Эльмира Низамиева: «Районның мәгариф системасы камилләшә»
Мәгариф системасында эшләүчеләр ел әйләнәсендә эштән бушап тормый. Әле күптән түгел генә соңгы кыңгырау бәйрәме үтеп, район мөгаллимнәре чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга чыгарып җибәргән иде, инде бер айдан ким вакыттан соң янә яңа уку елы башланачак. Август ае педагоглар өчен үткән уку елына йомгак ясап, яңасына яңа максатлар, планнар белән керү чоры ул.
– Эльмира Робертовна, уку процессының никадәр сыйфатлы икәне имтихан нәтиҗәләреннән күренә. Шуңардан чыгып, район мәгариф идарәсе башлыгы буларак, үткән имтиханнар кампаниясе йомгаклары турында сөйләп үтегезче.
– Быел Тукай районында бердәм дәүләт имтиханнарын 15 мәктәптән 12 фән буенча 86 укучы тапшырды. 12 фән арасында рус теле һәм математика аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәр булып барды. Математика, әдәбият, химия, физика, тарих, биология, җәмгыять белеме буенча үткән ел белән чагыштырганда нәтиҗәләр югарырак. Химия һәм биология фәннәре буенча нәтиҗәләрдә өч ел рәттән тотрыклы динамика күзәтелә. Әдәбият буенча нәтиҗәләрнең үткән елдагыга караганда ике тапкырга югары икәнен аерым билгеләп үтәсем килә. ТРсы мәгариф һәм фән министры да узган брифингта моңа игътибар итте. Чагыштырмача анализ нәтиҗәсендә, быелгы дәүләт имтиханнарында әдәбият һәм информатика буенча район күрсәткечләре республиканыкыннан шактый түбән икәнне күрсәтте. Башка фәннәр буенча аерма зур түгел: 0,15 баллдан алып 4 баллга кадәр.
– Имтиханнарда югары балл алучылар, укучыларын сынауларга яхшы әзерләгән мәктәпләрне дә санап үтәргә кирәктер.
– Әйе, дөрес. Быел югары балл алган укучылар өлеше 44,7 процент тәшкил итте. Бу үткән елгыдан 10,5 процентка югарырак. Дүрт укучы БДИ буенча югары балларга ия булды. Бу: Калмаш мәктәбе укучысы Шамил Шәехмитов – профильле математикадан 99 балл, Кенәз мәктәбеннән Гөлназ Камалдинова тарихтан 97 балл, Теләнче Тамактан Таңсылу Әхмәтшина инглиз теленнән 96 балл, Новотроицкое мәктәбе укучысы Валерия Осипова рус теленнән 89 балл алдылар. Белемнәрен дәлилләп, БДИда югары нәтиҗәләрне 18 укучы күрсәтте. Шуларның 11е алтын, 7се көмеш медальләр белән бүләкләнде. БДИ нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр Теләнче Тамак, Калмаш, Мәләкәс мәктәбе укучыларыныкы. Иң югары уртача бал шулай ук Теләнче Тамак, Калмаш, Бәтке авыллары һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә. Профильле математика буенча имтиханны районда 40 кеше үтте. Югары урта балл Кенәз, Бәтке, Теләнче Тамак, Калмаш, Мәләкәс мәктәбе укучыларында. Сайлап алынган фәннәргә килгәндә, иң югары урта баллны шулай ук Бәтке, Калмаш, Мәләкәс, Теләнче Тамак мәктәпләре күрсәтте. Шуны да әйтеп узарга кирәк, теге яки бу фәннәр буенча имтиханны бирә алмаган укучыларның саны быел 2,4 процентка кимеде.
– Эльмира Робертовна, чыгарылыш сынауларын уңышлы үткән балаларның күпмесе нинди уку йортларына укырга кергәне билгеледер?
– Үткән 2023 елда чыгарылыш сыйныф укучыларының 77 проценты Татарстан Республикасындагы, Ижау, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләрендәге югары уку йортларына укырга керде. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының байтагы белемнәрен дәвам итү өчен шулай ук югары уку йортларын сайлады. Шунысы сөенечле, соңгы өч елда Яр Чаллы педагогия университетын, Казан федераль университетын тәмамлап, элеккеге укучыларыбыз районга кайта. Алар Биклән, Кенәз, Мәләкәс, Шилнәбаш авылларында, Яңа поселогы мәктәпләрендә тәҗрибәле остазлары, үзләрен укыткан мөгаллимнәрнең кул астында уңышлы гына эшләп киләләр. Шул рәвешле әлеге мәктәпләр физик культура, математика, география, инглиз теле буенча, башлангыч сыйныфларга белем бирүче педагогларга ия булды.
– Әңгәмәбезне тәмамлап, тагын ниләр әйтер идегез?
– Иң беренче чиратта, узган елгы уку елы белән чагыштырганда, районда белем бирүдә уңай үзгәрешләр бар. Тукай районның мәгариф системасы район педагоглары алдында торган бурычларны эффектив рәвештә үтәү өчен бүгенге көндә камилләшә, үсә. Һәм бу безнең өчен куанычлы да, алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләүгә зур этәргеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев