Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Машина басучыны район судында 3 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Җинаятьче төнгә машиналарын капка төпләрендә куеп калдырган хуҗаларның салонда булган акчаларын, кыйммәтле әйберләрен урлап йөргән. Ч. барлыгы 5 урлау очрагында гаепләнә. Полициягә машинасыннан шәхси әйберләр югалу турындагы беренче хәбәр 9 февральдә керә. Иске Җирекле авылында төзелеп бетмәгән гараж эченә кертеп куелган Рено Логан маркалы автомобильдән 5000 мең сумлык инструментлар урлана....

Җинаятьче төнгә машиналарын капка төпләрендә куеп калдырган хуҗаларның салонда булган акчаларын, кыйммәтле әйберләрен урлап йөргән. Ч. барлыгы 5 урлау очрагында гаепләнә. Полициягә машинасыннан шәхси әйберләр югалу турындагы беренче хәбәр 9 февральдә керә. Иске Җирекле авылында төзелеп бетмәгән гараж эченә кертеп куелган Рено Логан маркалы автомобильдән 5000 мең сумлык инструментлар урлана. Хуҗа машинасын бикләргә оныткан була.

Башка очракларда, төнлә капка төбендә торган автомобильләрнең пыялаларын чүкеч белән ватып әйберләрен урлый. Шул ук төндә Иске Җирекледә Фольксваген Туарег автомобиленең арткы уң як ишек пыяласын ватып 15 900 сумлык әйбер ала. Шәхси әйберләр арасында 6000 сумлык сумка, банк картасы, картаның пин-коды язылган конверт та янында була. Соңрак җинаятьче шуның ярдәмендә картадан 9900 сум акча ала.

Бәткедә 16 февральдә Тойота Ланд Краусер автомобиленнән 9000 сумлык, шул ук көнне Яңа Җирекледә Лада Приорадан 7400 сумлык әйбер, 17 февральдә Сосновый Бор поселогында Фольксваген Поло машинасыннан 4500 сумлык акча һәм милек урлый. Судта гаепләнүче Ч. үзенең гаебен тулысынча таныды, килгән зыянны кайтарды. Район суды Ч.га РФ Җинаятьләр Кодексының 158 маддәсе нигезендә гаепле дигән хөкем карары чыгарды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итте район суды хөкемдары, ТРның атказанган юристы Әнвәр Мансуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев