Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

3 декабрьгә кадәр салымнарны түләгез

Транспорт, җир, милек салымнарын вакытында түләргә санаулы көннәр калды. Кызганычка каршы, авыл җирлекләренең бюджетын тәэмин итүче бу салымнар Тукай районында 50 процент кына җыелган. Районның финанс-бюджет палатасы белгечләре суд приставлары белән берлектә Шилнәбаш авылына барып 2016 ел өчен бурычлыларны эзләде.

Тукайлыларның 2016 ел өчен салым буенча 29,7 миллион сумнан артык бурычы бар, шул исәптән транспорт салымы – 18,4 млн сум, җир өчен – 7,3 млн сум, милек салымы – 3,9 млн сум.
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева белдерүенчә, халыкның салым буенча бурычлары тулысынча капланган авыл җирлекләре бөтенләй юк. Шилнәбаш авыл җирлегендә 641 кешенең 1,3 миллион сум әҗәте бар.
– Бүгенге көндә салым түләүчеләр саны якынча 1000 тирәсе. Шуның яртысы салымнарын инде түләде, калганнары белән салым җыю буенча эш алып барыла. Аларга 3 декабрьгә кадәр салымнарны түләргә кирәклеге турында кисәтүләр тараттык, – ди Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушкова.
Беренче тукталыш – Яшьләр урамындагы 6нчы йорт. Биредә яшәүчеләрнең җир һәм милек өчен 505 мең сум салым бурычы бар. Кызганыч, йорт хуҗасы өендә юк иде. 
Икенче адрес – Мәктәп урамы 30нчы йорт. Хуҗаның бурычы 9362 сум. Балалар ишек артыннан: «Әти-әни өйдә юк, эштә», – дип җавап бирделәр. Бу йортта да суд приставлары чакыру калдырды.
Тагын бер гражданинның транспорт салымы буенча 15 мең сум бурычы җыелган. Ул да өйдә булмады. Ишекне апасы ачты.
– Апаем монда яшәми. Ярты елга бер килә. Аның бурычы бар икәнен мин белмәгән идем. 15 мең сум күп акча түгел инде ул. Мин аңа бу турыда әйтермен. Әгәр реквизитлар булса, аның бурычын да түләрмен, – дип ышандырды ул суд приставларын.
Суд приставлары рейд барышында салым түләмәү очрагында нинди җаваплылык каралганын да аңа искәртеп үттеләр.
– Районда салым түләмәүчеләр буенча 5 меңнән артык эш кузгатылган. Вакытында салым түләмәү очрагында акча әйләнешенә яки милкенә арест салына. Аерым очракларда җинаять яки административ эш тә кузгатылу ихтимал, – диде Тукай hәм Менделеевск районнары буенча суд приставы Айгөл Нургалиева.
Дәүләт файдасына салымнар һәм җыемнар түләтүгә юнәлдерелгән әлеге рейдлар атна саен узачак. 
– Барлык тукайлыларга РФ Салым Кодексы буенча салым түләү законнарын бозучы физик затларга карата җаваплылык бик җитди икәнлеген hәм төрле күңелсезлекләргә юлыкмас өчен салымнары түләргә кирәклеген искәртәбез, – диделәр белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев