Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Биклән» җитештерү кооперативы: статусны кайтарырга кирәк 

«Биклән» җитештерү кооперативында хуҗалык җитәкчесе Разил Димөхәммәтов кооператив эшчеләре алдында 2018 елга анализ ясады, 2019 елга планнар белән уртаклашты. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, кооперативның инвесторы Гарсеван Вардерасян катнашты.

Хуҗалыкта яңалыклар бихисап. Әйтик, 2018 елда яңа чәчү комплексы алынган, 200әр башка исәпләнгән 2 торак капиталь ремонтланган, малны салкын ысул белән асрауга исәпләнгән 2 бина, 1 мең тонна сыйдырышлы 6 силос-сенаж базы, терлек азыгы цехы өчен бина төзелгән. 
2018 елда хуҗалыкта 106 миллион сумлык продукция житештерелгән, шул исәптән 52 миллион сумлык сөт, 5 миллион сумлык ашлык сатылган. 2017 ел белән чагыштырганда керем күрсәткече 17 процентка югарырак.
Чыгымнар да арткан – 150 миллион сум. Шуның 16 миллион сумы хезмәт хакы түләүгә тотылган. Запас частьлар алуга – 5, ягулык материалларына – 8, орлык алуга – 6, минераль ашламалар алуга 3,6 миллион сум акча сарыф ителгән.
Уртача эш хакы – 22990 сум, дип белдерде Разил Димөхәммәтов. Аның сүзләренчә, кадрларга кытлык юк. Район башлыгы Фаил Камаев терлек азыгы әзерләү тармагында эшләүче хезмәткәрдән күпме хезмәт хакы алуы белән кызыксынды. «15-16 мең сум түлиләр», – дигән җавап алды ул.
Терлекчелек тармагына килгәндә, хуҗалыкта бүген 1131 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 380е – савым сыерлар. Бер баш сыердан елына уртача 4731 килограмм сөт савылган. Мөгезле эре терлек саны биш ел дәвамында үзгәрмәгән. Бер баш сыерга еллык савым күрсәткече 2014 елда уртача 5 тонна булса, 2018 елда ул 4,7 тонна тәшкил иткән. Бу юлы Фаил Камаев: «Бер урында таптанасыз», – дип кисәтү ясады. Хуҗалыкның әлеге күрсәткечне 5 тоннага җиткерергә ниятләүләре дә аны канәгатьләндермәде. «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу күрсәткечне 7,5 тоннага җиткерү планын куя. Сезнең потенциал бар», – диде ул.
Бүген терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 743 грамм тәшкил итә. Әмма хуҗалык җитәкчесе бу саннан канәгать түгел. «Тәүлегенә 800-860 грамм булырга тиеш. Моның өчен малларга балансланган азык ашатырга, тәрбияне яхшыртырга кирәк», – ди Разил Димөхәммәтов.
Быел хуҗалыкта беренче тапкыр бозаулаган сыерларның ике төркеме тупланган. Сыерларның һәрберсе тәүлегенә 20 литрдан артык сөт бирүен әйтеп үтте җитәкче.
Игенчелек тармагына килгәндә, 2018 елда 1600 гектар мәйданга чәчү үткәрелгән. Барысы 3 мең тонна икмәк җыеп алынган. Бу – бер гектардан уртача 30 центнер. Жәйге сезонда 369 тонна печән, 15 мең тонна яшел азык әзерләнгән. Бер баш терлеккә 28 азык берәмлеге дигән сүз. 
Язгы чәчү – авыл хуҗалыгы тармагындагы иң әһәмиятле чорларның берсе. Моны аңлап, хуҗалык су бөркегеч (опрыскиватель) сатып алырга ниятли. «Ул ужымнарны химик эшкәртү өчен кирәк булачак», – ди җитәкче. Быел хуҗалык беренче тапкыр тукранбаш чәчәргә ниятли. Бу культураны маллар яратып ашый. Әлеге фикерне район башлыгы да хуплады. 
– Биклән хуҗалыгы электән алдынгы хуҗалык булган. Аның элеккеге йөзен кайтарырга кирәк. Моның өчен мөмкинлекләр бар, – диде Фаил Камаев. 
Беренчедән, иген үстерү технологиясен үтәргә кирәклеге ассызыкланды: чәчү алдыннан җирне әйбәтләп эшкәртергә кирәк, чәчүдә яхшы орлык кына кулланырга, җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертергә, уҗымнарны саклау чараларын күрергә кирәк. Синоптиклар быел язның соң килүен фаразлый. Димәк, чәчүгә дә соң чыгачакбыз. Шуңа күрә эшне югары дәрәҗәдә оештыру мөһим», – диде Фаил Камаев. 
Район башлыгы инвестор колагына югары җитештерүчәнлеккә ия, нәселле терлек кайтару турында да искәртте.
Кооперативның инвесторы Гарсеван Вардерасянның саву залы төзү планы бар – бу бүген отышлы.
Техника паркының торышы буенча да хуҗалык җитәкчелеге шелтә алды. Бу уңайдан республика тарафыннан тәкъдим ителгән 40Х60 программасы белән техниканы яңарту тәкъдим ителде.

Фото Гарсеван Вардерасяннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев