Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәт хакын вакытында түләтү – прокуратура контролендә

Тукай районында теркәлгән оешма-предприятиеләрдә хезмәт турындагы законнарның үтәлешенә, хезмәткәрләргә эш хакының вакытында бирелүенә район прокуратурасы 2011 елда аеруча нык игътибар бирде.

Узган ел үткәрелгән тикшерүләр хезмәт хакларын вакытында түләмәүнең 682 очрагын ачыклады. Гражданнарның эш хакын вакытында алуга хокукларын бозуны бетерүне таләп иткән 3 гариза кертелде, аларның нәтиҗәләре буенча гаепле дип табылган 7 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, хезмәт хакын түләүне вакытында башкармаган өчен РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.27 маддәсе 1 өлеше буенча прокурор карары белән 5 вазыйфаи зат штрафка тартылды. Гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап, район судына гомуми күләме 7770 мең сум тәшкил иткән хезмәт хакын түләтү турында 898 дәгъва гаризасы җибәрелде, алар суд тарафыннан канәгатьләндерелде.

Хезмәт турындагы законнарны бозуның аеруча җитди очраклары прокуратура тикшерүе вакытында "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасы" ҖЧҖдә, "Чаллы яшелчәсе" ҖЧҖдә, "Кама" агрофирмасы" ҖЧҖдә, "КАМавтодор" ҖЧҖдә ачыкланды.
Бу юнәлештәге эш 2012 елда да дәвам итәчәк. Гражданнарның хезмәт хакын вакытында алуга хокукларының үтәлеше тулысы белән район прокуратурасы контролендә.

Реклама

Хезмәт хакын бөтенләй түләмәү яисә вакытында бирмәү очраклары буенча гражданнар Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52нче йорт (ГЭС пос., 8/4 йорты) адресы буенча район прокуратурасына шикаять белән мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X