Юстиция майоры Руслан Исмәгыйлов: «Тикшерүченең ялгышырга хакы юк – ул кеше язмышы өчен җаваплы»
Ел саен илебездә 6 апрельдә РФ Эчке эшләр бүлегендә тикшерү хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә Быел тикшерү бүлеге хезмәте оешуга 55 ел тула. Сорау алу бүлеге карамагында зур булмаган җинаятьләр булса, тикшерү бүлеге хезмәткәрләре уртача авырлыктагы, авыр һәм аеруча авыр җинаять эшләрен карый, шулар арасында урлау, талау, үтерү һәм...
РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең тикшерү хезмәте алдынгылардан санала. 2017 елның нәтиҗәләре буенча, ТР Эчке эшләр министрлыгы икенче категорияле районнарның тикшерү хезмәтләре арасында Тукай районы тикшерү хезмәте иң яхшы дип танылган. Руслан Исмәгыйлов әйтүенчә, югары күрсәткечләргә ирешү - коллективның бердәм һәм оешкан булуы белән бәйле. Бүгенгә тикшерү бүлегендә югары дәрәҗәдә үз эшләрен башкаручы хезмәткәрләр эшли, аларның күпчелеге хатын-кызлар. Тикшерү хезмәте башлыгы урынбасары, юстиция майоры Людмила Ялаева унбиш елдан артыграк тикшерү органнарында эшли, өлкән тикшерүчеләр - юстиция майорлары Роза Миргасыймова, Татьяна Егорова, Айгөл Вәлиуллина озак еллар үз хезмәтләренә тугры. Яшь хезмәткәрләр дә бар - тикшерүчеләр, юстиция лейтенантлары Юлия Динмөхәммәтова, Айнур Биктимеров, Олеся Роганина. Руслан Исмәгыйлов тикшерү бүлеген 2015 елдан җитәкли, аңа кадәр бу вазифаны полиция подполковнигы Марат Ваһапов башкарган. Бүген ул - РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы.
- Мин килгәндә тикшерү бүлегендә эшчәнлек югары дәрәҗәдә оештырылган иде, биредә һөнәри яктан көчле коллектив хезмәт күрсәтә. Ирешкән нәтиҗәләрне саклап калу - бүгенге бурычыбыз, - дип билгеләде Руслан Рәис улы. - Тулаем алганда, тукайлылар законны бозмыйлар, тәртиплеләр. Бәлки, бу авыл җирлекләрендә булган гаилә тәрбиясе белән бәйледер. Балаларның үз-үзләрен тотышыннан да күренә бу. Эш буенча миңа еш кына авылларда, мәктәпләрдә булырга туры килә. Һәрбер очраган бала исәнләшә, аларның тиешле тәрбия алганлыгы күренеп тора, үзләреннән олырак кешеләрне хөрмәт итә беләләр. Авыл халкы арасында закон бозучылар күп түгел, күпчелек очракта райондагы җинаятьләрне читтән килгән кешеләр башкара. Районның үзенчәлеге - ярты миллионлык шәһәр белән янәшә урнашуында. Район территориясендә урнашкан бакча ширкәтләре, яңа төзелгән йортларның күбесенең хуҗалары - шәһәрдә яшәүчеләр, - ди Руслан Исмәгыйлов.
Урлашу - иң еш очрый торган җинаять
Күп очракта җинаятьләргә юл куючы сәбәп - ваемсызлык һәм һәрнәрсәгә җиңел карау. Соңгы вакытта районыбызда яңа йортлар салынып тора, тик бу күренеш урлашуның да санын арттыруга китерә. Төзүчеләр еш кына эш коралларын төзелеш урынында, вакытлыча гына салынган биналарда калдыралар, караклар йозакларны ватып керәләр, кыйм-
мәтле коралларны урлыйлар. Авыл халкы да «бер минутка гына» дип өйдән чыкканда, ишекләренә йозак элмичә китә. Интернет аша алдаучыларның да саны арта. «Җинаятьчеләрнең заманадан калышмыйча атлаганын истә тотыгыз, элеккечә «бардым да урладым» кебек җинаятьләр саны кими, мошенниклар яңадан-яңа алдау ысулларын табалар, заманча Интернет-технологияләрне кулланалар», - дип кисәтте Руслан Рәис улы.
Былтыр булган вакыйга - чит шәһәрдән килгән ике ир-ат районда урнашкан бер бинаны арендага ала. Сату-алу игъланнары булган бер сайтны карап, алар машина сатарга теләүчеләр белән элемтәгә керә һәм сатып алучыларны табу өчен үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итә. Автомобиль хуҗалары ышанып, үзләренең машиналарын аларга сатарга калдыра. Мошенниклар исә машина хуҗаларына булмаган оешма исеменнән төзелгән килешүгә урланган мөһер сугып бирәләр дә, автомобильләрне тиз арада сатып, акчасын үзләренә алалар. Шулай итеп, кешеләр машинасыз да, акчасыз да калалар. Тикшерү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчеләрне Пермь шәһәреннән эзләп таба.
Күптән түгел район тикшерүчеләре җәмәгатьчелектә шау-шу уяткан резонанслы эшнең берсен ачыклаганнар, әлеге җинаятьнең тамырлары хәтта республикадан читкә чыккан. Оешкан җинаять төркеме фураларга төялгән олы йөкләрне урлау белән шөгыльләнгән. Әлеге җинаять бөтен нечкәлекләрне күздә тотып әзерләнгән була. Башта җинаятьчеләр авыр йөк ташуны оештыручы махсус сайтларның берсендә йөкне бер шәһәрдән икенчесенә илтергә теләүчеләрне һәм йөк машиналарын йөртүчеләрне таба, шуннан соң алар белән элемтәгә керә. Машина йөртүчеләрдән һәм заказ бирүчеләрдән кирәкле мәгълүматларны, документларны сорап, аларның арадашчылары булып, җинаятьчеләр йөкнең төялгәнен көткәннәр. Йөкне төяп, бераз вакыт узгач, алар машина йөртүчегә шалтыратып, планнарның үзгәрүе турында хәбәр иткәннәр һәм йөкне башка складка бушатырга кирәклеген әйткәннәр. Бернәрсәдә дә шикләнмәгән машина йөртүче, җинаятьчеләр сүзенә ышанып, йөкне әйтелгән җирдә бушаткан. Бу эшне ерак рейсларга алып барылган йөкләр белән генә башкарырга тырышканнар. Шәһәрләр арасы зур булса, йөк тиешле урынга барып җиткәнче шактый вакыт уза, заказ бирүчеләр аның урланган булганын атна-ун көн үткәч кенә белә. Ул вакытка инде җинаятьчеләр йөкне саткан була, урланган товарны һәм җинаятьчеләрне табу мөмкинлеге калмый. Бу юлы исә йөкне төяп җибәрүчеләр машина йөртүчегә бик тиз арада шалтыраткан. Йөкнең тиешле урынга барып җитмичә, Тукай районында бушатылганын ишеткәч, алар хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Бик җентекләп тикшергәннән соң, тикшерү бүлеге хезмәткәрләре әлеге эшне ачыклаган, җинаятьчеләрнең оештыручысы Ростов өлкәсендә кулга алынган.
Тикшерүче булып бик сирәкләр генә эшли ала
Оешкан җинаять төркемнәре башкарган шау-шулы эшләрне тикшерүдән тыш, кешеләрнең үзара уртак фикергә килә алмаганлыктан барлыкка килгән җинаятьләрне дә ачыкларга туры килә. Руслан Рәис улы хәтерендә калган бер шундый вакыйганы сөйләде. Бер авылның ике гаиләсе арасында аңлашылмаучанлык барлыкка килә: күршеләр җир участогының чиге кайда үтәргә тиешлеге турында бертуктаусыз бәхәсләшәләр. Конфликт 60 сантиметр җир өчен башлана. Ике якның берсе дә юл куярга теләми. Судлашып та алалар, ләкин суд карары белән дә килешмиләр. Дошманлашып беткән гаиләләрнең берсендә 21 яшьлек егет үсеп килә. Озак еллар дәвамында әлеге конфликтны күреп үскән яшь егет бер көнне кызып китә. Күршеләре койма сатып алганын һәм аны куярга әзерләнгәнен күреп, ул аларның ихаталарына керә, өлкән яшьтәге ир-атка кычкыра башлый. Сүз иярә сүз китә, егет сугыша башлый. Штакетник, торба кисәге белән ир-атны кыйный. Хәтта туганына ярдәм итәргә дип чыккан тагын бер ир-атка да көрәк белән суга. Башка сыймаслык хәл: тавышка чыккан егетнең ата-анасы улын туктатасы урынга, үзләре дә кыйнауда катнаша башлыйлар. Соңыннан, канга баткан күршеләрен җирдә калдырып, өйләренә кереп китәләр. Нәтиҗәдә кыйналган ир-ат авыр тән җәрәхәтләре ала, инвалидка әйләнә, ә яшь егет төрмәгә эләгә. 60 сантиметр җир өчен ике гаиләнең дә язмышлары җимерелә.
Бик сирәкләр генә тикшерүче булып эшли аладыр, чөнки көн саен тормышның киеренке ягын күреп тә, кешеләрнең яхшы сыйфатларына өметеңне өзмичә, аларга ышанып, явызланмыйча яши белергә кирәк. Шул ук вакытта хокук бозучыны табып, аңа тиешле җәзаны бирү өчен бөтен көчеңне куеп эшләү таләп ителә.
- Һөнәреңне ярату, җаныңны биреп, теләп эшли белү - тикшерүче булу өчен иң мөһим шартларның берсе, - дип саный Руслан Исмәгыйлов. - Җинаятьне ачарга теләү, хокукы бозылган кешене яклау, башлаган эшне җиренә җиткереп башкару - барысы да кирәкле сыйфатлар. Психологияне яхшы белергә, төрле холыклы кешеләр белән уртак тел табарга, намуслы, гадел булырга тиеш тикшерүче. Җинаятьче нинди генә булса да, ул да бит кеше, аның да җаны, үзенең катлаулы язмышы бар. Аны аңлый белергә кирәк, җинаятькә этәргеч булган сәбәпләрне ачыкларга бурычлы без. Тикшерүченең ялгышырга хакы юк - ул кеше язмышы өчен җаваплы. Тагын бер кирәкле сыйфатларның берсе - үтә дә игътибарлы булу, безнең эшебездә һәрбер вак-төяк җинаятьне ачыкларга ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, бер очрак булды: җинаятьченең кем икәнлеген аның төшеп калган чәч бөртегеннән ачыкладык. Без эш тикшерү, җинаятьчене табу белән генә чикләнмибез, дәлилләр җыябыз, зыянны каплату өчен чаралар үткәрәбез. Һәрбер хезмәткәребез өстендә зур җаваплылык, ләкин эшебез кешеләргә кирәк икәнлеген без аңлыйбыз, - дип билгеләде Руслан Рәис улы. - Һөнәри бәйрәмебез белән озак еллар район тикшерү бүлегендә хезмәт иткән ветераннарыбызны Сәлимхан Шаһидуллин, Салават Рәсимбетов, Латыйп Хафизов, Рәфидә Закирова, Зиннур Мостафин, Гүзәл Аташян һәм барлык хезмәттәшләремне ихлас күңелдән котлыйм, сәламәтлек, имин тормыш телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев