Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

49 ел стажы булса да ялгышкан

Узган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 174 шалтырату кабул ителгән. Алты урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда атналык киңәшмәдә хәбәр ителде.

Беренче очракта «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче 38 яшьлек ир-ат Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-аттан телефонын тартып алган. Икесе дә исерек хәлдә булганнар.
Икенче очрак гаиләдәге бәхәс вакытында чыккан. Борды авылында яшәүче 20 яшьлек хатын-кыз, Җәйләү авылына әнисенә кунакка килгәч, аның кулоны белән алтын чылбырын урлаган. 
 Чаллыда яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз банк картасыннан акчаларын югалткан. Мошенниклар бу юлы бөтенләй яңа схема кулланганнар. Таныш булмаган номердан шалтыратучы үзен банк хезмәткәре дип таныштырган һәм әлеге хатын-кызның картасыннан акчасы югала, шуны туктатырга кирәк дип, картаның цифрларын сораган. Зыян күрүче әйткән һәм үзенең беркатлылыгы аркасында 49 мең сум акчасыннан колак каккан.
«Наша поляна» ял базасында 25 яшьлек ир-ат алтын чылбырын югалткан. Җинаятьче әлегә табылмаган. Бүген эзләү эшләре бара. Круглое Поле поселогындагы «Пятерочка» кибетеннән ашамлыклар урлаган 38 яшьлек ир-ат тоткарланган. Яңа поселогында 42 яшьлек хатын-кыз, кәеф-сафа корганнан соң, күршесенең акчасын урлап чыгып киткән. 
Район сулыкларында законсыз рәвештә балык тоткан өчен 7 кешегә карата җинаять эше кузгатылган. 
Эчкән килеш руль артына утырган 24 яшьлек ир-ат тоткарланган. Әлеге егетне юл хәрәкәте инспекторлары Мәскәү – Уфа трассасында туктаткан. 
16 һәм 17 майда дүрт кешенең сәламәтлегенә зыян китергән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Яр Чаллы – Водозабор юлында Лада Гранта машинасында баручы 68 яшьлек хатын-кыз ВАЗ-211440 автомобиленә юл бирми. Күпләгән тән җәрәхәтләре алган әлеге йөртүче дәваханәгә озатыла. Пенсионер хатын-кызның 49 еллык йөртү стажы булган. Аның 67 яшьлек пассажиры һәм икенче машинаның йөртүчесе БСМПга алып китүдән баш тарталар. 
Яр Чаллы – Новотроицкое – Комсомолец юлында Чаллыда яшәүче 43 яшьлек ир-ат скутерда югары тизлектә юл кырыена чыгып әйләнә. Аның скутер йөртергә хокук бирүче таныклыгы да булмый. Скутер шулай ук тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк.
Атна дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең 240 очрагы теркәлгән. Аларның күбесе (77се) куркынычсызлык каешын эләктермәү белән бәйле.

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев