Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Законны санга сукмаучыларны ачыкларга җәмәгатьчелек тә ярдәм итәчәк

Узган җиде айда районда элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр 36 процентка, исерек килеш эшләнгән җинаятьләр 35 процентка арткан. Мондый кырын эшләрнең иң күбе Круглое Поле һәм «Татарстан» совхозы поселогында теркәлгән. Бу саннарны хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Азат Шәйдуллин хәбәр итте.

Җиде айда - ике үтерү

Ә, гомумән, барлык төр җинаятьләр саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10 процентка кимегән - ел башыннан барысы 292 җинаять теркәлгән. Аларның 86 проценты ачылган. Җәмгыять өчен иң куркынычы - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр. Аларның саны 21 процентка кимесә дә, кайбер җирлекләрдә хәл катлаулы кала бирә. Мәсәлән, Бәтке һәм Түбән Суыксуда җиде айда 4әр шундый җинаять кылынган, «Бакчасарай» бакчачылык ширкәтендәге йортлардан милек урлауда тотылган караклар 13 авыр җинаять эшләүдә үз гаепләрен таныган.
Үткән җиде ай эчендә РФ Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе (үтерү) буенча 2 җинаять эше кузгатылган. Берсе - Кече Шилнәдә әнисе малаен үтерү очрагы буенча, икенчесе - Сидоровкада табылган мәет буенча. Сәламәтлеккә авыр зыян салуның 4 очрагы, 2 көчләү факты теркәлгән.

Профнастил һәм металл торбалар урлаганнар

Милек белән бәйле җинаятьләр арасында чит кеше әйберен бернинди каршылыксыз кереп урлау очраклары 73 процентны тәшкил итә. Ваемсыз хуҗаларның әйберләрен предприятиеләрдән дә, шәхси йортлардан да урлыйлар. Районда соңгы елларда төзелеш эшләре колач җәя. Халык күпләп төзелеш материаллары кайтарып аудара, эш кораллары да шунда караучысыз кала. Ә каракларга шул гына кирәк тә. Мәсәлән, 28 июньдә генә шундый очрак булган. Төзелеш урыныннан профнастил һәм металл торбалар югалган. Бәхеткә, хокук саклау хезмәткәрләре каракның эзенә төшкәннәр. Милекләрен урлату мөмкинлеге тудырган хуҗаларга Эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләре тарафыннан 71 мөрәҗәгать язылган, 6 хуҗадан бер җавап та булмаган, чара күрмәгән өчен бер кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Шулай ук урамда калдырылган транспортны урлау очраклары арткан. Ел башыннан 12 машина караклар кулына эләккән.

Эчкән өчен 30 тукайлы машина йөртү таныклыгыннан колак каккан

Җиде айда район юлларында 55 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 кешенең гомере өзелгән. Түбән Кама милли паркы юлында, Яр Чаллы - Боерган, Яр Чаллы - Мус. Завод трассаларында аварияләрнең иң күбе теркәлгән. Инспекторлар 95 йөртүчене эчкән килеш руль артында тотканнар, аларның 30ы безнең районда яшәүчеләр.

Административ җаваплылыкка тартылучылар узган елга караганда ике тапкырга күбрәк

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ел башыннан 2679 административ хокук бозу очрагын теркәгәннәр, бу - узган елның шушы чорыннан ике мәртәбә күбрәк. Вак хулиганлык буенча - 283, рөхсәт ителмәгән урында тәмәке тарткан өчен - 119, наркотикларның законсыз әйләнеше өчен 18 административ беркетмә төзелгән. Балалар алдындагы бурычларын үтәмәгән ата-аналар саны буенча «Татарстан» совхозы поселогы беренче урында. Шулай ук Бәтке авылы да бу яктан татарстанлылардан калышмый. Рөхсәт ителмәгән вакытта урамда йөргән балигъ булмаганнар исә Әҗмәкәй авылында аеруча күп теркәлгән.
Законнарны бозган өчен районда 2 меңгә якын кеше административ җаваплылыкка тартылган. Полиция хезмәткәрләре законны санга сукмаучыларны ачыклауда җәмәгатьчелекнең ярдәм итүен сорыйлар. Бу коррупция белән көрәшкә дә, балалар хокукларын яклауга да, террордан саклануга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев