Тукай районында "Изге ай" мәчетенең нигез ташы салынды (фото)
Бүген 25 июнь көнне Тукай районы белән Чаллы шәһәре чигендә урнашкан "Изге ай" мәчетенең беренче нигез ташын кую тантанасы булды. Бу безнең районда 57нче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак. Тантанага Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән кунаклар, якын-тирәдәге авыл мөселманнары җыелды. Мәчетле авыл - нурлы авыл диләр....
Бүген 25 июнь көнне Тукай районы белән Чаллы шәһәре чигендә урнашкан "Изге ай" мәчетенең беренче нигез ташын кую тантанасы булды. Бу безнең районда 57нче мөселман гыйбәдәтханәсе булачак. Тантанага Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов һәм мәчет төзелешенә ярдәм күрсәткән кунаклар, якын-тирәдәге авыл мөселманнары җыелды.
Мәчетле авыл - нурлы авыл диләр. 2014 елдан бирле Зур Шилнә һәм Кече Шилнә авылында яшәүче мөселманнары күрше-тирә авыллар һәм Чаллы читендәге 70, 71, 65, 67 нче комплексларны берләштерүче мәчет төзү ниятен чынга ашыру өстендә эш башлыйлар. Ниһаять,быел Аллаһының ярдәме белән әлеге изге эш башланып киткән. 200 дән артык кешелек яңа мәчет "Изге ай" дип аталачак һәм ике манаралы булыр дип көтелә. Проектның авторы - танылган архитектор - Валерий Манукян.
"Изге Рамазан аенда кылган изгелекләреннән Аллаһы Тәгалә разый булсын, яхшы гамәлләр һәркемнең үзенә әйләнеп кайтсын. Инша аллаһ, эшне шундый изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән тулысынча башкарып чыгарбыз, биредә дә азан тавышы яңгырар, бергәләп җомга намазлары укырбыз, дини йолаларыбызны башкарырбыз, дигән өмет белән яшибез", диде Җәүдәт хәзрәт Харрасов. Ул, намаз уку өчен вакытлыча урын булдырылу белән, бу урында җомга намазлары да укыла башлаячагын белдерде. Шул уңайдан мәхәллә мөселманнары бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә алынды.
Яңа мәчетнең төзелеш эшенә Зур Шилнәдә (Наратлы поселогы),якын-тирәдәге микрорайоннарда яшәүче күп кенә милләттәшләребез, иганәчеләр ярдәм итәргә теләк белдергән. "Рамазан аенда гына 511 мең сум акча җыелды, 100 мең сумлык бетон китерделәр. Киләчәктә җыелган акча хисабына төзелеш материалларын алып, эшне дәвам итәргә ниятлибез", диде әлеге мәхәллә җитәкчесе Илдус Гарифуллин.
Мөселманнарның бердәм тәкбир әйтү тавышы астында "Изге ай" мәчетенең нигез ташы куелды.
Мәчет төзелешендә иганәчелек ярдәме хуплана. Мөмкинлеге булган, ярдәм итәргә теләге булган милләттәшләребез өчен исәп-хисап счеты булдырылган (izge-ai.ru ), шулай ук мәчет төзелеше барган урында Рамазан аенда һәр көнне 16 сәгатьтән 18 сәгатькәчә ярдәм итүчеләрне кабул итү оештырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев