Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Балигъ булмаган үсмер машинадан аккумулятор урлаган

2016 елның беренче яртысында район буенча җинаятьләрне ачу күрсәткече 88,9 процентка җиткән. Республикада бу сан уртача 73,9 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Эчке эшләр бүлегеннән. Теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның алты ае белән чагыштырганда, 6,2 процентка кимегән (323 һәм 303). Быел авыр җинаятьләр 52 булган. Бу узган елдан 6га...

2016 елның беренче яртысында район буенча җинаятьләрне ачу күрсәткече 88,9 процентка җиткән. Республикада бу сан уртача 73,9 процентны тәшкил итә, дип хәбәр итәләр Эчке эшләр бүлегеннән.

Теркәлгән җинаятьләр саны, узган елның алты ае белән чагыштырганда, 6,2 процентка кимегән (323 һәм 303). Быел авыр җинаятьләр 52 булган. Бу узган елдан 6га күбрәк. Кырын гамәл кылган шикле кешене билгеләү авыр булу сәбәпле, тикшерү эшләре туктатылган җинаятьләр саны артуны тискәре күренеш дип әйтергә кирәк. Былтыр андый эшләр 21 булса, быел 34кә җиткән. Тикшерү туктатылган эшләрнең 27се урлауларга кагыла. Ләкин тикшерелгән җинаятьләр саны арткан һәм ачылганнарының да күрсәткече 15 процентка күтәрелгән.

Законсыз әйләнештән - 2, саклау кагыйдәләрен бозган өчен 33 утлы корал алынган.

Криминаль полициянең эш күрсәткечләрен җинаятьчеләрне, хәбәрсез югалганнарны эзләү, табылган мәетләрнең кемлеген ачыклау кебек эшләр билгели. Быел җинаятьләрдә шикләнелүчеләр саны 8дән 10га күтәрелгән. Алты айда 4 кеше табылган. Хәбәрсез югалучылар исемлегендә барысы 9 кеше булган, аларның 1се табылган.

Икътисади җинаятьләр узган елның бу чорыннан ике тапкыр кимрәк теркәлгән. Ләкин бу юнәлештә эшне тагын да активлаштырырга кирәк, дип белдерәләр хокук саклаучылар.

Элек хөкем ителгәннәр, исерекләр тарафыннан кылынган, көнкүрештә эшләнгән җинаятьләр, төркем белән эшләнгән кырын гамәлләр кимегән.

Ләкин соңгы елларда балигъ булмаганнарның җинаять эшләве кискен проблема булып тора, дип билгелиләр полиция хезмәткәрләре. Бүгенге көндә 31 үсмер, 79 әти-әни исәптә тора. Мәсәлән, 2016 елның беренче яртысында балигъ булмаган үсмернең автомобильдән аккумулятор урлау очрагы теркәлгән. Бүген ул балага, балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү өчен, материаллар әзерләнгән.

Административ хокук бозулар саны узган ел күрсәткеченнән шактый кимегән (2619 һәм 1476). Хокук бозучыларга барысы 421400 сум штраф салынган. Штрафын вактында түләмәүчеләргә карата 56 беркетмә төзелгән.

Район буенча Эчке эшләр бүлеге газета укучыларга полициягә эшкә килергә теләүчеләр өчен яңа урыннар булдырылуы турында хәбәр итә. Андыйларның бүлеккә мөрәҗәгать итүләрен сорый.

Фото чыганагы: 09-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев