Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Урманны законсыз кисүчеләргә карата закон катгый

Алдан хәбәр ителгәнчә, РФ Җинаятьләр Кодексының "Бер төркем кешеләр алдан сөйләшенеп һәм табигатькә зур зыян салып, урман үсентеләрен законсыз кисү" турындагы 260 маддәсе, 3 өлешендә билгеләнгән җинаятьне кылуда гаепләнүче 48 һәм 50 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешеләренә карата Тукай районы прокуратурасы тарафыннан кузгатылган җинаять эше район судына җибәрелде. Суд тикшерүе...

Алдан хәбәр ителгәнчә, РФ Җинаятьләр Кодексының "Бер төркем кешеләр алдан сөйләшенеп һәм табигатькә зур зыян салып, урман үсентеләрен законсыз кисү" турындагы 260 маддәсе, 3 өлешендә билгеләнгән җинаятьне кылуда гаепләнүче 48 һәм 50 яшьлек Яр Чаллы шәһәре кешеләренә карата Тукай районы прокуратурасы тарафыннан кузгатылган җинаять эше район судына җибәрелде.

Суд тикшерүе нәтиҗәсендә шунысы билгеле булды: 2011 елның 27 сентябрендә иртәнге 10.00 сәгатьтән 13.05 сәгатькә кадәр вакыт арасында Чаллы шәһәрендә яшәүче Н. А. Зотов белән К. В. Игнатьев "Түбән Кама" милли паркы зонасында файда алу максаты белән ике нарат агачын кисәләр һәм дәүләт табигый мохитына 22385 сумлык зыян салалар. Тукай районы суды карары белән Н. А. Зотов һәм К. В. Игнатьев РФ Җинаятьләр Кодексының 260 маддәсе, 3 өлешендә билгеләнгән җинаятьне кылуда гаепле итеп танылдылар һәм аларның һәркайсына 6 ай шартлы срок белән ике елга ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы бирелде. Моннан тыш икесеннән дә 22 385 сумлык зыян түләтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев