Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Тукай районында баян сатучы үз акчасын “сатып алучы”га күчергән

Тукай районында яшәүчеләрнең уллары Интернетка 70 мең сумга баян сатарга куйган. Ир-ат элемтәгә керү өчен өлкән яшьтәге әти-әнисенең номерын калдырган. Тиздән Сызраньнан сатып алучы табылган һәм 40 мең сум акча күчерергә тәкъдим иткән. Сатып алучы банк счетына акча күчерергә телим дип 69 яшьлек хатын-кызны мобиль кушымтага кушылырга үгетләгән. Аның өйрәтүе...

Тукай районында яшәүчеләрнең уллары Интернетка 70 мең сумга баян сатарга куйган. Ир-ат элемтәгә керү өчен өлкән яшьтәге әти-әнисенең номерын калдырган.

Тиздән Сызраньнан сатып алучы табылган һәм 40 мең сум акча күчерергә тәкъдим иткән.

Сатып алучы банк счетына акча күчерергә телим дип 69 яшьлек хатын-кызны мобиль кушымтага кушылырга үгетләгән. Аның өйрәтүе буенча Тукай районында яшәүче бу функцияне урнаштырган. Моннан тыш ул паспорт мәгълүматын, карта реквизитларын әйткән, конфиденциаль мәгълүматны кредит учреждениесе хезмәкәрләренә дә хәбәр итмәскә дигән смс алуга карамастан, код һәм парольләрен дә белдергән.

Шулай итеп, "ялган" сатып алучының пенсионерның банк счетына керү мөмкинлеге барлыкка килгән. Аның счетында 230 мең сум акча барлыгын белгәч, ул олы яшьтәге ханымга бу акчалар аның милке түгел, ә Сызраньнан сатып алучыныкы булуына ышандыра алган. Шуңа күрә клиент күрсәтмәләре буенча пенсионер үзенә бары тик 30 мең сум гына калдырырп "артык акча" ны кайтарган. Тукай районы пенсионеры сатып алучы белән башка элемтәгә керә алмаган.

69 яшьлек ханым счетын тикшергәч мошенниклар корбаны булуын аңлаган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев