Тәүбә ишекләре ачык
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим
Аллаһ Коръәндә «Фуркан» сүрәсенең 70нче аятендә: «Мәгәр берәү тәүбә итеп иман һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһ андыйларга Ярлыкаучы үә Рәхмәт Кылучы булды», – ди.
Сорау. Адәм баласы хатадан хали түгел. Белеп һәм белмичә хата, гөнаһ кылу инсанга хас нәрсә. Нишләргә?
Җавап. Аллаһтан гафу сорарга, тәүбә итәргә кирәк.
Аллаһ «Муззәммил» сүрәсенең 20нче аятендә тәүбә итеп, гөнаһлы гамәлләр кылудан туктаган инсанны гафу итүе хакында: «Аллаһтан гафу итүне сорагыз, дөреслектә, Ул – Гафу Итүче һәм Мәрхәмәтле», – ди. «Тәхрим» сүрәсенең 8нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, Аллаһка эчкерсез тәүбә белән мөрәҗәгать итегез! Шунда Раббыгыз сезнең начар гамәлләрегезне гафу итәр һәм астыннан елгалар ага торган бакчаларга кертер», – дип ихлас күңелдән тәүбә кылырга чакыра.
Сорау. Ихлас тәүбә нинди була ул?
Җавап. Ул өч нәрсәне үз эченә алган тәүбә: 1. Әлеге гөнаһны кылудан баш тарту. 2. Бу гөнаһны кылганына үкенү. 3. Аңа беркайчан да әйләнеп кайтмаска дип карар кылу.
Моннан тыш, әгәр дә бу гөнаһны кылу икенче мөселманга зарар кылу белән булган икән (кемгә дә булса зыян салгансың икән), китергән зыянны мөмкин кадәр капларга, түләргә тырышу. Ягъни зарар-зыян күргән кешене ризалату, аның гафу итүенә ирешергә тырышу.
Сорау. Кешенең тәүбәсе кайчан кабул ителә һәм кайчан кабул ителми?
Җавап. Аллаһ «Ниса» сүрәсенең 17нче аятендә: «Дөреслектә Аллаһ бел-мичә гөнаһ кылган-нарның һәм тиз арада үкенгәннәрнең тәүбәләрен кабул итә. Чөнки Аллаһ – Белүче, Хикмәт Иясе», – ди.
Күп гөнаһ кылучы кеше Аллаһның ярлыкавына ирешергә теләсә, аның чарасына, ягъни әмәленә керешергә тиеш. Беренчедән, инсан Аллаһка дога кылырга һәм догасының кабул булуына өметләнергә тиеш. Аллаһ «Гафир» сүрәсенең 60нчы аятендә: «Раббыгыз әйтте: «Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен! Әмма Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр, кечкенә булып хур булган хәлдә, Җәһәннәм утына тиз керерләр», – дип дога кылучы инсанга җавап бирәчәген вәгъдә итә.
Сорау. Доганы ничек кылырга?
Җавап. Доганың кабул булуы өчен аның шартларын җиренә җиткереп үтәргә кирәк. Иң элек, дога кабул булуга өметне өзмәскә тиешбез. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Дога кабул булуга өметләнгән хәлдә Аллаһка дога кылыгыз! Белегез, Аллаһ Тәгалә битараф һәм игътибарсыз йөрәккә җавап бирми», – дип доганы ни рәвешле кылырга тиешлегебез хакында өйрәткән. Икенчедән, дога кылганда тәвәккәллек күрсәтү тиешле. Ягъни, бәндә Аллаһка дога кылганда һич икеләнүсез мөрәҗәгать итәргә тиеш. Өченчедән, дога кылганда ныклык күрсәтү тиешле. Аллаһ Тәгалә, бәндәнең Аллаһка мохтаҗ булуын (Аллаһның ярдәменә мохтаҗ булуын) тануын һәм бу турыда Үзенә хәбәр итүен ярата. Бәндә даими рәвештә, ихластан дога кылса, Аллаһтан җавап алуга өметләнсә, аның догасы кабул ителүгә якын булачак. Аллаһның Илчесе Мөхәммәд галәйһиссәлләм: «Үзеннән сорап дога кылмаучыга Аллаһ ачулана», – дигән. Дүртенчедән, ашыгырга һәм Аллаһка үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тартырга ярамый. «Дога кылдым-кылдым, һаман да догам кабул булмый», – дип дога кылудан туктау, дога кабул булуга киртә булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм догага җавап бирелми торса, Аллаһка үтенеч белән мөрәҗәгать итүдән баш тартудан тыйган. Әлеге сүзләр бәндә өметен өзмәсен өчен әйтелгән: «Аллаһ үз догаларында нык булучы инсанны сөя». Бишенчедән, хәләл кәсеп белән табылган хәләл ризык ашау һәм кием-салымның, тормыш кирәк-яракларының да хәләл булуы лязем (тиеш).
Сорау. Дога кабул булуның мөһим шартын әйт-сәгез иде.
Җавап. Хәләл яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Инсан дога кылуның әдәбе хакында да белергә тиеш. Доганы Аллаһны мактаудан, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә салават әйтүдән башларга кирәк. Башкалар өчен дә дога кылу, Аллаһ хәерлене бирер дип өмет итү, гөнаһларыңны тану һәм доганы уртача тавыш белән кылу тиешле. Инсан бөтен шартын туры китереп тәүбә итсә, Аллаһтан гафу сораса һәм башкача ул гөнаһасын кабатламаса, Раббыбыз гафу итәчәк. Аллаһ «Мәидә» сүрәсенең 39нчы аятендә: «Золым кылганнан соң тәүбә итсә һәм төзәлсә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул итә. Чөнки Аллаһ – Гафу Итүче һәм Мәрхәмәтле», – ди.
Мин яшь, гомерем алда диеп тәүбә-истигъфарны иртәгәсе көнгә калдырмагыз. Үлемнең кайчан киләсен белмибез. Үлем алды – кешенең кече Кыямәте ул. Үлем алды тәүбәләренең капкалары ябылган була.
Тәүбә ишекләре ачык чагында тәүбә-истигъфар кылырга ашыгыйк!
/ Алинә Нигъмәтуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев