Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Армия – тормыш мәктәбе

Татарстан совхозы поселогындагы яшьләр үзәгендә «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды.

Әлеге чара районда уздырылучы барлык патриотик чаралар кебек үк, яшь буында туган җирне яратуга, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Һәм бу юлы да ул армиядә хезмәт итәргә әзерләнүче яшьләр өчен мөһим вакыйгага әверелде.

Чара махсус хәрби операциядә катнашучылар: Рөстәм Галиев, Ринур Кадыйров, шулай ук Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров һәм Тукай районы буенча хәрби комиссар Дамир Вәлиев катнашында үтте.

Тукай районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Закиров үзенең чыгышында армиядә хезмәт итүнең беркайчан да җиңел эш булмавын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, туган йортыңны ташлап, якыннарыңнан еракта яшәү, кырыс армия дисциплинасына буйсыну һәм хәрби эшнең асылын аңлау авыр. Әмма ул шулай ук билгеләп үткәнчә, нәкъ менә армиядә хезмәт итү егеткә чын ират, гражданин, патриот булырга ярдәм итә.

– Ир-егетнең борынгы тарихтан килгән изге бурычы – Ватанны, туган җирне, якыннарын саклау, аларны яклау булган. Безнең заманда да ул актуаль әйберләрнең берсе булып кала. Киләчәктә дә хәрби хезмәт ир кешенең булганлыгын, кыюлыгын күрсәтүче хезмәт буласына шигем юк.

Шуңа күрә, армия хезмәтен зур тәҗрибә, ир дуслыгын ныгытучы, ихтыяр көчен чыныктыручы зур тормыш мәктәбе итеп кабул итәргә кирәк, – диде Рөстәм Закиров.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне»ндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче райондашларыбыз да чыгыш ясады. Үз тәҗрибәләреннән чыгып алар хәрби хезмәтнең авыр чакларын, файдалы якларын да искә алып үттеләр. Аларның сүзләре армиягә чакырылучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде. Тәҗрибәле хәрбиләрдән һәм җитәкчеләрдән алар алда үзләрен нәрсә көткәнен, аларның ничек яхшырак һәм көчлерәк була алулары турында файдалы мәгълүмат алдылар. Шул ук вакытта, яшьләр кунакларга кызыксындырган сорауларын да бирделәр.

– Ир кешене армия физик яктан да, рухи яктан да ныгыта, кирәк чакта тиз уйларга, хәлиткеч карарларны кабул итәргә өйрәтә. Әлбәттә, армия хезмәте җиңел түгел. Ләкин, анда гына чын ир дуслыгының нәрсә икәнен белеп, алдагы тормышта да кулланырлык тәҗрибә, шәхсән үзең өчен кирәкле әйберләрне табарга була, – дип әйтте үз чыгышында хәрби комиссар Дамир Вәлиев та.

Очр ашу кыса ларында мәктәпнең югары сыйныфларында укучылар өчен Кенәз җирлегендәге патриотик клуб һәм «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзаләре белән коралны сүтепҗыю, беренче ярдәм күрсәтү буенча махсус мәйданчыкларда мастер-класслар оештырылган иде. Биредә яшьләр күрсәтелгәнне карап-күзәтеп кенә калмады, үз көчләрен дә әлеге эштә сынап карады.

Ахырда, чара кунаклары һәм катнашучыларның һәммәсе Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә барып, чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев