Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Дәүләт ярдәме: мал асраган өчен нинди субсидияләр каралган?

Кече, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләсе республика күләмендә җитди тора. Әле күптән түгел ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында республикакүләм семинарлар узды. Аларда халыкка терлек асрау буенча ярдәм итәргә кирәклеге ассызыкланды. Татарстанда бүгенге көндә фермерларга ярдәм итү өчен 20дән артык программа гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан терлек асрау өчен технологик җиһазлар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, фермалар төзүгә, дәүләткә сөт сатуга һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр бирелә. Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли башлауга 3 ел. Быел гына шундый хуҗалыкларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 

Тукай районында бүгенге көндә 15 мең 550 шәхси-ярдәмче хуҗалык теркәлгән. Аларда 4093 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 1440 баш савым сыеры, 5424 баш сарык һәм кәҗә, 215 баш ат, 41221 баш кош-корт исәпләнә. 
Үстереп сату очен бәпкә-чебеш алучылар, савым сыерлар һәм кәҗә асраучылар 5 миллион 561 мең сум күләмендә субсидия алган. Авыл тормышын яраткан, мал асрап көн күрүче кешеләр арасында тиешенчә анлату алып барганда, бу сан тагын да күбрәк була алыр иде. Крестьян хужалыкларының эше дә күпкә жайланыр иде, ди район башлыгы Фаил Камаев. 
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәмен тартуны ул үз контроленә алды. 2019 ел районда әлеге хуҗалыкларга ярдәм итү елы буларак игълан ителде. Авыл фермерларына субсидия алуда ярдәм күрсәтү йөзеннән, районда комиссия эшли башлады. Ул авыл эшмәкәренә документ җыю, ягъни юридик яктан ярдәм күрсәтүне гарантияли.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, хуҗалыкларның кече формаларына караган дәүләт программалары турында без башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илмир Яббаров белән сөйләштек.

– Ильмир Назифович, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) дәүләттән нинди ярдәм каралган?
– Шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга субсидияләр түбәндәге чыгымнар өчен билгеләнгән: сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзүчеләргә; өч яшьтән узган бияләр тотучыларга, ветеринариягә кагылышлы профилактика чаралары үткәрү белән шөгыльләнүчеләргә, яшь кошлар (каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләр) сатып алучыларга, ярминкәгә чыгып сәүдә итүчеләрнең юл чыгымнарын кайтару өчен, савым сыер һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга.

– Субсидия алу өчен эшне нидән башларга, иң беренче кая барырга?
– Мәсәлән, фермер 5 баш тана сатып алды, ди. Аның тана сатып алганы турында белешмәсе һәм түләү кәгазьләре булырга тиеш. Иң беренче эш итеп, авыл җирлеге башлыгына яки район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгатьтән соң документларны хакимияттә комиссия карый. Уңай карар кабул ителсә, район икътисад һәм төзелеш бүлекләре белән берлектә, кирәкле документларны җыярга ярдәм итәчәкбез.

– Һәр мөмкинлек турында аерым сөйләшик әле. Мини-фермалар төзү өчен бирелә торган ярдәм турында төгәлрәк итеп аңлатыгыз әле.
– Әлеге төр субсидия мал торакларын яңарткан һәм яңартырга теләгән авыл халкы өчен. 2019 елдан бу төр субсидиянең күләме дә арта. Әйтик, 8 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта – 400 мең сум, 5 баш сыерга исәпләнгән ферма төзегән очракта 200 мең сум дәүләттән кайтарыла. 2018 елда Тукай районыннан мини-ферма төзү программасында бер генә кеше дә катнашмады. Чөнки узган ел белән чагыштырганда, шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы савым сыерлар саны 123 башка кимегән. Шуның белән бәйле гомуми үсеш тә юк дәрәҗәсендә, җитештерү күләме дә артмый.

– Үз сараенда гына асрау өчен тана яки нәселле тана сатып алырга теләүчеләргә нинди ярдәм каралган?
– Гади тана өчен дәүләт 15 мең сум түләргә әзер. Токымлы буаз тана һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 20 мең сум. Малны башка төбәктән кайтарткан очракта – 30 мең сум. Бу программа бер генә мал алган очракта да эшли. Субсидия иң күбе – 5 баш мал сатып алган өчен.

– Район халкын, кош-корт, каз-үрдәккә бирелгән субсидияләр дә кызыксындыра.
– Бер баш күркә яки казга 100 сум күләмендә субсидия каралган. Бер баш үрдәккә – 80 сум, бер баш бройлер чебешенә – 30 сум.

– Районда күпләп атлар тотучы хуҗалыклар бар. Алар субсидия алуга дәгъвә итә аламы?
– Әйе, өч яшьтән өлкәнрәк бия асраганда, елга 3 мең сум субсидия бирелә. Печән, салам, арпа, солы, кукуруз кебек мал азыгы буенча документлар (чек) кулда булырга тиеш. 

– Сыерларга үткәрелә торган ветеринария-профилактика чараларына тотылган акчаны кире кайтару турында авыл халкы белми диярлек.
– Ветеринария хезмәтләре түләүле.Төрле йогышлы авыруларга каршы ясалган прививкаларның бәясе якынча 500 сум тора. Шуның 300 сумын кире кайтарып була. Бу субсидия бер сыеры булган авыл кешесенә дә кагыла.

– Ярминкәгә кагылышлы субсидия дә игътибарга лаек. Тотылган ягулык материаллары өчен чыгымнар нинди очракта кире кайтарыла?
– Моны үз хужалыгында житештергэн продукциясен ярминкәдә тәкъдим иткән һәр фермер ала ала. Моның өчен юл кәгазе (путевой лист) булуы мөһим.

– Савым сыер һәм бер яшьтән арткан кәҗә асраучыларга субсидия ничек алырга?
– Беренче чиратта, ул хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш. Бер баш савым сыерга – 2000 сум, ике башка – 3000 сум, 3 тән дә артык баш сыер тотучыга – 4000 әр сум. Кәҗә өчен 500 сум субсидия каралган.
Кыскасы, дәүләт әлеге программаларны фермерларның хезмәтен җиңеләйтү өчен кабул иткән. Алардан файдаланырга кирәк. Ә җитәкчеләрнең бурычы – тырыш, булдыклы авылдашларына һәрьяклап ярдәм итү. Безнең районда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр бар яктан да якланган булсын, җитештерү күләме артсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев