Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Аулашлылар зиратка бару юлында тимер юл аша чыгу урыны төзетә алырмы?

Шушы көннәрдә Аулаш авылында җыен узды. Планнан тыш оештырылган очрашуның сәбәбе – авыл зиратына алып баручы юлга рельслар аша чыгу урыны төзү. Ул Бигеш-Никошновка арасындагы тимер юлның 157 километрына туры килә. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертер һәм чишү юлларын эзләр өчен җыенга Куйбышев тимер юлы – «Россия тимер юллары» ачык акционерлар җәмгыяте филиалы вәкиле Максим Постнов чакырылды.

Зират авылдан өч километр ераклыкта урнашкан. Халыкның әйтүенчә, зират 100 елдан артыграк элек керәшен авылы Аулаш һәм татар авылы Кәрәкәс арасындагы болында булдырылган. Зират территорияне икегә бүлүне билгеләүче бер тамга да булып торган. 
Җыенда авыл халкы исеменнән староста Евдокия Асафова чыгыш ясады. Ул тимер юлны кичү урынында 1955 елда чыгу урыны төзелгән булуын билгеләп үтте. Ул чорда тимер юлны куркусыз, тәртип бозмыйча узганнар. Әмма 2001 елда әлеге юл аша чыгу урыны сүтелгән. Моның сәбәбе – поездлар үткәндә биредә авария хәле туа икән. 
2001 елдан бирле авыл халкы мәетне җирләү өчен төрле чаралар эзләргә мәҗбүр. Хәллерәк авыл халкы, Газель машинасы яллап, 30 чакрым юлны урап, Бигеш аэропорты янәшәсендәге юлдан йөри. Хәленнән килмәгәне, үз гомерен куркыныч астына куеп, тимер юл аша уза. Тимер юлны күпләгән кеше үтә – мәетне күтәреп алып баручылар, кабер казучылар, дин әһелләре, туган-тумачалар. Авыл халкының әйтүенчә, аеруча яз, көз, кыш айларында авыр. Ул вакытта мәетне пычрак ерып яисә тирән карга чумып, ат арбасына яки карда йөри торган автомобильгә, мотороллерга салып барырга туры килә. Үлгәннәрне искә алу көнендә яки башка истәлекле көннәрдә үз туганының каберенә бару, чистарту, буяу да мәшәкатьләр тудыра.
Куйбышев тимер юллары вәкилләре аулашлыларга Бигеш аэропорты аша йөрергә тәкъдим иткәннәр. Авыл халкы сүзләренчә, 30 километр озынлыктагы юл бер дә машина белән йөрерлек хәлдә түгел. Тагын бер тәкъдим ителгән вариант – шушы ук тимер юлдагы, ләкин башка җирдәге чыгу урыны. Тик әлеге урыннар бөтенләй икенче якта, Аулаштан читтә урнашкан.
Евдокия Асафова сүзләренчә, зиратта авыл кешесенең берничә буын туганнары, ата-бабалары җирләнгән. 50-60 ел бергә тормыш иткән иптәшен бирегә җирләгәннәр дә бар. Аулаш авылы кешесенең бакыйлыкка күчкәч үз туганнары янәшәсендә ятасы килә. Бүгенге проблеманы авыл халкы үзләренең кешелек кыйммәтләрен кыерсыту, дин тотучыларның хисләрен хөрмәт итмәү дип кабул итә. Әлеге мәсьәләгә чишелеш таба алмаганга күрә, авыл халкы забастовка игълан итеп, тимер юлга аркылы чыгар хәлгә җиткән.
Җаннарына тигән сорау буенча авыл халкы, һәр кешедән имза җыеп, күп еллар дәвамында район һәм Куйбышев тимер юлы – «Россия тимер юллары» ачык акционерлар җәмгыяте җитәкчелекләренә, район прокуратурасына хатлар язып килгәннәр. 
Куйбышев тимер юлы – «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыятенең территория буенча идарәчелеге башлыгы урынбасары Шамил Шәйдуллин имзасы куелып, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев исеменә килгән рәсми хатның эчтәлеге түбәндәгечә: «Аулаш авылы халкының күмәк мөрәҗәгате турындагы Сезнең хат каралды. Шуны хәбәр итәбез, тимер юл аша чыгу урыны булдырырга теләүче, хатка тимер юл аша чыгу урыны кирәклеге турында техник-икътисадый яктан нигезләнгән мәгълүматлар тупланган материаллар, транспорт чараларының ничек йөрешен тасвирлаган сызымнар, якын-тирәдәге юл аша чыгу урыннары турында мәгълүматлар өстәргә тиеш. Әлеге мәгълүматлар каралганнан соң, поездларның һәм транспорт чараларының хәрәкәт иминлеген истә тотып, Россия Федерациясе кануннары нигезендә карар кабул ителәчәк. Әлеге участокта рельслар аша тагын ике чыгу урыны (Зичә-Бигеш, 152нче километр; Никошновка-Түбән Кама, 3нче километр) булдырылганын истә тотып, тагын бер юл аша чыгу урыны ясауны максатка ярашлы дип исәпләмибез», – диелгән хатта. 
Аулашка халык белән очрашуга килгән Максим Постновның да җавабы хатта язылган сүзләрдән әллә ни аерылмады. 2001 елда тимер юл аша чыгу урыны тимер юлдан файдалану кагыйдәләренә туры китереп сүтелгән. Бу карар ТР Транспорт министрлыгы тарафыннан кабул ителгән. Сәбәбе тимер юл аша чыгу урынының кулланышта аз булуы дип билгеләнгән. 
Шулай да, җыен азагында Максим Постнов әлеге проблеманың халыкка уңай булган чишелеш юлларын эзләүдә ярдәм итәргә ризалашты.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X