Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Экология культурасына өйрәник

Кичә Иске Дөреш мәктәбендә экология белеме hәм мәктәп укучыларын каты-көнкүреш калдыкларын аерым җыярга өйрәтү буенча мәгариф конференциясе узды.Анда яшь буынны аерым чүп-чарны җыю турында сөйләштеләр.

Әлеге чарада район мәктәпләренең биология, химия, география фәннәре укытучылары, Чаллыда чүп-чарны төрләргә аерып җыю компаниясен алып баручы «Проминдустрия» предприятиясе, төрле экологик хәрәкәт вәкилләре, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсе белгечләре, рус география җәмгыятенең Яр Чаллы җирле бүлеге җитәкчеләре катнашты. Барлыгы 70ләп кеше.
– Без монда ни өчен җыелдык? Ил күләмендә көнкүреш калдыкларын, чүп-чарны җыю, утильләштерү проблемасы глобаль характер алды. Табигать куркыныч астында. Моны хәл итәр өчен нинди эшләр башкарырга кирәк? Беренче чиратта, балалар экология культурасына өйрәнергә тиеш. Каты-көнкүреш калдыкларын аерым җыюны да, аларны өйрәтүдән башларга кирәк, – диде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Конференциядә катнашучылар әлеге теманы төрле яклап өйрәнде. Якын араларда районның табигатьне саклау буенча стратегиясе билгеләнәчәк, бүген яңгыраган уй-фикерләр дә документның нигезенә ятырга мөмкин. 
– Россиядә каты көнкүреш-
калдыкларын аерым җыю буенча планлы эш алып барыла. Татарстан да бу эштән калышмый. Чүп-чарны аерым җыю практикасы хәзер Кама буе территориясенең 9 районында кертелә. Дөрес, халык әле моңа өйрәнмәгән. Бездә чүп-чарны ничек телиләр, шулай чыгарып аталар. Ә менә мәктәп, педагоглар аерым чүп җыюның әhәмиятен халыкка ныграк төшендерә алырлар иде. Безгә 2019 елда бу эшне тормышка ашырыга кирәк.Һәркем аңласын иде: ташлый торган чүп-чарның 80 проценты – икенчел чимал. Мисал өчен, пластик шешәне генә дә 15 тапкыр эшкәртергә була, – ди ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе идарәсе белгече Владимир Мозаффаров.
– «Проминдустрия» предприятиясе төркеменең икенчел чимал җитештерү буенча белгече Людмила Кунце сүзләренчә, алар регионда каты чүп-чарны аеру буенча шөгыльләнүче бердәнбер оешма.
– Без халыктан пластик шешәләр, полиэтилен, кәгазь, металл җыябыз. Чаллыда аларны җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырдык. Бер-ике ел эчендә шуны күзәтәбез – кешеләр чүп-чарны аерым җыюга өйрәнеп килә. «Проминдустрия»нең өстенлеге – шушы калдыкларны җыеп яңадан көнкүрештә файдалана торган товарлар җитештерә: чиләкләр, тазлар, хәтта курткалар, аяк киемнәре эшләнә. 
Район мәктәпләрендә экология тәрбиясе максатыннан экотүгәрәкләр эшли. Киңәшмәдә аларның җитәкчеләре тәҗрибә белән уртаклашты. 
– Түгәрәктә 15 укучы шөгыльләнә. Балалар авыл чишмәләрен чүп-чардан чистарталар, агачлар утырталар, hәйкәлләрне тәртиптә тоталар. Мәктәптә күптән түгел пластик, макулатура һәм сафтан чыккан батареялар җыю контейнерлары урнаштырылды. Безнең балалар башкаларга контейнерлар әhәмияте hәм алар белән ничек эшләргә кирәклеген аңлаталар, – дип сөйләде Биклән мәктәбенең география һәм биология укытучысы Гөлзирә Низамова. 
Экоотрядка йөрүче 10 сыйныф укучысы Василий Борисовта эко-хәрәкәтнең мөhимлеген аңлый. Тик бөтен укучылар да моны кирәк дип санамый. Шуңа күрә табигатькә килгән зыян турында мисаллар белән сөйләргә туры килә. Әйтик, эштән чыккан бер градусникны җиргә ташлаганда бер авыл агуланырга мөмкин.
Киңәшмәдә катнашучылар чүп-чарны аерым җыюны пропагандалау максатында балалар белән катыргы-кәгазь җыю акцияләрен, экологик белем бирү көннәрен үткәрергә дигән карар кабул итте. Моннан тыш, мәктәп укучыларын икенчел чимал җитештерү предприятияләренә экскурсияләргә алып бару да нәтиҗәле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев