Эшемне ташлап газета укыйм
– Үз гомеремдә беренче тапкыр бүләк оттым. Башка килгән иң беренче уй: «Булмас, мин түгелдер», – булды. Кирәк бит, ә! Миңа да бәхет елмая икән, – дип хисләре белән уртаклашты «Якты юл» газетасына икенче яртыеллыкка язылучылар арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче Камил Назыйф улы Нуретдинов.
Ул Шилнәбаш авылыннан. Хәтерлисездер, район басмасына икенче яртыеллыкка язылучылар арасында бәйге игълан иткән идек. Аның шартлары буенча, газетага язылучылар безгә нибары квитанцияләрен китерергә тиеш иде. Кайберәүләр аны безнең редакциядә алдан ук калдырып китте, ә кайберәүләр бүләк уйнатасы көнне район Сабантуенда гына китереп махсус тартмага салдылар. Камил Нуретдинов та нәкъ менә шулай итте. Бәйрәм көнендә генә газетага язылу турындагы квитанцияне тартмага китереп салды. Һәм шуннан соң өч сәгать тә үтми, үзенең җиңүче икәнен белде.
– Бүләк уйнату вакытында мин Сабантуй мәйданыннан читкәрәк киткән идем. Минем телефон отуым турында туганнарым килеп әйтте. Шаккаттым. Юктыр, мин түгелдер ул, дим. Шуннан соң Сабантуйны алып баручы Лилия белән Ришат янына килдем. Алар: «Әйе, Сез безнең җиңүче», – дигәч, күңелне аңлатып бетереп булмаслык дулкынлану, шатлык, горурлык хисләре биләп алды, – дип сөйләде безгә Камил Назыйф улы.
Ул Тукай районына 1985 елда Актаныштан күченеп килгән. Һөнәре буенча – агроном. Күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче вазифаларда хезмәт куйган. Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, йорт тулы мал-туар асрый. Аты да, берничә сыеры да, кош-кортлары да бар икән. Бер генә дә тик ятмыйм, ди ул.
Басма мәгълүмат чараларына, шул исәптән безнең газетага карата үз фикере аның.
– Яшьтән газета-журналлар укып үскәч, бер көнгә генә газетаны соңарып китерсәләр дә, күңелгә нидер җитмәгән кебек тоела. Күңелгә җан азыгы җитми күрәсең. Тукай районына килеп төпләнгәч тә газетаны ала башлаган идек, Аллага шөкер, хәзер инде 34 ел ул безнең тугры дустыбыз кебек. Шушы басма аша бөтен район яңалыкларын, үзгәрешләрне укып, белеп барабыз. Шөкер, үзгәрешләр уңай якка. Нинди генә эш белән мәшгуль булсам да, хат ташучының газета китергәнен күреп алуга бар эшемне ташлап газетаны карап чыгам. Бик укыйсы килгән язмалар бар икән, шунда ук укыйм – сабырлыгым җитми. Яңа гына басылып, әле буяу исе аңкып торган, капка төбенә кадәр килеп җиткән газетаның кызыгы шунда бит аның. Шушы телефон отуым да 34 ел буе «Якты юл» газетасына тугры булып яшәвемнең бер нәтиҗәседер», – дип бик тәмләп газета һәм үзенең сөенечле җиңүе турында сөйләде Камил Нуретдинов.
Җиңүчебезнең фикеренчә, газетада яңалыклар, күңел сусавын баса торган хикәяләр, шигырьләр, заман сулышын тоярга ярдәм итәрдәй язмалар, күңелгә май булып ятардай котлаулар, сабыйлар күңелен тәрбияли алырдай махсус кушымта, алдынгы эшмәкәрләр өчен бөтен кирәкле реклама, белдерүләр – боларның барысы да бер басмага сыйган. Яшьләргә дә аның әйтәсе сүзләре бар. «Үсеп килүче буын интернет белән генә чикләнмәсен иде. Чөнки интернет бездә кешелек сыйфатларын тиешле дәрәҗәдә тәрбияли алмый. Бары тик сүз байлыгы аша гына безнең күңел байлыгы тулылана. Әти-әниләр дә балаларын кечкенәдән газета-журнал укырга өйрәтсен иде. Чөнки шуннан алган мәгълүмат кына безне тәрбияли һәм аңлы итә ала. Газета укучыларның күңелен җилкетеп, рухландырып җибәрүче мондый бәйгеләр исә ешрак оештырылсын, тормышта сюрпризлар да кирәк», – дип теләген җиткерде җиңүчебез.
Укучыларыбызга шундый сөенеч бүләк иткән иганәчеләр – шәхси эшмәкәр Хәмзә Мирас улы Миннебаев һәм крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Исмәгыйль улы Миңнехановка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Хезмәтләрендә зур унышларга ирешкән бу райондашларыбыз да безнең чын дусларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев