Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Укучыларыбыз кызыксына

Салым инспекциясеннән килгән түләү кәгазьләрендә кайсы милеккә, күпме түләргә икәне күрсәтелми, һәрхәлдә, узган елларда түлисе сумма гына чагылдырыла иде. Милеккә салымны исәпләү тәртибен, суммасын интернеттан да белеп буладыр. "Якты юл" газетасын алабыз без, шунда аңлатып язсагыз иде.

- Сүзне шуннан башлыйм әле, 2012 елга милеккә салымны агымдагы елның 1 ноябренә кадәр түләп бетерү зарур.
Әгәр дә салым исәпләүләре белән бәйле сораулар туса яисә кисәтү кәгазе (уведомление) килмәсә физик затар турыдан-туры район салым инспекциясенә килеп белешә ала. Газета укучысының соравы да урынлы, кызыксынуы өчен рәхмәт. Кызыксындырган сорауларга җавап табу өчен салым түләүче физик затлар онлайн аркылы www.r16.nalog.ru сайтына кереп, кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Аннары, салым түләүләре буенча исәп-хисапны "Физик затлар өчен салым түләүләренең шәхси кабинеты" электрон сервисы ярдәме белән дә контрольдә тотарга була. Бу сервистан:
- бюджет алдындагы салымнар буенча бурычларны, исәпләнгән һәм түләнгән салымнар суммасы, күчемле һәм күчемсез милек объектлары турында мәгълүматлар алырга;
- салым түләү өчен уведомление һәм квитанцияләр алырга, салым бурычларын түләргә, салым инспекциясенә салым органнарына мөрәҗәгатьитәргә була,
- "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисына керү өчен салым түләүче кайда исәпкә басуына карамастан, Россия ФНСның теләсә кайсы инспекциясенә мөрәҗәгать итә ала (сервиска тоташу өчен www.r16.nalog.ru аша гариза да биреп була);
Салымнарны банк бүлекләренә барып кына түгел, өйдән чыкмыйча, банк-партнерларның электрон сервислары ярдәме белән дә түләргә мөмкин. Моның өчен онлайн-оплаты www.r16.nalog.ru сайтында "Заплати налоги" интернет сервистан файдаланып була.
Шунысы да билгеле булсын: 25-26 октябрьдә район салым инспекциясендә салым түләүче физик затлар өчен милеккә салым исәпләү һәм түләү мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көне үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев