана, 5 үгез, 2 ат асрый. Алар әйтүенә караганда, көн саен 45-50 литр сөт савалар. Сөтнең 1,5 литрын 60 сумнан саталар. Ул аена 25 мең сум табыш китерә. Фаил Камаев эшмәкәр гаиләнең эшне ничек оештыруы, мөмкинлекләре белән җентекләп кызыксынды. Тулысынча үз хезмәте белән көн күрүче гаиләгә нинди ярдәм кирәк? Гөлсәрия апа сарайларының тузган булуын ассызыклады. Моңа җавап итеп, район җитәкчесе аларга дәүләт программаларында катнашырга тәкъдим итте. Савым сыерларның санын 8гә җиткергәндә, Татарстан хөкүмәте аларга 400 мең субсидия бирергә мөмкин. Шәйхразиевлар бу тәкъдимгә кызыкты, әмма алар яшерми, документларын әзерли алырлар микән? Район башлыгы тиздән фермерларга булышу өчен махсус комиссия булдырылачагын искәртте. Ул чагында авыл кешесенә документар белән эшләүнең бер кыенлыгы да булмаячак. Фаил Камаев Гөлсәрия апага ярдәм итәргә ышандырды. «Сез күп итеп мал гына асрагыз һәм рәхәтен күрегез», – диде ул
Гөлүзә һәм Илнур Минаковлар бишәр савым сыеры, бозау, токымлы үгез асрый. Аларның да мал тоту урыннары тузган. Район җитәкчелеге аларны да ферма төзеп, дәүләт программасында катнашырга чакырды. Шөкер, эшмәкәрләр әйтүенчә, район җитәкчеләренең болай үзләре килеп, бәйнә-бәйнә аңлатып, ярдәм кулы сузарга әзер булулары куңелне җылыта. Авыл бизнесына юл ачык, димәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев