Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Тукай районында җинаять кылучыны Мәскәү өлкәсендә кулга алганнар

16 октябрьдә сорау алу бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быелгы бәйрәм үзенчәлекле - сорау алу хезмәте бүлеге оешканга 25 ел тула. Кыскача мәгълүмат: бүгенге көндә сорау алу бүлеге хезмәткәрләре Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексында каралган 143 төрдән артык маддә буенча җинаятьләрне тикшерү белән шөгыльләнә. Моңа чит кеше милкен урлау,...

Бәйрәм уңаеннан без РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР Тукай районы буенча сорау алу хезмәте бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Светлана Фәрит кызы Бикулова белән очраштык. Аның кул астында эшләүче коллективта хатын-кызлар хезмәт итә. Беренче карауга, җинаятьчеләрдән сорау алу, тикшерү хатын-кыз эше түгел. Ләкин Светлана Бикулова әйтүенчә, нәкъ менә хатын-кызларга хас төгәллек, җентеклелек, игътибарлылык эшне тиешле дәрәҗәдә алып барырга ярдәм итә. Районыбыз хезмәткәрләре республикада алдынгылардан исәпләнә. 2016 елның нәтиҗәләре буенча Эчке эшләр министрлыгы ТРның икенче категорияле районнары сорау алу хезмәте бүлекләре арасында Тукай районы сорау алу хезмәте иң яхшы дип танылган. Агымдагы елның 9 аенда сорау алу хезмәткәрләре 122 җинаять эшен судка җибәргәннәр, 400гә якын материалны тикшерү нәтиҗәсендә законнар бозылмаган дип табылган.

- Районыбызның үзенчәлекләре бар. Иң тыңгысызлардан - Круглое Поле поселогы, «Татарстан» совхозы поселогы, Бәтке авыл җирлеге, тынычлардан Иске Абдул, Яңа Бүләк, Борды авылларын атап була. Җәй җитсә, җинаятьләр саны кинәт арта. Бу безнең карамакка авыллардан тыш, бакча җәмгыятьләре, балалар лагерьлары, ял базалары керү белән дә аңлатыла. Анда бит ял итәргә дип кемнәр генә килми! Урлашулар саны күбәя, - дип сөйли Светлана Бикулова. - Ваемсызлык - күп очракта җинаятьләргә юл куючы сәбәпләрнең берсе. Быел булган хәл: йорт хуҗалары, ишекләрен бикләмичә, күршеләренә кергәннәр. Шул арада карак өйләренә кереп, көнкүреш техникасын урлап чыккан. Соңыннан ачыкланганча, карак кеше - хуҗаларның күптәннән аралашып йөргән танышлары булган. Бу бик еш очрый торган хәл, уяу булырга кирәк, биш минутка гына чыгып китсәгез дә, ишекләрегезне бикләп чыгыгыз, - дип кисәтә Светлана Фәрит кызы.

- Халык белән тыгыз элемтәдә эшлибез, аңлатабыз. Җинаятьчеләр олы яшьтәге кешеләрне ешрак алдыйлар дигән фикер көчле. Әмма өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә алдана. Интернетта машина сату турындагы белдерү райондашыбызны кызыксындырган. Очсызлы бәягә яхшы иномарка сатыла, янәсе. Сатучы 35 мең сумны алдан түләп куюны сораган, шуның өчен ул машинаны башка кешегә сатмаска сүз биргән. Акча күчерелгәч, сатучы элемтәгә чыкмаган. Без җинаятьчене эзләп таптык һәм кулга алдык. Ул Мәскәү өлкәсендә яшәүче бер хатын-кыз булып чыкты, аның инде бу беренче генә җинаяте булмаган. Бездә хезмәт итәр өчен югары юридик белемле булу гына җитми, кеше белән эшләргә, психологияне белергә, эшеңне яратырга кирәк. Безнең кулыбызда кеше язмышы, бу бик зур җаваплылык. Сорау алу бүлегендә өлкән сорау алучы, полиция майоры, тәҗрибәле хезмәткәр Ләйсән Әхмәтҗанова 10 ел эшли. Ике стажерыбыз бар, стажировка 6 ай бара, шул чорда эш авыр дип, башка бүлекләргә күчүчеләр дә булгалый. Яшьләрне тәрбиялибез, ярдәм итәргә тырышабыз. Ветераннарыбызны онытмыйбыз, аралашып торабыз, барлык үткәрелгән чараларга чакырабыз. Озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга киткән хезмәттәшләребез: Җәмилә Ризванова, Альберт Вахитов, Ирек Бикбаев, Минзилә Нямаева, Татьяна Костюнина, - дип сөйләде Светлана Бикулова.

Светлана Фәрит кызы үзе дә эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Быел аның сорау алу хезмәтендә эшләгәненә 20 ел тулган. 2005 елны беренче тапкыр уздырылган Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесендә Светлана Бикулова Россиянең иң яхшы сорау алучысы дип таныла. Иртәнге җиденче яртыда ул инде эш урынында була, кичке сигезләргә-тугызларга кадәр эшли. Үзенең хезмәтенә тугрылыклы, эше белән горурлана.

- Безнең хезмәтебез кешеләргә кирәк дип саныйм. Бик еш мине урамда очратып, танып, исәнләшәләр, рәхмәт әйтүчеләр дә аз түгел. Шундый вакытларда күңелләр күтәрелеп китә. Барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим, - диде Светлана Бикулова.

Без дә аның теләкләренә кушылабыз, сорау алу хезмәткәрләренә һәркайсыбыз өчен кирәкле булган хезмәтләре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев