Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Барыбыз да – ярминкәгә

22 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр чаллылылар өстәленә киң ассортиментта югары сыйфатлы азык эшләнмәләре: ит, казылык, сөт ризыклары, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш, көндәлек куллану товарлары тәкъдим итәчәкләр. Ярминкә үзенең бәйрәмчә бизәлеше белән дә олысын-кечесен җәлеп итәчәк. Ә район талантларының чыгышы, һәр елдагыча, ямь өстенә ямь булыр. Ярминкәгә район башлыгы Фаил Камаевның һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең килүе көтелә. Гомумән, район белән шәһәр арасындагы хезмәттәшлек инде күптән күркәм традициягә әйләнде. Мул сыйлы ярминкәләр һәр ике як өчен дә файдалы. Тукайлылар үз хуҗалыкларында үстергән эшләнмәләрне сата, ә шәһәрдәшләр экологик яктан чиста ризыкларны кулай бәядән сатып ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев