49 ел стажы булса да ялгышкан

Узган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 174 шалтырату кабул ителгән. Алты урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.
Беренче очракта «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче 38 яшьлек ир-ат Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-аттан телефонын тартып алган. Икесе дә исерек хәлдә булганнар.
Икенче очрак гаиләдәге бәхәс вакытында чыккан. Борды авылында яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз, Җәйләү авылына әнисенә кунакка килгәч, аның кулоны белән алтын чылбырын урлаган.
Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз банк картасыннан акчаларын югалткан. Мошенниклар бу юлы бөтенләй яңа схема кулланганнар. Таныш булмаган номердан шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм әлеге хатын-кызның картасыннан акчасы югала, шуны туктатырга кирәк дип, картаның цифрларын сораган. Зыян күрүче әйткән һәм үзенең беркатлылыгы аркасында 49 мең сум акчасыннан колак каккан.
«Наша поляна» ял базасында 25 яшьлек ир-ат алтын чылбырын югалткан. Җинаятьче әлегә табылмаган. Бүген эзләү эшләре бара. Круглое Поле поселогындагы «Пятерочка» кибетеннән ашамлыклар урлаган 38 яшьлек ир-ат тоткарланган. Яңа поселогында 42 яшьлек хатын-кыз, кәеф-сафа корганнан соң, күршесенең акчасын урлап чыгып киткән.
Район сулыкларында законсыз рәвештә балык тоткан өчен 7 кешегә карата җинаять эше кузгатылган.
Эчкән килеш руль артына утырган 24 яшьлек ир-ат тоткарланган. Әлеге егетне юл хәрәкәте инспекторлары Мәскәү – Уфа трассасында туктаткан.
16 һәм 17 майда дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян китергән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Яр Чаллы – Водозабор юлында Лада Гранта машинасында баручы 68 яшьлек хатын-кыз ВАЗ-211440 автомобиленә юл бирми. Күпләгән тән җәрәхәтләре алган әлеге йөртүче дәваханәгә озатыла. Пенсионер хатын-кызның 49 еллык йөртү стажы булган. Аның 67 яшьлек пассажиры һәм икенче машинаның йөртүчесе БСМПга алып китүдән баш тарталар.
Яр Чаллы – Новотроицкое – Комсомолец юлында Чаллыда яшәүче 43 яшьлек ир-ат скутерда югары тизлектә юл кырыена чыгып әйләнә. Аның скутер йөртергә хокук бирүче таныклыгы да булмый. Скутер шулай ук тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк.
Атна дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең 240 очрагы теркәлгән. Аларның күбесе (77се) куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле.
Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 12:24Чәчләрегез шаккатарлык булсын, дисәгез... Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.12700
-
18 гыйнвар 2021 - 12:22Сарымсакны дөрес куллана беләсезме? Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы көчле чара. Ә сез аны дөрес куллана беләсезме?12200
-
18 гыйнвар 2021 - 11:30Үзебезнең Айгөл Айгөл Ханова – Тукай районында билгеле эшмәкәр. Кошчылык хуҗалыгы белән идарә итә. Район советы депутаты. Әмма бүгенге сөйләшүебез аның эшмәкәрлеге һәм депутатлыгы турында түгел. Максатыбыз – «Кем соң ул Айгөл Ханова?» дигән сорауга бераз гына булса да ачыклык кертү.8800
-
17 гыйнвар 2021 - 11:05Минем апам бит ул! Табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан Мусабай-Завод авылында туып, аның табигатенә сокланып, челтерәп аккан чишмәләренең суларын эчеп үскән кыз ул минем апам Гөлсинә Борһан кызы Низаметдинова. Ул сугыш чоры баласы, ул елларның ачысын сабый чактан ук татып, яшьли олыгаерга мәҗбүр булган буын. Балачак хатирәләрен еламыйча, тыныч кына сөйли дә алмый.11800
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.23600
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.18200
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.14901
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.23500
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.68900
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77600
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80701
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башландыРайонда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.12800
-
16 гыйнвар 2021 - 10:20Ана капиталы күләме артты 13 январь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда, матур традиция буенча, Тукай районының ике гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.23600
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.18200
-
18 гыйнвар 2021 - 12:24Чәчләрегез шаккатарлык булсын, дисәгез... Чәчләр күз явын алып торырлык соклангыч булсын өчен әллә нинди кыйммәтле косметик чаралар сатып алырга кирәкми дә. Аны өй шартларында да җиңел эшләп була.12700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика