Алар йөрәкләрдә мәңге яшәр
Иске Абдул авылында күңел кылларын тибрәтерлек, күз яшьләре белән чыланган моңсу да, шул ук вакытта истәлекле һәм зур әһәмияткә ия вакыйга үтте.
9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан авылның Бөек Ватан сугышында һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашып һәлак булган батырлар хөрмәтенә куелган һәйкәл һәм обелиск янында шактый халык җыелды.
Бу мәктәп укучылары да, өлкәннәр, район һәм авыл җирлеге җитәкчеләре, башка оешма вәкилләре, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр дә иде. Тантаналы митингта шомлы Бөек Ватан сугышы батырларын да, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче райондашларыбызны да искә алып зурладылар.
Ватан Геройлары көненә багышланган митингны исә Тукай муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Камил Рим улы Нәҗмиев ачып җибәрде.
– Бүген үтә дә истәлекле, мөһим көннәрнең берсен билгеләп үтәбез. Илебез тынычлыгы өчен ватандашларыбыз, райондашларыбыз әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти. Алар безнең өчен батырлыкның, чын ир булуының үрнәге дә, горурлыгыбыз да. Кызганычка каршы, илебез чикләрен саклаган ул геройларыбыз арасында һәлак булучылар да бар. Без аларның исемнәрен онытмыйбыз, башкарган эшләре, батырлыклары хакында сөйлибез, хөрмәт итәбез. Бүген, бирегә җыелган һәммәгезгә дә бары тик исәнлек-саулык телим, илләребез күге тыныч булсын иде, – диде җитәкче.
Аның сүзләренә Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Шамил улы Вәлиев та кушылды. Чыгышы ахырында ул һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алырга чакырды.
Митингта геройларның хәрби зонада гына түгел, безнең арада яшәүләрен дә билгеләп үттеләр. Шундыйларның берсе, Кенәз мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы – Камил Кусаев. Ул «Безнең замана герое. Z буыны геройлары» республика премиясенең җиңүчесе булды. Камил махсус хәрби операциядәге хәрбиләргә шәхси квадроциклын җибәргән. Яшүсмернең шушы адымын югары бәйләп, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы штаб Карары белән Камил тантаналы рәвештә «Яшь Герой» медале һәм Тукай районы җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бүләкләү тантанасыннан соң митингта катнашучылар район җитәкчелеге белән бергә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Ватан Геройлары көненә багышланган чараның икенче өлеше исә Иске Абдул мәдәният йортының кече залында дәвам итте. Биредә махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы үтте. Районның башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Камил Нәҗмиев һәм хәрби комиссар Дамир Вәлиев Россия Федерациясе Президенты Указы белән Батырлык орденын кече сержант Раушан Мугинов, кече сержант Марат Вәлиев (әлеге хәрби исеменә «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале дә бирелде), рядовой Алексей Решетников, рядовой Разил Шәйдуллин, өлкән сержант Радик Вәлишин, өлкән сержант Алексей Малов, рядовой Ринат Латыйповның гаиләләренә чәчәк бәйләмнәре белән тапшырып, җылы сүзләр әйттеләр.
Һәлак булган батырларның берсе – Ринат Латыйповның әнисе Гөлсинә Рәкыйповна бүләкләү вакытында сүз сорады.
– Улым гаиләбезнең горурлыгы. Кызганычка каршы, ул хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Минем тормыш иптәшем дә әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез чикләрен саклый. Без аның белән дә горурланабыз, түземсезләнеп исән-сау кайтуын көтәбез. Безне онытмавыгыз, һәрвакыт янәшәбездә булуыгыз өчен район җитәкчелегенә дә, хәрби комиссариатка, һәммәгезгә рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул.
Ватан Геройлары көненә багышланган тантана исә кунакларның «Гиндукуш» музеена экскурсия, җылы аралашу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев