Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Хезмәт хакларын түләтү – прокуратураның аерым игътибар үзәгендә

Хезмәт турындагы законның үтәлешен тәэмин итүгә никадәр генә игътибар бирелмәсен, аны бозу, хезмәткәрнең эш хакын вакытында түләмәү фактлары очрый әле. Район прокуратурасы 2013 елда муниципаль район биләмәсендә эшләүче һәм анда теркәлгән барлык төр предприятие һәм оешмалардагы эшчеләргә хезмәт хакларын түләү буенча Хезмәт турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. Нәтиҗәдә закон бозуларның...

Хезмәт турындагы законның үтәлешен тәэмин итүгә никадәр генә игътибар бирелмәсен, аны бозу, хезмәткәрнең эш хакын вакытында түләмәү фактлары очрый әле. Район прокуратурасы 2013 елда муниципаль район биләмәсендә эшләүче һәм анда теркәлгән барлык төр предприятие һәм оешмалардагы эшчеләргә хезмәт хакларын түләү буенча Хезмәт турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. Нәтиҗәдә закон бозуларның 830 очрагы ачылды, гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алып баруга хокукларын бозган һәм аны төзәтүне таләп иткән 11 беркетмә төзелде, 27 гаепле кеше дисциплинар җавапка тартылды, прокурор карары буенча административ бозулар турында РФ Кодексының 5.27 маддәсенең 1 өлешендә каралганча, 5 вазыйфаи затка штраф салынды. Хезмәткәрнең мәнфәгатен яклап, район судына 828 дәгъва гаризасы җибәрелде, хезмәткәрләргә барлыгы 5 931 мең сум акча түләтелде.
Хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары «Тукай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ, «Кама» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Раир» һәм «Верфь» ҖЧҖ, шулай ук «ТКТ» суднолар төзү компаниясе» ҖЧҖ оешмаларында ачылды, дип хәбәр итте район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист Р. Яхин.
2014 елда да эш дәвам итә. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алып баруга хокукларының үтәлеше мәсьәләләре район прокуратурасы контролендә тотыла. Хезмәт хаклары вакытында түләнмәгәндә гражданнар түбәндәге адрес буенча район прокуратурасына мөрәҗәгать итә алалар:
Чаллы, М.Җәлил проспекты 52 нче йорт ( ГЭС, 8/ 4).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев