Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Транспортны техник күзәтүгә үзгәрешләр керде, штрафлар артты

2012 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең транспорт чараларына техник күзәтү үткәрү турындагы законына үзгәрешләр гамәлгә керде. Техник күзәтү хәзер Россия автоиминиятләштерү берлегендә аккредитация үткән операторлар тарафыннан үткәрелә. 2012 елга кадәр эшләгән барлык техник күзәтү станцияләре аккредитацияне автомат рәвештә ала. Шунысы да бар: гамәлдәге закон нигезендә юл хәрәкәтен күзәтү барышында транспорт...

2012 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең транспорт чараларына техник күзәтү үткәрү турындагы законына үзгәрешләр гамәлгә керде. Техник күзәтү хәзер Россия автоиминиятләштерү берлегендә аккредитация үткән операторлар тарафыннан үткәрелә. 2012 елга кадәр эшләгән барлык техник күзәтү станцияләре аккредитацияне автомат рәвештә ала. Шунысы да бар: гамәлдәге закон нигезендә юл хәрәкәтен күзәтү барышында транспорт чараларының техник төзеклеген контрольдә тоту элеккечә дәүләт автоинспекциясе контролендә калды. Моңа кадәр дәүләт техник күзәтүен үткәрүче хезмәткәрләр транспорт чараларының техник халәтен диагностика чаралары ярдәмендә тикшерәләр.

Татарстан Республикасы территориясендәге техник күзәтү операторы «Таттехконтроль» ААҖ 2007 елдан бирле эшли, тиешле җайланмалар, җитештерү-техник база белән тулысынча тәэмин ителгән.

Яңа тәртип нигезендә техник күзәтү түбәндәге эзлеклелектә үткәрелә:

- җитештерелгән көннән 3 ел йөргән җиңел автомобильләр (максималь авырлыгы 3,5 тоннага җитмәгән йөк автомобильләре), мототранспорт чараларына техник күзәтү үтү таләп ителми;

- 3 елдан 7 елга кадәр файдаланылган җиңел автомобильләр (максималь массасы 3,5 тоннага җитмәгән йөк автомобильләре), мототранспорт чараларына техник күзәтү 2 елга бер мәртәбә үткәрелә;

- 7 елдан артык йөргән җиңел автомобильләр (максималь авырлыгы 3,5 тоннага җитмәгән йөк автомобильләре), мототранспорт чаралары, шулай ук максималь массасы 3,5 тоннага җитмәгән тагылма һәм ярымтагылма җайланмаларга техник күзәтү ел саен башкарыла.

Реклама

Рөхсәт ителгән максималь авырлыклары 3,5 тоннадан арткан йөк автомобильләре, Россия Федерациясе законы нигезендә махсус яктылык һәм тавыш сигналлары белән җиһазланган транспорт чаралары, шулай ук транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәтү өчен көйләнгән транспорт чаралары һәр 12 ай саен техник күзәтү үтәргә тиеш.

Җиңел автомобиль-таксилар, автобуслар, 8дән дә артык (шофер урыныннан башка) пассажир йөртүгә көйләнгән йөк автомобильләре һәм куркыныч янаучы йөкләр ташучы махсус транспорт чаралары, аларның тагылма җайланмаларына техник күзәтү 6 ай саен үткәрелергә тиеш.

ОСАГО полисын алуның тәртибе дә үзгәрде. Хәзер, иң беренче чиратта, транспорт чарасын техник күзәтүгә китерергә һәм үтү турында талон алырга кирәк.

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексына 2012 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән үзгәрешләр түбәндәгедән гыйбарәт:

2012 елның 1 гыйнварыннан җиңел автомобиль-таксилар белән пассажирлар һәм багаж йөртүгә җаваплылык кертелә. Әйтик, җиңел таксиның төсле графика белән бизәлмәгән яки махсус фонарьсыз булуы, шулай ук пассажирларны һәм багажны йөртүгә транспорт чарасы яллауга язма төстә килешү төзелмәү хокук бозуларга керә. Кагыйдә буларак әлеге төр административ хокук бозулар өчен штраф суммасы машина йөртүчеләр өчен - 1000нән 5000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 10000нән 50000 сумга кадәр, юридик затлар өчен - 30000нән 100000 сумга кадәр.

Яңа елдан шулай ук светофорның кызыл утына яки регулировщикның туктарга дигән хәрәкәтенә туктамаган өчен штраф суммасы 700 сумнан 1000 сумга кадәр артты. Стоп-линиядә туктамаган өчен машина йөртүче - 800 сум, ә машиналар күпләп җыелган юл чатына чыккан һәм шул рәвершле аркылы юнәлештәге юл хәрәкәтендә буталчык тудырган очракта 1000 сум штраф түли. Шулай ук юл чатын үтүгә өстенлеге булган транспорт чарасын үткәреп җибәрмичә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган машина йөртүчегә 1000 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X