Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авылга да файдалы, шәһәргә дә кулай

Шимбә көнне «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәүдә рәтләре тезелде. Биредә Тукай районы хезмәтчәннәре бәйрәм алды ярминкәсе уздырды. Тирә-юньгә җыр-моң агыла, районның үзешчән коллективлары үзләренең иң яхшы чыгышларын алып килде. Сәүдә рәтләре мул, купшы итеп бизәлгән. 

Сәүдә палаткаларында нинди генә товарлар тәкъдим итмиләр – ит, май, сөт, йомырка, яшелчә, өй шартларында консервланган ризыклар, икмәк эшләнмәләре һ.б. Көнкүреш кирәк-яраклары да җитәрлек. Яңа ел алды ярминкәсенә барлык авыллардан да бик нык әзерләнеп килгәннәр. Үзләре әйтүенчә, алар иртәнге 4тән аяк өстендә. Сәгать 6дан сәүдә рәтләре әзер иде инде. Сатучылар товарларын барлый, сатып алучыларны көтә. 
Салих-Тукай авылыннан килгән Рим Сираҗетдинов бу юлы да хуш исле, тәмле бал тәкъдим итә. Хәер, уңган умартачы җитештергән сыйфатлы нигъмәтне бер тапкыр гына татыган кеше кабат эзләп килә. Бу юлы да аның өстәле яныннан кеше өзелмәде.
Зифа апа Сабирова ярминкәгә музыка ишетеп килгән. «Мондый ярминкәнең булганы юк иде әле», – ди ул. – Башта үзем чыктым, аннары күршеләрне җыеп алып килдем. Яңа ел өстәленә кирәкле бөтен ризыкларны җыйдык менә. Ипиләре суынып та өлгермәгән. Кызганыч, алданрак белгән булсак, бөтен йорт белән җыелып килгән булыр идек. Рәхәтләнеп концерт та карадык. Рәхмәт авыл кешеләренә!»
Сатып алучылар ярминкәдәге бәяләрдән дә канәгать. Бозау итенең килосы 320 сум, каз-үрдәкнекен – 350, балыкны 600 сумнан саталар. Йомырканың бер дистәсен 60 сумнан, кәбестәне – 18, кишер белән чөгендерне 10 сумнан алырга була. Барлык авыллардан да диярлек иртән савылган сөт алып килгәннәр. Гомумән, башка сөт ризыклары да киң ассортиментта тәкъдим ителә. 
Биклән авылыннан Билдановлар алып килгән иткә озын чират тезелде. Карап торуга ук итнең сыйфаты яхшы икәне сизелә, диләр сатып алучылар. Әлеге гаилә үз хуҗалыгында мал симертү белән шөгыльләнә. Билгеле, авыл кешесе малын озакка калдырып йөри алмый. Шуңа күрә якында гына – Чаллыда шундый зур ярминкә, уңайлы сәүдә урыннары оештыручыларга алар бик тә рәхмәтле. 
Мондый сүзләрне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән еш ишетергә туры килде. Ел буена үстергән яшелчәңне, терлек-кошыңны ярминкәгә алып чыгу ул – кульминация, ягъни башкарган эшеңнең күркәм нәтиҗәсе бит.
Ярминкәгә район башлыгы Фаил Камаев белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә килде. Алар сәүдә рәтләрен карап йөрделәр. Һәр палатка янында тукталып, товарлар, аларның бәяләре, сатучыларның кәефләре белән кызыксындылар.
Чаллылылар өчен бәйрәм алды ярминкәләре оештыру инде матур традициягә әйләнде. Агымдагы елда гына тукайлылар 90нан артык шундый ярминкәдә катнашкан. Бирегә Кама аръягы районнарыннан да сәүдә итәргә теләүчеләр шактый. Тик Тукай районы җитештерүчеләре алар арасында аерым урын алып тора. Ара якын булгач, бәяләр дә кулай, сатучы һәм сатып алучылар арасында күптәннән ышанычлы элемтә урнашкан. 
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә ярминкәне уңай бәяләде. Тәкъдим ителгән продукцияләрнең ассортиментына, сыйфатына басым ясады. «Тукай районы хезмәтчәннәре җитештергән продукциягә тел-теш тидерерлек түгел. Алар шәһәр халкына ни кирәген белә. Күреп торабыз, елдан-ел авыл хуҗалыгы продукциясен житештерүчеләр саны арта. Монда, әлбәттә, район җитәкчеләренең дә роле зур. Алар халыкны эшкә рухландыра белә, вакытында ярдәм итә. Нәтиҗәдә, чаллылыларның өстәле авыл үстергән сыйфатлы ризык белән тулы. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!», диде шәһәр башлыгы.
Яңа ел алды ярминкәсе район башлыгы Фаил Камаев тәкъдиме белән оештырылды. Чынлап та, бу – шәһәр кешесе өчен дә, авыл кешесе өчен дә бәйрәм, муллык бәйрәме. «Авыл кешесе эшли, җитештерә инде ул. Ә авыр хезмәт куеп үстергән продукциясен сатуны һәр як өчен уңайлы һәм файдалы итеп оештыру, ярдәм итү бездән тора. Сатып алучы аңлый ул, иң тәмле, иң сыйфатлы ризык безнеке, авылныкы. Минем бөтен теләгем шул – безгә сәүдә культурасын үзләштерергә кирәк. Прилавкалардагы товарлар ялт итеп торсын, алмас җиреңнән алып китәрлек булсын! Кыскасы, хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә лаеклы, канәгатьлек алырлык, рәхәтен күрерлек булсын иде», – диде Фаил Мисбахович.
Бу көнне район һәм шәһәр җитәкчелеге «Төзүчеләр» стадионы янындагы ярминкәне дә карады. Анда да сәүдә гөрләп барды. Шәһәр халкының теләген искә алып, Тукай районы авыл хуҗалыгы ярминкәсен 29 декабрь көнне дә уздырачак. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев