Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бөтен көчне – чисталыкка!

1 апрельдән республикада санитар-экология икеайлыгы старт алды. Ул безнең районда да үз эшен башлады. Бу хакта атналык киңәшмәдә район башкарма комитеты житәкчесе Ленар Авзалов хәбәр итте.

Район территориясенең төзеклеген һәм чисталыгын тәэмин итү максатыннан башкарма комитет җитәкчесенең карары бар. Икеайлык барышында эшләрне оештыру өчен эшче комиссия төзелде, җаваплылар билгеләнде. Территорияләрне чистарту планы расланды, өмәләр үткәрү планлаштырыла.
Комиссия сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәүдә объектлары, ишегалды территорияләре, балалар мәйданчыклары, шәхси торак секторы, бакчачылык ширкәтләре, урам-юл челтәре һәм торак пунктлар янындагы территорияләрдә чисталык һәм тәртип урнаштыру эшләрен башкаруны көчәйтелгән контрольдә тотачак.
Аерым игътибар үзәгендә – авыл җирлекләре территорияләрен тәртипкә салу. Гомумән, чистарту эшләреннән бер генә оешма да читтә калырга тиеш түгел, – дип белдерде Ленар Авзалов. 
Беренче көннәрдә үк рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарын, төзелеш материаллары калдыклары ташланган участокларны ачыклап, теркәргә кирәк. Алардан май бәйрәмнәренә кадәр арыну бурычы куела. Тәртипсез чүплекләр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аерым контролендә.
Атна саен муниципаль берәмлекләр территорияләрендә мониторинг алып барыла. Чүплекләр ТР картасында урнаштырыла. Әлеге мәгълүмат министрлык сайтында урын ала. 
Зиратлар һәм аның янәшәсен тәртиптә тоту, һәйкәлләрне, парк зоналарын һәм скверларны төзекләндерү аерым игътибарда. 1 майдан 5есенә кадәр авыл җирлекләре башлыкларына, халыкны җәлеп итеп, зиратларны чистарту бурычы куела. 
Яшел үсентеләрне карап тоту һәм ел саен өстәмә агачлар, куаклар утырту да – мөһим чара. 5 апрельгә кадәр авыл җирлекләре башлыклары авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән берлектә агач утырту урыннарын билгеләргә кирәк. Шул исәптән, агачлар ферма, машина-трактор парклары янәшәсендә дә утыртылырга тиеш. «Алабуга урманчылыгы» утырту материалы һәм үсентеләр утырту техникасы белән тәэмин итәргә тиеш. «Урман утырту көне» акциясеннән районда яшәүче беркемнең дә читтә калмавы мөһим. 
Ленар Авзалов авыл җирлекләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартуга аерым тукталды. Җирлек территорияләре даими контрольдә тотылачак. Беренче рейдлар 15-16 апрель көннәрендә Кече Шилнә, Әҗмәкәй, Күзкәй, Калмаш җирлекләренә көтелә. 
– Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту механизмыннан тулысынча файдаланырга кирәк, – дип кисәтте башкарма комитет җитәкчесе.
Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү яки административ штраф салу күздә тотыла. Гражданнарга 2 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр. Ел дәвамында кабат кылынган тәртип бозулар 2 тапкыр арттырылган административ штрафка китерә.
– Табигатьне саклау эшендә җәмәгать оешмалары активистлары төп ярдәмчеләр булып тора. Быел да шулар ярдәменә ышанып калабыз, – диде Ленар Авзалов.
Икеайлык барышында зур активлык күрсәткән предприятиеләр, мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында «ЭКОяз» бәйгесе уздырыла. Иң яхшы муниципаль берәмлекләр балалар өчен уен мәйданчыклары белән бүләкләнәчәк. 
Район мәгариф идарәсенә дә яшь буынга экологик тәрбия бирү буенча даими эшчәнлек оештыру максаты куелды. Алар санитар икеайлыкта да катнашачак. Ел саен укучы яшьләрнең әлеге эшкә уңай карашын күзәтеп була, иң зур активлыкны нәкъ укучылар күрсәтә. «Балалар тәртипкә китергән урынга чүп ташларга кемнең кулы барыр икән!» – диде район башлыгы Фаил Камаев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X