Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Сакланганны Аллаһ саклар

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, коронавирус таралуга бәйле рәвештә ни рәвешле гамәл кылырга тиешлегебез хакында тәкъдимнәрен җиткерде. Диния нәзарәте вирус йоктыру ихтималы югары булган илләргә сәфәр кылудан тыелып торырга киңәш итә. 

Коронавирус белән бәйле рәвештә тормыш-яшәешебезгә үзгәрешләр керә. Шул хакта районның имам-мөх-тәсиб Җәүдәт хәзрәт Харрас белән әңгәмә кордык.
– Әссәләмүгаләйкүм үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, Җәүдәт хәзрәт. Дөньяда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле вәзгыять үзгәреп тора. Бу куркыныч инфекциягә каршы вакцина табылуына өмет итүгә карашыгыз ничек? Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм: «Әй, Аллаһның коллары! Дәваланыгыз, чөнки Аллаһ Тәгалә һәрбер авыру өчен дәва яраткан. Димәк, һәртөрле авырудан дәва бар?
– Әссәләмүгаләйкүм үә Рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ, хөрмәтле ватандашлар. Һәр-барчабызга Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен, әмин. Авыру, чирнең һәрберсе өчен Аллаһ Тәгалә дәва чарасын булдырып, ясап куйган. Шул даруны, дәва чарасын үз авыруына карап кулланырга гына кирәк. Нинди дару нинди төр чиргә тиешле икәнен белү өчен гыйлем кирәк. Хәзерге заманда күп төрле йогышлы авыруларга каршы вакциналар, дарулар табылган булса да, кайбер яңа төр инфекциягә, яман чирләргә каршы дәва табылмаган. Гыйлем арта-арта, киләчәктә аларга каршы да дәва табылыр, ин шәә Аллаһ. 
– Исламда чисталыкка, гигиенага зур игътибар бирелә. Шәригать кушкан таләпләрне үтәү чиргә каршы саклану чарасы була аламы?
– Аллаһ Тәгалә бән-дәләренә һәрчак пакь булырга боера. Тәһарәт – иманның сыйфаты. Мөселман тәүлегенә биш вакыт намаз укыр алдыннан тәһарәт ала. Табиблар искәртеп торалар: күп кенә эчке авырулар һәм йогышлы чирләрнең сәбәбе авыз, борында булган микроблардан һәм теш кариесыннан тарала икән. Расүлебез өйрәтеп калдырганча тәһарәт алу, авыз-борынны биш вакыт намаз укыр алдыннан чайкау, тешләрне чистарту күп кенә авырулардан профилактика булып тора. Исламда тәһарәт, госел зур тема булып тора һәм бик җентекләп өйрәнелә. Кимендә атнага бер тапкыр бөтен тәнне яхшы итеп юуу таләп ителә. Госел һәм тәһарәт тәнне пакьләү белән беррәттән кешене начар эмоцияләрдән, психик киеренкелектән арынырга ярдәм итә, матдәләр алмашын яхшырта. Болар хакында тыйб галимнәре һәрвакыт искәртеп тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә: «Йокыдан торуга ике тапкыр кулыңны юмыйча бернәрсәгә дә тотынма», – дигән. Ашау алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юуу, авызны чайкарга тиешлегебез хакында кат-кат әйтеп калдырган. 
Төчкергәндә һәм йөткергәндә гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә. Даими рәвештә бүлмәне дезинфекцияләргә кирәк, чөнки вирус һава белән тарала. 
Якыннарыбыз – әти-әниләребез (бигрәк тә алар өлкән яшьтә булса) һәм балалар өчен безгә йөкләнгән җаваплылык турында онытмаска киңәш ителә. Без туганнарыбызга, якын кардәшләребезгә профилактика чаралары турында сөйләргә тиешбез. 
– Хәзрәт, Аллаһтан безне – кешелекне гафу итүен, кичерүен сорау кирәктер. 
– Аллаһ Тәгаләдән дөньяның барлык мөселманнары өчен гөнаһ-ларның гафу ителүен һәм иминлек насыйп булуын сорап дога кылырга кирәк. Кешеләр үзләрен яхшы якка үзгәртергә тиеш. Аллаһтан гафу итүен, кичерүен сорап даими рәвештә тәүбә-истигъфарлар кылыйк. 
Шифа – Аллаһтан. Аллаһ Тәгаләгә дога кылып һәм аның кабул булуына өметләнергә тиешбез. Инсан Аллаһ Тәгаләнең Сүзенә ышанып, ихластан дога кылырга тиеш. 
– Җәүдәт хәзрәт, мөселманнар арасында хаталанып: «Тәкъдиремә ни язган булса шул булыр», – дип, дәваланмаган яисә авырган очракта ни кылырга кирәклеген белмәгән кешеләргә нәсихәтегез.
– Әгәр кеше хәлсез-ләнсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хәлсезлек хисен тойган кеше башка кешеләрне вирус йоктырудан сакларга тиеш. Шуңа күрә авыру кешегә халык күпләп җыела торган урыннарга барудан тыелып тору зарур. Сәламәт кешеләр белән авыруларны бергә катыштырмау тиешле. Йогышлы чир таралмасын өчен тәнне, урын-җирне, өйне, ихатаны чиста тоту, җыештыру һәм фатирда һаваны саф тоту кирәк. 
Йогышлы чирләрдән саклану һәм медицина кагыйдәләрен – гигиенаны сакларга тиешлегебез хакында Пәйгамбәребез әйтеп калдырган. Чир таралмасын өчен күңелебезнең дә пакъ булуы тиеш. Расүлебез мөбарәк хәдисендә: «Адәмнәргә явызлыкны тидерүдән саклан, бу эш сиңа үзеңнән сәдака булыр», – дигән. Тагын бер хәдисендә: «Үзеңә дә, башкаларга да зарар китермә», – дигән. Әгәр дә кеше төчкереп, йөткереп, какырып, үзенең авыру икәнен белә торып башкаларга чир тарата икән – явызлар җөмләсеннән була. Үз-үзебезне һәм башкаларны хөрмәт иткәндә генә гаиләдә, эш урынында, гомумән, җәмгыятьтә тәртип булачак. 
– Җәүдәт хәзрәт, Диния нәзарәте, Ислам галимнәре дөньяда йогышлы авыру таралган вакытта мөселманнар, мәчет имамнары үзләрен ни рәвешле тотарга тиешлеге хакында белдерү ясадылармы?
– Ислам дине инсанны авырлыкта ялгызын гына калдырмый. Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы дөньяда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Коръәни кәримгә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хәдисләренә нигезләнеп карар чыгарды.
Шура әгъзалары шулай ук дин кардәшләрне игътибарлы һәм сак булырга, тынычлыкны сакларга чакыра. Мөселман кешесе коткыга һәм куркуга бирелергә тиеш түгел. Шуның белән бергә инфекциягә җиңел карау, табибларның күрсәтмәләрен үтәмәү, үзеңне һәм әйләнә-тирәдәгеләрне вирус йоктыру куркынычына дучар итеп, профилактик чараларны кире кагарга да ярамый.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, вакытлыча тәкъдимнәр кабул ителде:
1. Намазга чакыруны (азан) гадәттәгечә үтәргә, намаз башлану турында игъланны (камәт) азаннан соң ук әйтергә, җәмәгать белән намаз укуны бары мәчет хезмәткәрләре (имам, мөәзин, кизү торучы зат) катнашында башкарырга.
2. Мәхәллә кешеләре өчен мәчетләрдә һәм намаз бүлмәләрендә индивидуаль рәвештә (җәмәгать белән түгел) биш вакыт намаз уку мөмкинлеген оештырырга.
3. Җомга намазын башкарганда фарыз гамәлләр белән чикләнү: җомганың мәҗбүри гарәп телле хөтбәсен озакка сузмыйча (3-5 минут) һәм ике рәкәгать намаз уку.
4. Иммунитеты көчсезләнгән, сәламәтлеге какшаудан курыккан дин кардәшләргә массакүләм дини чараларга, шул исәптән җомга намазларына бару киңәш ителми, шул рәвешчә җәмәгать намазларыннан тыелып торуны гөнаһ кылу дип санамаска.
5. Мәҗлесләрне, никах һәм исем кушу мәҗлесләрен дә күп кеше катнашында оештыру гадәтен туктатып торырга. 
6. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә, намаз бүлмәләрендә һәм уку йортларында белем бирү һәм тәрбия чараларын уздыруны туктатырга.
8. Җеназа намазларын ачык һавада мөмкин кадәр азрак кеше катнашында үткәрергә.

 / Фото Җәүдәт Харрасовтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев