Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Чемпион яшь спортчылар белән очташты

Бәтке авылындагы «Алтын арыслан» клубында җирле спорт командасы һәм 2023 елда бокс буенча Россия чемпионы Сергей Сергеев тырышлыгы белән оештырылган онытылмаслык мастер-класс узды.

Сергей Сергеев, күрше Круглое Поле поселогының горурлыгы булган боксер, клубка үзенең бокс серләре белән авыл җирлегендәге яшь боксерлар белән уртаклашырга килгән. Чара клубның барлык катнашучылары һәм кунаклары өчен чын бәйрәм очрашуы булды. Чемпион бокс юлын күп еллар элек башлаган. Мастер-класс барышында чемпион үзенең бокс юлы ничек башлануы һәм нинди кыенлыкларны җиңәргә туры килүе турында истәлекләре белән уртаклашты. Бу- тырышлык, физик яктан чыныгу һәм уңышларга омтылу. Сергей Сергеевич үсмерләргә үзенең яраткан бокс комбинацияләрен һәм техникасын күрсәтте. Яшь спортчылар аның һәр хәрәкәтен кызыксынып күзәттеләр, остадан алымнарны отып алырга омтылдылар.

Чемпион спортның зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә үсеш алуына горурлыгын һәм шатлыгын белдерде. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар яшь буынны рухландырырга һәм дәртләндерергә ярдәм итә, җиңүгә китергән хыялга ирешүдә зур роль уйный.

Очрашу ахырында чемпион Сергей Сергеев мастер-класста катнашучыларга теләкләрен әйтте. Ул яшь спортчыларның спортта һәм тормышта зур уңышларга ирешә алуларына ышаныч белдерде. «Алтын арыслан» клубында очрашу яшь боксерларны гына түгел, ә чемпионның үзен дә яңа җиңүләргә омтылышын ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев