Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Террорчылардан сак булыгыз

Террорчылык - бүгенге көннең иң кискен торган күләмле проблемаларының берсе. Соңгы араларда мондый төркемнәр Татарстан Республикасында да барлыкка килә башлады.

Әле күптән түгел - 10 гыйнварда гына Биектау районының Мәмдәл авылында шартлаткыч җайланма аркасында торак йортта янгын чыкты.

Икенче көнне һәлакәт урынын тикшергән вакытта кулдан ясалган җайланма тагын шартлый һәм нәтиҗәдә полиция хезмәткәре авыр җәрәхәтләр алды.

Шартлату әзерләүдә шикле өч кеше - 1973 һәм 1979 елгы ике ир-ат, 1985 елгы хатын-кыз 12 гыйнвар көнне Казан шәһәрендәге бер фатирда тоткарланды. Кулга алу вакытында җинаятьчеләрнең берсе нык каршылык күрсәтеп, полиция хезмәткәрен пычак белән яралады. Нәтиҗәдә хокук сакчысы аңа каршы корал кулланырга мәҗбүр булды. Ату җинаятьченең үлеменә китерде.

Гражданнар, шикле кешеләргә һәм автомобильләргә юлыкканда, бик сак һәм игътибарлы булсыннар иде. Мондый очракларда 71-37-60 яисә 02 телефоннары аша район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев